Адам Мицкевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Адам Мицкевич latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Адам Мицкевич
Adam Mickiewicz według dagerotypu paryskiego z 1842 roku.jpg
Тугач бирелгән исеме: пол. Adam Bernard Mickiewicz
Туу датасы: 24 декабрь 1798(1798-12-24)[1][2][3][…]
Туу урыны: Заосье[d], Новогрудок өязе[d], Минск гөбернәсе, Русия империясе[3][4]
Наваһрудак, Литва губернасы[d], Русия империясе
Үлем датасы: 26 ноябрь 1855(1855-11-26)[2][3][4][…] (56 яшь)
Үлем урыны: Истанбул, Госман империясе[5][3][4]
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1818
Жанр: эссе[d] һәм поэма[d]
Имза: Култамга
Яшәү җире Наваһрудак
Вилнүс
Каунас
Санкт-Петербург
Одесса
Мәскәү
Кырым
Дрезден
Париж
Лозанна
Истанбул[d]

Адам Бернард Мицкевич (пол. Adam Bernard Mickiewicz; 24 декабрь 1798, Заосье фольваркы, Новогрудка өязе, Литва губернасы, Русия империясе26 ноябрь 1855, Константинополь, Госман империясе) — поляк шагыйре, сәяси публицист, Польша һәм Белоруссия милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе. XIX гасыр Польша һәм Белоруссия әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый[6] Польшада романтизм чорының иң бөек шагыйрләренең берсе (Юлиуш Словацкий һәм Зигмунд Красинский белән беррәттән) исәпләнә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новогрудкада Мицкевичның музей-йорты

Хәйерчелеккә төшкән зур булмаган җирле дворян-шляхтич, Новогрудка (хәзерге Беларусь) адвокаты Миколай Мицкевичның (17651812) улы; гаилә борынгы литва нәселе Мицкевич-Рымвидларга карый. Әнисе Яков Франк[7][8] юлыннан баручы чукынган яһүдләр гаиләсеннән. 1799 елның 12 февралендә Новогрудка Фарный костелында чукындырыла.

Новогрудканың Михаил Архангел (18071815) корамы каршындагы доминикан мәктәбендә белем алгач, Вильн университетына (1815) укырга керә. 1817 елдан патриот яшьләрнең филоматлар һәм филаретлар түгәрәкләре эшендә катнаша, программалы шигырьләр яза («Яшлеккә ода», 1820 һәм башкалар). Университетны тамамлагач, Каунаста (18191823) укытучы булып эшли.

1823 елның октябрендә Вильнюста Н. Н. Новосильцевның «Филоматлар эше» буенча хөкем ителеп, элекке Изге Троица базилиан монастырендә урнашкан төрмәгә ябыла.

1824 елның апрелендә кемнеңдер ярдәме белән төрмәдән чыгарыла. 1824 елның октябрендә Литвадан куып җибәрелә.

1824 елдан 1829 елга кадәр Литвада һәм Русиядә (Петербург, Одесса, Мәскәү) яшәгән. Биредә ул Декабристлар хәрәкәтендә катнашучылар – К.Рылеев, А. Бестужев һәм аның талантын югары бәяләгән күренекле язучылар белән якынлаша.

1826 елда Русиядә аның «Кырым сонетлары» циклы дип аталып, «Сонетлар» шигырьләр китабы чыга.

1828 елда литвалыларның Тевтон агрессиясенә каршы көрәше турында «Конрад Валленрод» поэмасы басыла.

1829 елда Русиядән китеп, Германия, Швейцария, Италиядә була.

1830 елда күтәрелешкә кушылу омтылышыннан соң, шагыйрь, әдәби һәм революцион эшчәнлекне дәвам итеп, Париждагы эмиграциядә гомерлеккә кала.

«Пан Тадеуш» (1832-1834) милли эпопея авторы.

1890 елда Парижда вафат була.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1834 елда Адам Мицкевич Целина Шимановскаяга өйләнә, 6 балалары була: кызлары Мария һәм Һелена, уллары Владислав (1838-1926) — Польша эмиграциясенең күренекле эшлеклесе, Юзеф (1850-1938), Александр һәм Ян.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Милош Ч. The History of Polish Literature, Updated edition — 2 — University of California Press, 1983. — ISBN 978-0-520-04477-7
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Стахеев Б. Ф. Мицкевич // Краткая литературная энциклопедияМосква: Советская энциклопедия, 1962.
  4. 4,0 4,1 4,2 В. Спасович, Уманский А. М. Мицкевич, Адам // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1896.
  5. Мицкевич Адам // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  6. Масляніцына І.
  7. Czeslaw Milosz «The Land of Ulro» (Farrar,Strauss, Giroux, 1981)
  8. Balaban, Meir, The history of the Frank movement, 2 vols., 1934—1935

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Мицкевич в русской печати. 1825—1955, М.—Л., 1957.
  • Беккер И. И. Мицкевич в Петербурге. Л.: Лениздат, 1955. 168 с.
  • Беккер И. И. Мицкевич в России // Звезда. 1955. № 11.
  • Благой Д. Д. Мицкевич и Пушкин // Известия Академии наук СССР. Отделение литературы и языка. — М.: Изд-во АН СССР, 1956. — Т. XV. Вып. 4. — С. 297—314.
  • Брусевіч А. Фактары беларускай культуры ў творчасці Адама Міцкевіча. Гродна, 2008;
  • Горский И. К. А. Мицкевич. М., 1955.
  • Живов М. С. А. Мицкевич. М., 1956.
  • Климчук В. А. Чей поэт Адам Мицкевич? Брест, 2003.
  • Лабынцев Ю. А., Щавинская Л. Л. «Староруское» церковное наследие в творческой судьбе Адама Мицкевича // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. 2005. № 3 (21)
  • Рыльский М. Ф. Поэзия А. Мицкевича. М., 1956.
  • Ткачёв М. Мицкевич и Пушкин: истоки и традиции русской поэзии. — Минск: Славянский путь, 2003.
  • Яструн М. Мицкевич. Пер. с польск. А. Голембы. М., 1963.
  • Adam Mickiewicz. Zarys bibliograficzny. Warszawa, 1957.
  • Kleiner J. Mickiewicz, t. 1-2, Lublin. 1948.
  • Kronika życia i twórczości Mickiewicza. Warszawa, 1966
  • Słownik języka Adama Mickiewicza, t. 1-7, Wrocław — Warszawa — Kraków, 1962—1971.
  • Rymkiewicz J., Siwicka D., Witkowska A., Zielińska M. Mickiewicz. Encyklopedia. — Warszawa, 2001.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]