Янка Купала
| Янка Купала белар. Янка Купала |
|
| Тулы исеме | Иван Доминикович Луцевич (белар. Іван Дамінікавіч Луцэвіч) |
|---|---|
| Һөнәре | шагыйрь, драматург, публицист |
| Туу датасы | 25 июнь (7 июль) 1882 ел |
| Туу җире | Вязынка авылы, Минск губерниясе, Россия империясе |
| Милләте | беларус |
| Үлем датасы | 28 июнь 1942 |
| Үлем җире | Мәскәү, ССРБ |
| Бүләк һәм премияләре | |
Я́нка Купа́ла (чын исеме Ива́н Домини́кович Луце́вич, белар. Іва́н Даміні́кавіч Луцэ́віч; 1882—1942) — беларус совет шагыйре, драматург, публицист.
Белорус әдәбиятының классигы. Беларус ССРның халык шагыйре (1925). Беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941).
Эчтәлек |
[үзгәртү] Биография
[үзгәртү] Бала һәм яшь чаклары
1882 елның 25 июнендә (яңа стиль буенча 7 июльдә) Беларусьның Минск өлкәсенең Вязынка авылында туа. Ата-аналары алпавыттан арендага җир алып торучы бөлгән шляхта вәкилләре булалар. Балачагында булачак шагыйрьгә атасына бик күп ярдәм итәргә туры килә. Үзенең шляхта нәселеннән булуына карамастан, аның атасы җирсез крестьян була һәм аңа зур бәягә арендаланган җирне эшкәртергә туры килә. 1902 елда атасының үлеменнән соң алпавыт биләмәсендә өй укытучысы, приказчик булып һәм башка эшләрдә эшли.
Соңрак Иван җирле аракы куу заводына кара эшче булып урнаша. Авыр эшнең аның күп вакытын алуына карамастан, ул үзлегеннән укуга вакыт таба ала. 1898 елда Беларуч дигән җирдә халык училищесын тәмамлый.
1908 - 1909 елларда Вильно шәһәрендә яши һәм анда «Наша Ніва» дип аталучы беренче беларус газетасында эшли. Шунда ук ул булачак хатыны - Владислава Станкевич белән таныша.
1909 - 1913 елларда яшь шагыйрь Санкт-Петербургта А.Черняевның әзерлек курсларында белем ала. 1915 елда А.Л.Шанявский исемендәге Мәскәү шәһәр халык университетында укый.
Янка Купала халык университетына сентябрьда керә, ләкин аның укуны тәмамлау турындагы ниятләре чынлыкка ашмый. Моңа Беренче дөнья сугышына мобилизация комачаулый. 1916 елның башында ук аны армиягә алалар һәм юл-төзелеш отрядына җибәрәләр. Анда ул Октябрь революциясенә кадәр хезмәт итә.
Революциядән соң Янка Купала Минскта төпләнә.
[үзгәртү] Беренче публикацияләр
Купаланың беренче әсәрләре буларак 1903-1904 елларда «Ziarno» журналында басылган поляк телендәге берничә лирик шигырь исәпләнә. Беларус телендә беренче әсәре - «Мая доля» (1904 елның 15 июлендә язылган дип исәпләнә).
1907 елда Янка Купала «Наша Ніва» газетасы белән озакка сузылмаган хезмәттәшлеген башлап җибәрә. 1906-1907 елларда «Зімою» (Кышын), «Нікому» (Беркемгә дә түгел), «Адплата каханнем» (Мәхәббәт бәясенә) поэмалары языла. 1908 елның 18 декабрендә «Наша Ніва» «У Піліпаўку» поэмасын бастыра.
[үзгәртү] Вильно һәм Петербург чорлары
1908 елның көзендә Купала Вильнога күченә. Монда ул «Наша Ніва» редакциясендә эшчәнлеген дәвам итә. Вильно чорында күпсанлы танылган шигырьләре языла: — «Маладая Беларусь», «Заклятая кветка», «Адцьвітаньне» һ.б. «Наша Ніва» аларны үзендә бастыра.
1908 ел Санкт-Петербургта Купаланың «Жалейка» («Сыбызгы») исемендәге беренче җыентыгы бастырыла.
1909 елның ахырында Купала Петербургка күченә.
[үзгәртү] Совет чоры
[үзгәртү] Серле үлеме
1942 елның 28 июнендә Янка Купала, Мәскәүдәге «Мәскәү» гостиницасында кинәт үлеп китә. Үлеменең сәбәпләре билгесез.