Александр Пономарёв (1953)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Пономарёв (1953) latin yazuında])
Александр Пономарёв
Туган телдә исем Александр Никитович Пономарёв
Туган 15 гыйнвар 1953(1953-01-15)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Иске Красный Бор
Үлгән 16 сентябрь 2022(2022-09-16) (69 яшь)
РФ, Санкт-Петербург
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган рәссамы - 2010 Санкт-Петербургка 300 ел медале

 Александр Пономарёв Викиҗыентыкта

Александр Пономарёв, Александр Никита улы Пономарёв (рус. Пономарёв Алекса́ндр Ники́тович, 1953 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Иске Красный Бор – 2022 елның 16 сентябре, РФ, Санкт-Петербург) ― россияле рәссам, педагог, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (Санкт-Петербург рәссамнар берлеге, 1991) [1], Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2010)[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Иске Красный Бор авылында[3] туган. 1968–1972 елларда Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогия училищесында укыган. 1988 елда И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем, скульптура һәм архитектра институтының (хәзерге Илья Репин исемендәге Санкт-Петербург сәнгать академиясе[d]) рәсем факультетын тәмамлаган (профессор В. М. Орешников һәм профессор П. Т. Фомин җитәкчелегендәге остаханә[4]). 1988 елда Бөтенсоюз диплом эшләре конкурсында «Сугыш кайтавазы» (Эхо войны) диплом картинасы өчен СССР Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек булган[5].

1989 елдан 1993 елга кадәр ― СССР халык рәссамы академик А. А. Мыльников җитәкчелегендәге СССР Сәнгать академиясенең монументаль рәсем сәнгате иҗади остаханәсе стажеры. 1993 елдан ― Н. К. Рерих исемендәге Санкт-Петербург сәнгать училищесының (1992 елга кадәр В. А. Серов исемендәге Ленинград сәнгать училищесы) рәсем һәм композиция укытучысы[6]. 2006 елда Academy of fine arts та (Пекин) укыткан.

1993 елда рәссамның эшләре Reading Public Museum (Пенсильвания, АКШ) коллекциясенә кертелә[7]. 2005 елда «Воронич шәһәрчеге» картинасы Әрмәнстанның Милли картиналар галереясе экспозициясен тулыландырган[8]. Картиналары АКШ, Алмания, Голландия, Финляндия, Кытай һәм Россия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2010 ― Россия Федерациясенең атказанган рәссамы

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Санкт-Петербургский Союз художников. 2019-07-28 тикшерелгән.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 14.06.2010 г. № 713. Kremlin.ru (2010-06-14). 2019-07-28 тикшерелгән.
  3. Иске Красный Бор авылы Кама елгасының Красный Бор авылына каршы ярында, хәзерге Минзәлә районының ярым су баскан җирләрендә урнашкан булган
  4. Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. СПб., Первоцвет, 2007.
  5. И. Мямлин. Начало, которое радует. Дипломники-88 Ленинградского института имени И. Е. Репина — Журнал «Юный художник», № 5, 1989 год
  6. Санкт-Петербургское художественное училище имени Н. К. Рериха. 2019-07-28 тикшерелгән.
  7. Russian exhibit to open Sunday at the museum — Газета: Reading Eagle, March 12, 1993
  8. Дар петербургских художников — Журнал «Консул» № 3, декабрь, 2005, стр. 40

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дмитренко А. Ф. Открывая неведомые земли (В. Петров-Маслаков, А. Пономарев) // Аврора, № 8—9, 1997, с. 36—38.
  • Мария Гусарова. Природа — единственный поверенный художника. Газета «Художник Петербурга», № 3, 2000 год
  • Арина Ушина. Александр Пономарёв. Газета «Художник Петербурга», № 12, 2007 год
  • IX Всероссийская художественная выставка. Каталог выставки. Издательство «Галарт», Москва, 1999 год
  • Москва — Петербург 2001. Каталог выставки. Информационно-издательский отдел МСХ, 2001 год
  • Петербургское искусство XX века. Каталог выставки. Центральный выставочный зал «Манеж». Санкт-Петербург. 2002 год
  • Художники — городу. Выставка к 70-летию Санкт-Петербургского Союза художников. Каталог — Санкт-Петербург, Петрополь, 2003
  • Санкт-Петербургскому Союзу художников — 85. Каталог выставки в Манеже. ARTINDEX, 2017 год
Мәкаләләр
  • Геннадий Семенов. Онытылмас еллар. «Минзәлә», 17.02.2023, № 6, 5нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]