Куәтле Елга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куәтле Елга latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Куәтле Елга (рус. Куатле Елга) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. Азнакай районы Кәкре Елга авыл җирлегенә[d] караган. Соңгы хуҗалык авылдан 1987 елда күченеп киткән. Белешмә басмаларда 1992 елдан соң телгә алынмый.[1] Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1998 елның 21 гыйнварында кабул ителгән 1470 санлы карары белән авыл торак пунктлар исемлегеннән төшереп калдырылган.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Азнакайдан төньяк-көнбатышка таба 10 км, Ютазы тимер юл станциясеннән – 50 км ераклыкта урнашкан була. [2]

Яңа торак пунктка Кәкре елганың (Мәллә, Ык елгалары бассейны) уң кушылдыгы Куәтле елганың сул ярында, Кәкре Елга (аралары турыга 4 км), Кәкре Елга МТСы бистәсе (3 км; 1958 елда бетерелгән), Якты Юл (3 км) белән Холмовка (4 км), Мәлбагыш (турыга 6 км, әйләнечтән 12 км) белән Үрнәк (аралары 2,5 км; 1990 елда таралып беткән) авыллары уртасында, урман куенында нигез салынган булган. Янәшәдә Кече тау, Очлы тау, Түгәрәк тау дип йөртелгән таулар урнашкан. Авылда Барый чишмәсе, мул сулы Муса чишмәсе, Сылу чишмәсе, Тау чишмәсе, Тегермән чишмәсе булган (барысы да Куәтле елганың уң ярында). Авылның югары очында (көньякта) елгада 1952 елгада нефтьчеләр буа ясаган булган.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елдан ― Тымытык, 1931 елдан ― Азнакай, 1963 елдан ― Әлмәт, 1965 елдан Азнакай районнары Кәкре Елга авыл советы составында.[1]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1930 1969 1987 1990
147 129 3 0

Төп милләтләр: татарлар. [2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1870-1905 елларда туган, сугышлар һәм ачлык афәтеннән исән калган тәвәккәл һәм тырыш ир-егетләр гаиләләре белән 1921 елда Кәкре Елга авылыннан 4 км чамасы көньяккарак, Куәтле елганың сул ярына күченеп, кырыкка якын хуҗалыгы булган авыл төзиләр. Яңа торак пунктка елга (Куәтле елга) исемен кушканнар. Беренче күчеп килүчеләр мәгълүм ― Шәймөхәммәт Гарипов (1894―1974) гаиләсе, умартачы булып эшләгән. Муса Таипов (1883―1974) ― авыл төзү һәм басулар өчен җир алу документларын рәсмиләштерүдә башлап йөрүче шәхесләрнең берсе.[3]

1930-елларда авылда «Куәтле Елга» күмәк хуҗалыгы төзелә (беренче рәисе Вафа Әхмәдиев, фронтовик). Анда бар эш кул һәм ат көче белән башкарыла, сугыштан соң МТСтан кыр эшләре вакытында трактор, комбайн бүленеп бирелү эшне бераз җиңеләйтә. Авылдан Кәкре Елгага бара торган юлның сул ягында дуңгыз фермасы, ындыр табагы, 1949 елда тегермән, пилорама төзелгән. Тавык, сарык, сыер, ат фермалары корыла. Ике-өч игенчелек бригадасы, ике-өч ындыр табагы оештырыла. Яшелчә бакчасы, умартачылык булдырыла. [3]

50 яшьлек бригадир Барый Әсәнов 1937 елда репрессияләнеп, 10 елга хезмәт лагерена озатыла, аннан әйләнеп кайтмаган.

Бөек Ватан сугышына авылдан 48 кеше алына, шуларның 25е вафат була. 1941―1945 елларда авыл Ленинградтан эвакуацияләнгән күп балалы гаиләләрне сыендырган.

1950―1951 елларда күпләп яңа гаиләләр, яңа өйләр төзелә. Әмма 1950 елның октябрендә «Куәтле Елга» колхозы җыелышында «Марс» колхозына (үзәге Кәкре Елга авылында) кушылу карары дөнья күрә. Азык-төлек җитештерү өчен уңай шартлары булган һәм чагыштырмача уңышлырак эшләгән кече колхоз «Марс» колхозының бригадасына әйләнә.[4]. 1949―1950 елларда Фатыйх Әхмәдиев колхоз рәисе булган.

Куәтле Елгадан беренче булып мазут ягып эшли торган движок һәм аңа корылган пилорама белән тегермән Кәкре Елга авылына (үзәккә) күчерелә. 1955―1956 елларда амбарлар сүтелә, фермалар ишелә, яшелчә бакчасы юк ителә, умарталык үзәккә күчә. Куәтле Елга фермасында сарыклар үрчетеп карыйлар, ләкин ул уңышлы булмый.[3]

Авылда көндәлек кирәк-яраклар сатылган кечкенә кибет эшләгән, ул 1965 елда янган. Авылда китапханә булмаган, клубы булган. Зур өч бүлмәле 4 сыйныфлы башлангыч мәктәп төзелгән, анда укытучы булып эшләгәннәр: Мөгамбәр Зәйдуллин (1941 елда, сугышка алына), Әнвәр Әхмәдишин, Мәдинә Вәлиуллина (1948), Закир Галиев (1949―1951), Камал Хәлимуллина, Харис Садыйков (1951), Салиха Дәүләтбаева (1961―1967 елларда), Римма Миргалиева (1968).[3]

Авылда мәчет булмаган, имам (мулла) вазифасын Сәхбетдин Шәрәфетдинов (1880―195?), ул вафат булгач, Габделһади Вәлиев (1893―1965) үтәгән.

1955―1959 елларда, авылда эш бетү, нефть тармагына эшкә керү сәбәпле, халык авылдан күпләп китә башлый: авылда яшәүнең җаен тапканнар Кәкре Елгага, Әгерҗегә, шәһәр тормышын сайлаганнар Азнакайга, Актүбәгә күченә, Ташкентка китеп бара. Авылдан иң соңгы булып Илһам Садрыев хуҗалыгы, Кәкре Елгада йорт төзеп, 1987 елның көзендә күченә.[3]

Чишмәләре һәм зираты исән. 1991 елда Азат, Кәбир Кәтип улы (1954 елгы), Таһир Кәтип улы (1955 елгы) Вәлиевләр үз хисапларына зират ихатасын тимер багана һәм сетка белән әйләндереп алганнар.[3]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Куәтле Елга. Татарская энциклопедия TATARICA
  2. 2,0 2,1 История поселения Куатле Елга (Куәтле Елга). Татары без границ
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Азат Вәлиев. Куәтле Елга // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 106-132нче бит.<
  4. Кәкре Елга. Татарика онлайн энциклопедиясе
  5. Кәкре Елга авыл җирлеге // Язмышыбыз Азнакай - наша судьба. Энциклопедик белешмә (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2014, 230-241нче бит

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азат Вәлиев. Куәтле Елга // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 106-132нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]