Фаевка (Азнакай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фаевка (Азнакай районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Фаевка (рус. Фаевка, укр. Фаївка) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. 1930 елдан Бөгелмә районы Чемодур авыл җирлегенә[d] караган. 1930 елда халык саны 121 кеше. 1963 елдан соң белешмә басмаларда искә алынмый. [1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Чемодурдан 3 км, Актүбә эшчеләр бистәсеннән ~10 км, Азнакай шәһәреннән көньякка таба ~20 км, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 32 км ераклыкта урнашкан булган.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елдан Бөгелмә районы Чемодур авыл советы составында булган. [2]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1930 1939 1956 1963 1970
121 153 88 26 0

Төп милләтләр: украиннар, руслар. [1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа торак пунктка Украинаның Чернигов губернасы (хәзерге Чернигов өлкәсе Новгород-Северский районы) Фаевка[d] авылыннан күченеп утыручылар нигез салган. Биредә җир сатып алып, беренче күчеп килүчеләр ― Заспенко, Маханько, Петрухан, Лемешко, Синявский гаиләләре. Күченүчеләр Чемодур авылыннан 3 км читтәрәк урнашкан яңа авылга еракта калган туган авылларының исемен кушканнар. Авылның ике кыска гына урамы, 30-35 хуҗалыгы булган. Башлангыч мәктәп булган (анда Анастасия Сергеевна, Вера Николаевна Аверьянова, Надежда Николаевна, сугыштан исән-сау кайткан Николай Титович Лемешко эшләгән). Авылда кибет булмаган, азык-төлекне Чемодурдан яки Алферовкадан алып кайтканнар.

1930-елларда авылда оештырылган күмәк хуҗалыкка Димитров исеме бирелгән (рәисе Александр Сазонов). Колхоз игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән, яшелчә үстергән. Сыер, сарык, ат үрчеткәннәр. Басуларда бодай, арыш, борчак үстергәннәр. Колхозда техника булмау сәбәпле, бар эшләр ат һәм кул көче белән эшләнгән. Авыл янәшәсендә елга булмагач, яшелчәгә сибәргә суны коелардан һәм кечкенә инешләрдән алганнар. Йорт хуҗалыкларында терлек тотканнар, яшелчә үстергәннәр. Украин хатыннары күп төрле яшелчәне үстерә дә, аны саклый да белгәннәр. Ирләре ат өчен дирбия эшләгән, хатыннары чигү чиккән. 14 октябрьдә Покрауны бәйрәм иткәннәр.

Колхозларны эреләндерү башлангач, 1957 елда Димитров исемендәге күмәк хуҗалыкны Бөгелмә районы «Сокольский» совхозына (үзәге Чемодур) кушалар (Алфёровка, Тетвель авыллары белән бергә).[3] Терлекләрне Чемодур авылына күчергәч, авылда эш калмый, халык әкренләп тарала башлый: күбесе Чемодурга, кайберләре Бөгелмәгә күчеп китә. [4]

Авылның ташландык христиан зираты сакланган. Нефть сәнәгате объектларына хезмәт күрсәтү өчен төзелгән иң беренче электр подстанциясенә Фаевская исеме бирелгән.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Михаил Егорович Булатов (1932 елда Фаевкада туган), «Татнефть» АҖ Азнакай бораулау эшләре идарәсенең бульдозер машинисты, медальләр белән бүләкләнгән.
  • Татьяна Ивановна Савельева (1939), «Актюбанефть» НГДУ операторы, медальләр белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Фаевка. Исчезнувшие НП-2016.pdf С.267
  2. История деревни Февка. Татары без границ
  3. Алфёровка. Институт Татарской Энциклопедии
  4. История села Чемодурово. Татары без границ

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фаевка // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 305-306нчы бит.
  • Фаевка // Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан: справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с. ISBN 978-5-902375-13-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фаевка. Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]