«Азатлык» Татар яшьләре берлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Азатлык» Татар яшьләре берлеге latin yazuında])
«Азатлык» Татар яшьләре берлеге
Нигезләүче Тәлгать Әхмәдишин
Җитәкче Наил Нәбиуллин (1989)
Рәсми тел татар теле

«Азатлык» Татар яшьләре берлеге - татар милли хәрәкәт оешмасы.

Оешу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешманың булачак активы әле 1988-89 елларда ук, Татар иҗтимагый үзәгенең яшьләр бүлеге кысаларында берләшә башлый. 1990 елның 17-28 июнь көннәрендә беренче Татар яшьләре көннәре уза, шунда 400 делегат катнаша. Шунда катнашучыларда яшьләрдән милли сәяси оешма төзү турында фикерләр туа. 1990 елның 13-15 октябрендә Казанда оешманың беренче Корылтаен уза. Корылтайга килгән делегатлар Казанда Хәтер көнендә катнашалар. Оешма белән төрле елларда Ирек Гариф, Тәлгать Әхмәдишин, Рамай Юлдашев, Наил Нәбиуллин җитәкчелек итәләр. Оешманың Татарстанның һәм Башкортстанның төрле шәһәрләре һәм районнарында бүлекчекләре бар иде.

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Максатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • татар яшьләрендә милли узаңны үстерү, ныгыту;
  • татар телен, мәдәниятен һәм татарча яшәү рәвешен пропагандалау;
  • яшьләрдә татар китапларына, матбугатына кызыксыну уяту;
  • татарның чын тарихы белән кызыксыну уяту;
  • татарның бүгенге хәлен аңлату, милләт-тел проблемаларын ачык итеп күрсәтү, алар хакында фикер алышу;
  • милләт-тел проблемаларына битараф булмауга, актив гражданлык позициясенә өндәү;
  • милләткә битараф булмаган, милли уйлар белән янып йөргән яшьләрне таныштыру, берләштерү.
  • татарда ислам динен торгызу һәм күтәрү, ислам дине хакында объектив мәгълүмат тарату, ислам диненә тугърылыгыбызны ныгыту;[1].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]