Шотландия
Башкала | Эдинбург |
---|---|
Халык саны | 5 404 700 (2016, бәя) |
Сәгать кушагы | UTC±00:00, UTC+01:00 |
Рәсми тел | инглиз теле, гэль теле, скотс теле |
География | |
ИҖБ | Бөекбритания |
Мәйдан | 78,782 км² |
Координатлар | 57°N 5°W |
Cod SYG | S92000003 |
GB-SCT | |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы исеме | Бөекбритания патшасы |
Дәүләт башлыгы | III Карл |
Башлык исеме | Шотландия беренче министры |
Хөкүмәт башлыгы | Джон Суинни |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | стерлинг фунты |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Телефон коды | +44 |
Шотла́ндия (ингл./ингл.-шотл. Scotland, гэль. Alba) — 1707 елга кадәр төньяк Европадагы бәйсез дәүләт, хәзерге вакытта Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеген тәшкил итүче илләр арасында иң киң автономиягә ия булганы (үз парламенты, хокук системасы, чиркәве һ.б. бар).
Шотландия Бөекбританиянең төньяк өлешен алып тора һәм көньякта Англия белән чиктәш.
Шотландиянең башкаласы — Эдинбург.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Галимнәр фаразы буенча, Шотландиядә беренче кешеләр якынча 8 мең ел элек килеп чыга. Беренче даими тораклар 6 мең ел элек барлыкка килә. Язма тарихы хәзерге Англия һәм Велсның Рим империясе тарафыннан яулап алынуы белән башлана. Шотландия Рим империясе составына керми, анда азат пикт һәм гэль кабтләләре яши. Римлыларның китүеннән соң алар берничә корольлеккә, шул исәптән Дал Риада корольлегенә дә нигез салалар. Ләкин Шотландия корольлегенең башлангычын 843 елда Кеннет Макальпинның скотлар һәм пиктларның берләшкән дәүләтенең короле булуы белән бәйлиләр.
Киләсе берничә гасыр эчендә Шотландия бүгенге чикләренә кадәр ирешә. Анда шул ук вакытта таркаулык сизелә, ләкин ул үз бәйсезлеген саклап килә һәм 1018 елда Шотландия короле Малкольм II Нортумбрияне Карем янындагы сугышта тар-мар итә.
XIII гасыр ахырына кадәр Шотландия чагыштырмача тыныч яши. 1296 елда Англия короле Эдуард I Спотсмур янындагы сугышта буйсынырга теләмәгән Шотландия гаскәрен тар-мар итә һәм бөтен илне яулап ала. Король Иоанна I Баллиол буйсынырга һәм корольлектән баш тартырга мәҗбүр була. Эдуард I үзен Шотландия короле буларак игълан итә.
Бәйсезлеген югалткан шотландиялеләр 1297 елда Уильям Уоллес һәм Эндрю Моррей җитәкчелегендә баш күтәрәләр. Стерлинг күперендәге сугышта инглиз гаскәре җиңелә[1]. Эндрю Моррей сугышта алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шотландия инглиз гаскәрләреннән азат ителә[1].
Эдуард I 1298 елда яңадан Шотландиягә гаскәр белән керә һәм Фолкерк сугышында шотландиялеләрне тар-мар итә[1]. 1305 елда Уильям Уоллес бер рыцарьның хыянәте нәтиҗәсендә инглизләр кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә.
Фолкерк сугышыннан соң бәйсезлек сугышы Роберт I Брюс (1306 елның 25 мартында Шотландия короле дип игълан ителә) җитәкчелегендә дәвам итә. 1314 елда инглизләр тулысынча тар-мар ителә. Роберт Брюс үлеменнән соң яңадан король урыны өчен көрәш башлана. Нәтиҗәдә 1371 елның 26 мартында Сконеда король буларак Роберт II игълан ителә. Якынча 300 ел дәвам иткән Стюартлар идарәсе дәвере башлана[2][3].
Урта гасырларның ахырында Шотландия ике мәдәни өлешкә бүленгән була: үзәнлекләрдә яшәүче һәм аралашу өчен инглиз-шотланд телен кулланучылар; тауларда яшәүче һәм шотланд (гэль) телендә аралашучылар[3][4]. Тауларда шотланд клан системасы барлыкка килә.
1707 елда, «Уния турында Акт» кабул ителгәннән соң, Шотландия бәйсезлеген югалта.
2014 елның 18 сентябрендә Шотландиядә бәйсезлек мәсьәләсе турында референдум уздырылган, тавыш бирүчеләрнең 55% өлеше бәйсезлеккә каршы тавыш биргән[5].
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1996 елда Бөекбритания Парламенты карары буенча Шотландия 32 өлкәгә бүленә.
