Сөләйман Мөлеков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөләйман Мөлеков latin yazuında])
Сөләйман Мөлеков
Туган 5 гыйнвар 1920(1920-01-05)
Пыжмара, Шода вулысы, Малмыж өязе, Нократ губернасы, РСФСР[d]
Үлгән сентябрь 1941 (21 яшь)
Киев өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Һөнәре шагыйрь

Сөләйман Мөлеков (Сөләйман Мифтах улы Мөлеков, 5 гыйнвар 1920(1920-01-05), Пыжмара, Шода вулысы, Малмыж өязе, Нократ губернасы, РСФСР[d]сентябрь 1941 (21 яшь), Киев өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — татар телендә иҗат иткән язучы, шагыйрь.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөләйман Мөлеков 1920 елның 5 гыйнварында Казан губернасының Казан өязе Пыжмара авылында (хәзер Татарстан Республикасының Балтач районы) туа[1]. Туган авылында һәм Шода авылында белем алган, яхшы билгеләр белән җиде еллык мәктәпне тәмамлаган. Колхозда эшли, аннары Алабугага китә, анда китапханә техникумында һөнәри әзерлек уза. Түнтәр китапханәсе мөдире, республиканың төрле авылларында мәктәп укытучысы булып эшләгән[2], Алабуга педагогия училищесында укыткан (хәзерге вакытта - Казан федераль университетының Алабуга институты)[3].

1940 елда Кызыл Армиягә хезмәткә чакырыла һәм Украинаның көнбатыш чигендә эләгә. Танк гаскәрләре составында дошман белән сугышкан, 1941 елның августында хәбәрсез югалган. Фаразланганча, сентябрьдә Киев янындагы сугышларда һәлак булган.

Иҗат белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә башлаган һәм 1930 нчы еллардан бирле җирле матбугатта шигырьләр һәм хикәяләр бастырган. Татар язучылары белән язышып, Муса Җәлилне шәхсән белгән. Табигать һәм мәхәббәт лирикасы турында шигырьләр яздган.

Сугыштан соң Сөләйман Мөлеков әсәрләре «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Алар сафта» (1961), «Илем турында» (2000) исемле шигъри җыентыкларда басыла.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөләйман Мөлеков хөрмәтенә аның туган авылы Пыжмарада төп урам исеме аталган. Татарстан язучылар берлеге истәлек тактасында Сөләйман Мөлеков исеме Бөек Ватан сугышларында һәлак булган Татарстан АССР язучысы һәм шагыйре исемлегендә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөләйман Мулюковның авылында 1934 елгы сеңелесе Разыя, Гөлзифа, абыйлары Тәхәветдин (1922), Хәйретдин Мөлеков 1928 елгы калган, Хәйретдин Мөлеков шулай ук шагыйрь булып киткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. МӨЛЕКОВ Сөләйман Мифтах улы.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  2. МӨЛЕКЕВ СӨЛӘЙМАН | Матбугат.ру. 2016-04-06 тикшерелгән.
  3. Поздравление ректора ЕГПУ. СЛОвесТник (20 ноября 2008 года). әлеге чыганактан 2016-04-15 архивланды. 2021-03-01 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сөләйман Мөлеков / төз. С.Шакир. Алар сафта. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. — 254—255 б.
  • Шакир С. Егет эзсез югалмады // Татарстан яшьләре. — 1961. — 23 апр.