Теләнче-Тамак авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Теләнче-Тамак авыл җирлеге latin yazuında])
Теләнче-Тамак авыл җирлеге
Герб
Ил

 Россия

Статус

Россиядәге авыл җирлеге

Төбәк

Татарстан Республикасы

Административ үзәк

Теләнче-Тамак

Нигезләү датасы

1935 ел

Рәис

Нәҗметдинов Рамил Шәрипьян улы

Халык саны  (2021)

1723

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

https://vk.com/tltm_tuk

Теләнче-Тамак авыл җирлеге (рус. Тлянче-Тамакское сельское поселение) ― Татарстанның Тукай муниципаль районында урнашкан муниципаль берәмлек.

Авыл җирлеге составына 5 торак пункт керә: Теләнче-Тамак (административ үзәге), Останково (үзәктән 5 км), Казаклар (2 км), Таулык (5 км), Хуҗи (3 км) авыллары. Район үзәге Яр Чаллы шәһәреннән көньякта урнашкан, Теләнче-Тамак авылына кадәр ара 37,1 км.

2022 елның 1 гыйнварына: авыл җирлеге территориясе 1054,6 га; торак пункт эчендә юлларның озынлыгы 19.1 км артык; халык саны ― 1723. [1]

2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча халык саны — 1821 кеше. Теләнче-Тамак, Казаклар, Таулык, Хуҗи авылларында абсолют күпчелек татарлар, Останково авылында руслар яши, бик аз санда башкортлар, үзбәкләр, таҗиклар, чуашлар, әрмәннәр, мордвалар, украиннар, марилар бар.

Авыл җирлеге территориясендә Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе [2], VIII төрдәге махсус (коррекцион) мәктәп-интернат [3], «Акчәчәк» балалар бакчасы, Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, Мәдәният йорты, Теләнче-Тамак, Казаклар, Останково авылларында китапханәләр, почта элемтәсе бүлекчәсе, участок амбулаториясе, Казаклар һәм Таулык авыллары ФАПлары, даруханә пункты, участок ветеринария дәваханәсе, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖнең 6нчы бүлекчәсе, Тукай РЭС подстанциясе, Сбербанк филиалы, янгын депосы, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ участогы, «Татарстан» ТСЖ, Теләнче-Тамак авылында 2 мәчет («Мирас», «Фәйзрахман»), Таулык авылында мәчет, Казаклар авылында мәчет, Останково авылында Спас чиркәве, Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов бюсты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга обелисклар, терлекләр каберлеге урнашкан.

Авыл җирлеге белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]