Александр Бәширов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Бәширов latin yazuında])
Александр Бәширов
Фото
Туган исеме:

Александр Николаевич Баширов

Туган көне:

24 сентябрь 1955(1955-09-24) (68 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Хант-Манси — Югра автономияле округы, Ханты-Мансийск районы, Согом

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

кино, телевидение актеры, кинорежиссер, сценарист, продюсер

Карьера:

1986—х. в.

IMDb:

ID 0059800

Александр Бәширов, Александр Николай улы Бәширов (рус. Баши́ров Алекса́ндр Никола́евич, 1955 елның 24 сентябре, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Хант-Манси — Югра автономияле округы, Ханты-Мансийск районы, Согом) ― совет һәм Россия кино, телевидение һәм тавышландыру актеры, кинорежиссер, сценарист, продюсер, рәссам, видеоклиплар режиссеры. Хант-Манси — Югра автономияле округының атказанган мәдәният эшлеклесе. «Асса», «Даун Хаус», «Груз 200», «Сестры» фильмнары аша танылу алган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 24 сентябрендә Төмән өлкәсе составындагы Хант-Манси — Югра автономияле округының Ханты-Мансийск районы Согом авылында туган.

«Мин ― рус, әмма кирәк булганда, татар да», — дип әйткән интервьюда артист үзе. Әнисе Мария Кәтер (Катыр) кызы Бәширова ― себер татары, Төмән өлкәсенең Вагай районы Карагай авылыннан[1], телеграфистлар курсларын тәмамлаганнан соң, Согом авылына почта башлыгы итеп җибәрелгән. Әтисе Николай Захарович Косыгин ― рус, 1932 елда Тубылдан сөрелгән гаиләдән, елга флотында эшләгән. Әтисе Николай белән аерылышканнан соң, әнисе Төмәнгә күченә һәм тимер юлда эшли. Кулак дип аталып, әнисе ягыннан бабасы Кәтернең (Катыр) мөлкәте тартып алынган, Бөек Ватан сугышында катнашып, фронтта кулын өздергән.

1972 елда Александр Ленинградка килә, 57нче ПТУда «плиткачы-облицовкалаучы» белгечлеге ала, аннары Выборгта цемент заводында эшли. Ханты-Мансийскида Еремей Айпин[d] җитәкчелегендәге әдәби түгәрәктә шөгыльләнгән.

1979 елда Төмән университетына[d] «рус теле һәм әдәбияты» белгечлегенә укырга кергән.

1981―1983 елларда армиядә (Байкал аръягы хәрби округының танк гаскәрләрендә) хезмәт иткән. Армия клубында рәссам булган, генераль секретарь портретын ясаган, анда Леонид Ильич Брежневны танкист шлемында сурәтләгән.

1984 елда ВГИКның режиссерлык факультетына укырга кергән (Игорь Таланкин, аннары Анатолий Васильев остаханәләре), аны 1989 елда тәмамлаган. Александр Бәшировның киноактер сыйфатында дебюты 1986 елда Сергей Соловьевның «Чужая белая и рябой» фильмында булган.

1990–1991 елларда Колумбия университетында курсларда инглиз телен өйрәнгән. Нью-Йорктагы «Бергхоф-студия»дә Лауренса Арансио җитәкчелегендәге актерлык остаханәсендә шөгыльләнә.

Сергей Курехинның[d] «Поп-механика» музыкаль коллективында һәм «Колобок» спектаклендә катнашкан.

1996 елда Санкт-Петербургта «Дебоширфильм» студиясен оештырган, анда ул сәнгать җитәкчесе һәм актер-режиссерлык остаханәсе укытучысы булып торган. 1998 елда Санкт-Петербургта уздырылган «Чистые грёзы» бәйсез кинолар фестиваленә нигез салучыларның берсе булган.

1998 елда «Железная пята олигархии» («Ж. П. О.») фильмы белән дебют ясый, фильм Россия һәм чит ил кинофестивальләрендә күп бүләкләр ала, шул исәптән Роттердам кинофестиваленың[d] «Tiger Award» төп бүләген алган.

1999 елның Пасха атнасында, НАТО хәрби очкычлары шәһәрне бомбага тотканда, «Белград, Белград!» документаль фильмын төшергән.

2014 елда Донбасста «Донбасс стучит в наше сердце» фильмын төшергән.

Россиянең Кинематографистлар берлеге әгъзасы. Ханты-Манси автономияле округының атказанган мәдәният эшлеклесе.

160тан артык фильмда төшкән (2019 елның декабренә). Россия кинорежиссерлары: Алексей Герман, Алексей Балабанов, Сергей Соловьев, Кира Моратова белән эшләгән. С. Соловьевның «Асса», Р. Ногмановның «Игла», М. Пежемскийның « Мама, не горюй », И. Хотиненконың « Золотой век », А. Балабановның «Груз 200», Н. Достальның «Раскол», П. бусловның « Домашний арест», В. Бортконың «Мастер һәм Маргарита» фильмнарында һәм сериалларында төшкән.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Инна Волкова, «Колибри» төркеме солисты. Кызы Александра-Мария (1997).

Студент елларында АКШ җәмәгать эшлеклесе, актриса һәм документалист Джоан Харвиның кызы, курсташы Венди Ньютонга өйләнгән булган. Берникадәр вакыт АКШта яшәгән, анда улы Кристофер туган[2][3].

Бүләкләре, премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 — «Виват кино России!» кинофестивале (Санкт-Петербург), пресса призы ― «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 1998 — «Окно в Европу» кинофестивале (Выборг), Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус бүләге[4] — «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 1998 — «Кинофорум» халыкара яшьләр кинофестивале, дебютлар конкурсында «Серебряный гвоздь» призы — «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 1998 — Венеция Халыкара кинофестивале, «FilmKritika» журналы призы ― «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 1998 — «Кинотавр» ачык Россия кинофестивале (Сочи), ФИПРЕССИ призы — «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 1999 —«Литература и кино» кинофестивале (Гатчина), жюриның зур призы, иң яхшы ир-ат роле өчен приз, жюриның махсус бүләге[5] — «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 1999 — Александриядә халыкара кинофестиваль, иң яхшы Европа фильмы өчен төп бүләк ― «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 1999 — Роттердамда халыкара кинофестиваль, «Tiger Award» бүләге[6] — «Железная Пята Олигархии» фильмы өчен.
  • 2003 — «КиноРок» фестивале —-шул ук исемдәге клипта Настасья ролендә иң яхшы актер Александр Бәширов[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]