Алексей Блохин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Блохин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Блохин Алексей Александрович (30 май 1897 ел6 октябрь 1942 ел) — совет геолог-нефтьчесе. 1932 елда башкорт нефтен башлап ачучы (Ишембай карамай яткылыгы, икенче Бакы), Ишембай шәһәренә нигез төзәүче[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Александрович Блохин 1897 елның 30 маенда Ярославль губернасы Головино авылында туа.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елда авыл мәктәбендә укый башлый.

1917 елда 1-се Кострома гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый[2].

1917 елда Мәскәү дәүләт университетына (1918 елдан 1-се Мәскәү университеты булып китә) физика-математика факультетының табигый бүлегенә укырга керә, әммә акчасы юклыктан укуы өзелә.

1920 ел азагында армиядән Мәскәү тау академиясенең геолог-разведка күзәтчелек факультетына укырга юнәлтмә ала. 1927 елда аны тәмамлаганда, карамай яткылыклары геологиясе һөнәре буенча тау инженеры исеменә ия була. 1929 елда «Керчь ярымутравындагы карамай яткылыкларының геологиясе һәм разведкалау» темасы буенча диплом яклый[3].

19291932 елларда СССР Фәннәр академиясендә И. М. Губкин җитәкчелеге астында гыйльми белгеч исеме алып аспирантура тәмамлый. 1937 елда Югары аттестацион комиссия (ВАК) аңа геология-минералогия фәннәре кандидаты һәм профессор исеме бирә (1937).

Фәнни эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19251926 елларда студент буларак геология комитетында геолог булып эшли. Аннары геология комитетының Мәскәү бүлеге гыйльми хезмәткәре була (19261928). Төньяк Кавказ һәм Керчь ярымутравы районнарының геологиясен һәм нефтьле булуын тикшерүдә катнаша (19251929).

1929 елда Дәүләт карамай тикшеренү институтында тикшеренүче булып эшли башлый. Башкорт АССР-ының Стәрлетамак (Ишембай) карамай яткылыкларына геологик эзләнү һәм алдан күзәтчелек үткәрү өчен җибәрелә. Анда ул 1932 елга кадәр эшли. 1931 елда Башкортстанның Җаек эргәсе геологиясен һәм нефте булуын өйрәнүче отряд начальнигы итеп тәгаенләнә.

19301933 елларда — И. М. Губкин исемендәге Мәскәү карамай институтында геология кафедрасы мөдире. И. М. Губкин исемендәге Созгеоразведка берекмәсе начальнигы ярдәмчесе.

19321934 елларда — Востокнефть трсының гыйльми консультанты.

19331939 — «Совет геологиясе проблемалары» журналының җаваплы мөхәррире урынбасары. 1940 елдан — СССР Фәннәр академиясенең Известия журналының (геология сериясе) редколлегия әгъзасы.

19341937 — Авыр сәнәгать халык комиссариатының Баш геологы-гидро-геодезия идаралыгы (ГА) баш инженеры һәм начальнигы урынбасары.

1937 елдан бирле — СССР Фәннәр академиясе геология институтының гыйльми эш буенча директор урынбасары.

19391942 елларда — Идел-Башкортстан карамай экспедициясенең гыйльми җитәкчесе.

А. А. Блохин 22 фәнни эш бастырып чыгара[4]. Башкортстанда беренче һәм иң зур Ишембай карамай яткылыгын ача. Бөек Ватан сугышы елларында Созгеоразведка һәм соңыннан Идел-Башкорт экспедициясен булдырганда оештыру эшләре алып бара.

А. А. Блохин 1942 елның 6 октябрендә Ишембай шәһәрендә йөрәк чиреннән вафат була. Ишембай шәһәр хакимияте һәм «Башнефтекомбинат» җитәкчелеге геолог гаиләсенә аны бу шәһәрдә җирләргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Ризалык алганнан соң, геолог галимды Геологическая, Молотов, Бульварная һәм Механик урамнары арасындагы скверда җирлиләр, соңрак бу скверга геолог исеме бирелә. Каберенә бораулау вышкасы күренешендәге ак мәрмәр обелиск куелган. Обелиск проектын Ишембай рәссамы И. М. Павлов эшләгән[5]. Кабер янына куелган обелискта танылган геологны «башкорт нефтен беренче ачучы» дип атаганнар[6]. .

Комиссияләрдә һәм оешмаларда әгъзалык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1921 май — РКП(б.).
  • 1937 — Мәскәүдә халыкара геология конгрессын чакыру буенча оештыру комитетының генераль секретаре урынбасары.
  • 1937 — 25 томлык «ССРБ Геологиясе» басмасының баш мөхәррире.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишембай шәһәрендә Блохин урамы бар, ул шәһәрнең төп транспорт артерияләренең берсе. 4-се микрорайонда, Бульварный һәм Блохин урамнары кисешкән җирдә А. А. Блохин исемендәге сквер урнашкан. Шушы ук шәһәрдә 1992 елның 16 маенда башкорт нефтен ачуның 60 еллыгы истәлегенә НГДУ «Ишембайнефть» бинасы янында ак мәрмәрдән А. А. Блохин һәйкәле ачыла. Һәйкәл авторы — Стәрлетамак скульпторы М. П. Шабалтин.

Стәрлетамак шәһәрендә Тынычлык урамы, 55нче йорт адресы буенча урнашкан офис бинасы фасадында А. А. Блохинга мемориаль тактаташ куелган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Наливкин Д. В. А. А. Блохин // Известия АН ССРБ. Серия геология. 1942. № 5/6. С. 118-119.
  • Тихомиров В. В., Воскресенская Н. А. 20 лет со дня смерти А. А. Блохина // Советская геология. 1962. № 11. С. 129-130.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Блохин Алексей Александрович // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 26 май 2019)
  • А. А. Блохин н gubkin.ru
  • Зайнетдинов, Э. Первооткрыватель // Истоки. — 2010. — № 12 (884) (26 май).
  1. Блохин А. А. Основные итоги и задачи разведки Ишимбаевского месторождения нефти // Нефтяное хозяйство. 1934. № 6. С. 17-27.
  2. Блохин А. А. Автобиография. 1935. 2 с.
  3. Никольская Е. А. Биографические сведения о Алексее Александровиче Блохине. 1945. 2 с
  4. Блохин А. А. Библиография в Информационной системе История геологии и горного дела.
  5. Никулочкин Д. В. (2014-11-12). Два города, два обелиска (pdf) pp. С. 2. Подметки+. 2015-01-12 тикшерелде.
  6. БАШвестЪ — Первая интернет-газета Республики Башкортостан