Фетишизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Борынгы дин формалары

Aum


Дин формалары

Анимизм  · Антропоморфизм  · Зоолатрия  · Магия  · Полидоксия  · Тотемизм  · Фетишизм  · Шаманизм

Фетишизм (фр. fetiche; португ. feitico — бөти, тылсым) — җансыз предметларга дини табыну, алар табигатьтән өстен сихри көчкә ия дип ышану.

Фетиш сүрәте, Төньяк Америка, якынча 1900 ел

Фетишизм хайваннарга түгел, ә конкрет предметларга дини табынудан гыйбарәт. Фетиш ул — дингә ышанучылар күзаллаулары буенча, табигатьтән өстен сихри көчкә ия булган һәм дини табыну объекты буларак хезмәт итүче җансыз предмет. Кешене нәрсә беләндер гаҗәпкә калдырган теләсә кайсы предмет, мәсәлән, гаҗәеп формадагы һәм төстәге таш, хайван теше, агач кисәге, урмандагы агач төбе һ.б. фетиш була алган. Предмет фетишка әверелсен өчен аның могҗизалы көче ачылырга тиеш булган.

Борынгы кешеләргә фетишлар һәркайда (сукмакта, елга кичүендә, ишектә, муенда) очраган. Алар авырулардан саклаганнар, уңыш китергәннәр, сулыкларны балык белән тутырганнар, юл-басарларны тотарга һәм аларга җәза бирергә булышканнар, кыюлык өстәгәннәр, дошманны каушау хәленә китергәннәр. Фетишизм үз тарихи эпохасын узып китеп, соңгырак чор мәдәнияте элементына әверелгән. Алпар тәре явына үзе сөйгән хатын-кызның яулыгын һәм сурәтен алып киткән, студент имтиханга барганда кесәсенә «бәхетле» әйбер сала, эшмәкәр яки автоузышчы кыйммәтле реликвияләрдән файдалана. Полк байрагын, дәүләт флагын, клуб символын, мундир абруен хөрмәт итүдә фетишизм кайтавазлары яңгырый. Спортчылар ярышларга үзләре белән йөрткән бүгенге бөтиләр - фетишизм калдыгы күренешләре.

Фетишизмның бер төре потларга табынудан гыйбарәт. Пот (Идол, грекчадан eidolon — образ, рәвеш) сүзенең ике мәгънәсе бар:

  • кеше яки хайван сыны формасында ясалган матди җисем;
  • дини табыну объекты булып хезмәт итүче илаһи зат яки рух сурәте.

Күчерелмә мәгънәдә бу сүз сукырларча табыну предметын аңлата. Хәзерге диннәрдә иконаларга яки изгеләр җәсәденә табынулар — бер үк вакытта фетишизм һәм потларга табыну калдыгы.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. - 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0