Географик мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шотландия территориясе Бөекбритания утравының төньягында өчтән бер өлешен һәм якындагы утрауларны (Һебрид, Оркней һәм Шетланд утраулары) үз эченә ала. Шотландия мәйданы — 78 772 км², яр сызыгы озынлыгы — 9 911 км. Көньяк-көнбатышта 30 км ераклыкта Ирландия,утравы урнашкан. Төньякта Фарер утраулары һәм Исландия ята.
Көнбатыш ярын Атлантик океан юа, көнчыгышта — Төньяк диңгез. Шотландиянең көнбатыш һәм көнчыгыш ярлары шулай ук күренекле Лох-Несс күлен үз эченә алучы Каледония каналы ярдәмендә тоташтырылган.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Климат океаник уртача. Гольфстрим агымы аркасында Шотландиядә шул ук киңлектә урнашкан башка Европа илләре белән чагыштырганда (мәсәлән, Норвегия) җылырак, ләкин Британиянең башка өлкәләренә карата салкынрак. Җирнең өслеге тигез булмаганга һава тотрыксызлыгы белән аерыла. Регионга көньк-көнбатыш җил хас. Ярларда һәм утрауларда еш кына каты җилләр һәм давыллар була. Иң салкын гыйнвар һәм февраль айларында уртача температура 5—7 °C тәшкил итә. Иң җылы июль һәм август айларында — 19 °C.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Глазго шәһәрендә кораб төзүче верфь бар. Шотландиядә нефть, күмер чыгарыла, авыр сәнәгать зур үсеш алган (шул исәптән корыч сәнәгате дә).
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2001 елгы исәп буенча Шотландиядә 5 062 011 кеше яшәгән. 2007 елда халык саны 5 144 200 кешегә кадәр җитә. Аларның 88% — этник шотландлар, 8% — инглизләр, ирландиялеләр һәм велслеләр, 4% — калганнар.
Диннәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дингә ышанучы халыкның күпчелеге Шотландия чиркәве вәкилләре.
- Ислам
- Һинд дине
Дин | Халыкның өлеше |
---|---|
Шотландия чиркәве | 42 % |
Атеистлар | 28 % |
Католик чиркәү | 16 % |
Башка христиан чиркәүләре | 7 % |
Җавапсыз | 5 % |
Ислам | 0.8 % |
Буддизм | 0.1 % |
Сикхизм | 0.1 % |
Иудаизм | 0.1 % |
Индуизм | 0.1 % |
Башка диннәр | 0.5 % |
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шотландиядә күп борынгы гореф-гадәтләр сакланып калган.
Музыка
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң күренекле шотланд уен коралы — сорнай.
Шотланд биюләре арасында шотланд бал биюләре һәм аерым башкарылган «хайланд» киң таралган.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шотланд әдәбиятының бай тарихы бар. Үз жанрларында классик әсәрләр буларак Роберт Бернс һәм Вальтер Скотт, Роберт Льюис Стивенсон һәм Джеймс Хогг әсәрләре санала.
Шотланд әдәбияты үз эченә хәзерге Шотландиядә кайчан да булса кулланылган (инглиз, шотланд (гэль), скотс, бретон, француз, латин телләре) телләрдәге әдәбиятны ала.
Кайбер танылган шотланд язучылары:
- Сэр Вальтер Скотт — «Айвенго», «Квентин Дорвард», «Роб Рой» һ.б.
- Сэр Артур Конан Дойль — «Шерлок Холмс»
- Роберт Льюис Стивенсон — «Хәзинәләр утравы», «Доктор Джекил һәм мистер Хайд»
- Кеннет Грэм — «Таллар арасындагы җилләр»
- Ирвин Уэлш — «Инә очында», «Марабу ләкләгенең куркыныч төшләре» һ.б.
Милли символлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Андрей хавари (апостол) Шотландиянең яклаучысы буларак санала. Шотландиянең байрагы зәңгәр-күк фондагы Андрей хачыннан гыйбарәт. Милли уен коралы — волынка. Шайтан таягы Шотландиянең ярымрәсми символы дип санала.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Scotland Regained, 1297-1328. nationalarchives.gov.uk.
- ↑ Barrow, Geoffrey W.S. Robert Bruce and the community of the realm of Scotland. — Edinburgh: Edinburgh University Press, 1988. — 421 с. — ISBN 0852246048.
- ↑ 3,0 3,1 Grant, Alexander. Independence and nationhood : Scotland, 1306-1469. — Edinburgh: Edinburgh University Press, 1993. — С. 3—57. — 248 с. — ISBN 0748602739.
- ↑ Wormald, Jenny. Court, kirk and community : Scotland, 1470-1625. — Toronto: University of Toronto Press, 1981. — 216 с. — ISBN 0802024416.
- ↑ http://volg.rbc.ru/volg_freenews/19/09/2014/950103.shtml(үле+сылтама)(үле сылтама)
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |