Азелино мәдәнияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азелино мәдәнияте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Азелино мәдәнияте
Тимер гасыр
Azelino culture costume.jpg
Географик төбәк

Идел буе

Локализация

Идел һәм Нократ елгасының ярларында

Датировка

III гасыр—VII гасыр

Йөртүчеләр

көньяк пермьлылар

Тикшеренүчеләр

В. Ф. Генинг

Дәвамчанлык
Пьянобор мәдәнияте Борынгы Мари мәдәнияте
Еманаево мәдәнияте
Полом мәдәнияте
Commons-logo.svg Азелино мәдәнияте Викиҗыентыкта

Азелино мәдәнияте яки Азелино культурасы һәм Азиле мәдәниятетимер гасырда (якынча IIIVII йөзләр) Идел-Нократ елгалары арасында яшәүчеләргә нисбәтле археологик мәдәният.

Беренче тапкыр 1956 елда В. Ф. Генинг тасвирлый, атамасы Киров өлкәсендәге Азелино авылы янында табылган каберлеккә бәйле рәвештә бирелә. Азелино мәдәнияте турындагы беренче мәгълүматлар XIX йөзгә карый. Азелино мәдәнияте истәлекләре А. А. Спицын, П. А. Пономарёв, М. Г. Худяков, А. П. Смирнов, В. Ф. Генинг, А. Х. Халиков, П. Н. Старостин һәм башкалар тарафыннан өйрәнелә.

Кайбер тикшеренүчеләр фаразынча Азелино мәдәнияте Пьянобор мәдәнияте нигезенә үсеп чыга һәм Идел аръягында яшәгән ахыргы чор Городец мәдәнияте кабиләләре, ш. и. фин-угыр кабиләләре катнашында барлыкка килгән дип санала. Азелино мәдәнияте халкы игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, аучылык б-н көн күргән, сөяк эшкәртү, тимер эретү-кою һөнәрен белгән (эш, сугыш кораллары, бизәнү әйберләре һ. б. җитештергән). Азелино мәдәниятена балчыктан ясалган яссы һәм түгәрәк төпле савыт-сабалар хас. Торулыклары уртача 1,5 мең м² мәйданны алып торган. Биектау районындагы Соловцово шәһәрлеге якынча 6 мең м² мәйданны биләгән. Агач тораклары җир өстенә төзелгән. Мәетләрне кабер казып җирләгәннәр, мәет б-н бергә ат дирбияләре күмү гадәте дә булган. Каберләргә кылыч, сөңге, тимер башлык, ук очлыклары, тимерчелек кирәк-ярагы, уклы садак салып калдыру гадәте дә очрый. Татарстанда Азелино мәдәнияте истәлекләре Яшел Үзән районының Әйшә, Кама Тамагы районының Сөйки, Лаеш районының Нурминкә, Үкереч Колтык авыллары, Тәтеш шәһәре янында, Казанның элекке елга порты һ. б. урыннарда (барлыгы 48 истәлек, ш. и. 13 шәһәрлек, 3 авыллык, 11 каберлек) табыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]