Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар теленең аңлатмалы сүзлеге latin yazuında])
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
Жанр:

Сүзлек

Оригинал теле:

Татар теле

Оригинал чыгу датасы:

2015 елдан алып

Нәшер итүче:

ТӘһСИ

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (2015 елдан алып) - татар теленең актуаль һәм мөкәммәл лексикасын, фразеологиясен, хуҗалык тармакларына караган терминнар, атамалардан җыелган, тел белеме, тюркология һәм гомуми лексикография тәҗрибәсенә нигезләнгән соңгы күп томлы татар теле сүзлеге.

2015 елгы сүзлеккә кадәр төрле Татар аңлатмалы сүзлекләр бастыруының үтә катлаулы тарихы билгеле.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каюм Насыйриның "Ләһҗәи татари" сүзлеге

"Ләһҗәи татари" (1895, 1896)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тел лексикасы үзгәреше-хәрәкәтләрен теркәү максаты белән сүзлек булдыру ихтыяҗы туа. Татар теленең беренче сүзлеге Каюм Насыйри тарафыннан XIX гасырның ахырында төзелә[1]. Бу "Ләһҗәи татари" (Татар шивәләре) сүзлеге ике кисәктә 1895 һәм 1896 елларда бастырыла[1]. Бу сүзлек 20 меңгә якын сүздән гыйбарәт. Һәр сүз түбәндә китерелгән тәртиптә тасвирлана[2]:

  • Сүзнең татар аңлатмасы;
  • Сүзнең гарәп-фарсы варианты;
  • Сүзнең кулланышына мисаллар.

Бу сүзлек барлык төрки халыклар арасында беренче аңлатмалы сүзлек булып тарихка кергән[2][3].

"Татар теленең тулы сүзлеге" (1927, 1929)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 нче елларда яңа аңлатмалы сүзлек булдыру эшенә Җамал Вәлиди тотына[4]. Җамал Вәлиди сүзләре буенча, сүзлек 1925 елда әзерләнгән була[2]. Әмма сәяси вазгыять бу хезмәтне басылудан тоткарлый. Сүзлекнең беренче өч хәрефеннән торган өлеше генә 1927 һәм 1929 елларда нәшер ителә[5]. Гарәп имлясенә нигезләнгән татар әлифбасының беренче өч хәрефе бүгенге кирилл әлифбасының А, Э, Ы, У, Ү, О, Ө, Ә, И һәм Б, П хәрефләрен тәшкил итә[4]. 1932 нче елда репрессияләргә дучар була, һәм аның фәнни хезмәтләре кулга алына, эзсез бетерелә[2].

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (1978-1981)

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (1977-1981)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 нче елларда ССРБ ФА Казан филиалына караган Тел, әдәбият һәм тарих институтында лексикография бүлеге Г.С.Әмиров тарафыннан торгызыла[6]. Бу көннән галимнәр яңа татар теленең аңлатмалы сүзлеген булдыру эшенә кайталар. Картотека базасы булдырыла һәм 1962 елда күренекле татар язучылары әсәрләрен анализлаудан яңа сүзлек булдыру эше башлана[6]. Өч китаптан торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» 1977-1981 елларда гына бастырыла. Бу сүзлек И.Г. Абдуллин, Ф.Ә. Ганиев, М.Г. Мөхәммәдиев, Г.Х. Ахунҗанов, Ш.Р. Ханбикова, Р.Г. Әхмәтьянов, С.Б. Вахитова, Ф.М. Газизова тел галимнәре эшкәрткән 47 мең сүз һәм фразеологик берәмлектән гыйбарәт[7].

XXI нче гасыр татар аңлатмалы сүзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (2005)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар җәмгыятенең күп сәяси һәм башка үзгәрешләр кичерүе лексикага да зур йогынты ясый. Шул җәһәттән яңа аңлатмалы сүзлек булдыру ихтыяҗы туа. ТӘһСИнең яңа ике буын тел галимнәре тырышлыгы белән җыйнак һәм шул ук вакытта бик тә бай бер томлык сүзлек булдырыла[7]. Сүзлектә 58 меңгә якын сүзләр һәм фразеологик берәмлекләр теркәлә. Тезмә фигыльләрне теркәү сүзлекнең төп казанышларының берсе булып тора[7]. Моңа кадәр тезмә фигыльләр, телнең төп хазинәсенең зур өлеше, теркәлүдән тыш калган булган[7].

«Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге" (2013)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда ТӘһСИ тарафыннан яңа зур хезмәт тәмамлана һәм 2013 елда дөнья күрә[7]. «Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге» соңгы лексик тупланмалар хәзинәсе нигезендә берни кадәр кыскартылып, махсус мәктәп укучылары өчен төзелә[7]. Ул балаларга мәктәп программасын үзләштерергә, яңа мәгълүмат алуны җиңеләйтүгә ярдәм максаты белән нәшер ителә.

«Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге» (2009, 2012)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге» 1966 елгы татарча-рус сүзлеге һәм 2005 елгы "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" нигезендә Ф.Ә. Ганиев тарафыннан 2009 һәм 2012 елларда барлыкка килгән хезмәт[7]. Бу сүзлектә тезмә фигыльләр тексик берәмлек буларак карала[7].

"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" (2015 нче елдан алып)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни, икътисади үсеш тизлегенең артуы, җәмәгый үсешләр нәтиҗәсендә яңа аңлатмалы сүзлек төзү XXI гасырның башында көннең уртасына баса. 2002 нче елдан ТӘһСИ галимнәре бу җаваплы эшкә тотыналар[8]. Проектның җитәкчесе вазифасын А.Ә. Тимерханов башкара[9]. Сүзлек 400 табак күләмендә 4 томнан торырга тиеш була[8]. Әмма бүген бу сүзлекнең зурлыгы 7 томнан торуы фараз[8]. 2015-2019 елларда сүзлекнең 5 китабы дөнья күрде:

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 712 б.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II том: Г–Й. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – 748 б.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 744 б.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: IV том: Л–Р. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 760 б.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: V том: С–Т. – Казан: ТӘһСИ, 2019. – 908 б.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: VI том: У―Я. – Казан: ТӘһСИ, 2021.

Сүзлекнең аерым томнарын төзүгә күп авторлар өлеше кергән. Барлык томнарын да төзүдә катнашкан төп авторлар: Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Фирая Гаффарова, Гөлзада Саберова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова. Сүзлекнең фәнни редакторлары: Фирая Гаффарова (I–III томнар), Гөлзада Саберова (I–II томнар), Фәридә Таһирова (I–VI томнар), Ринат Сәфәров (III–VI томнар)[10].

Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н булдыруга өлеш керткән авторлар 2023 ел өчен фән һәм техника өлкәсенә караган Татарстан Дәүләт премиясенә лаек булганнар:

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Каюм Насыри 2020 елның 12 апрель көнендә архивланган. kpfu.ru
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Б.3.
  3. Татар этимологиясе. Рифкать Әхмәтьянов giylem.tatar
  4. 4,0 4,1 Җамал Вәлиди 2020 елның 12 апрель көнендә архивланган. kpfu.ru
  5. Җамал Вәлиди (1887-1932) tatar-islam.com
  6. 6,0 6,1 Отдел лексиграфии antat.tatar
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 7,7 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Б.4
  8. 8,0 8,1 8,2 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. 2018 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Б.5
  9. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 712 б.
  10. Рифат Каюмов. Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең соңгы томы дөнья күрде. Татар-информ, 21.02.2022
  11. Указ Раиса Республики Татарстан №912 от 26 декабря 2023 года. «Республика Татарстан», 29.12.2023
  12. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт премиясен тапшыру тантанасындагы фотоны күрсәтте. Татар-информ, 2.02.2024

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]