Алибәк Койлакаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алибәк Койлакаев latin yazuında])
Алибәк Койлакаев
Туган телдә исем Алибәк Байморат улы Койлакаев
Туган 23 май 1982(1982-05-23) (41 яшь)
СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Нугай районы, Терекли-Мектеп
Милләт нугай
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам

Алибәк Койлакаев, Алибәк Байморат улы Койлакаев (нуг. Алибек Баймуратович Койлакаев, 1982 елның 23 мае, СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Нугай районы, Терекли-Мектеп) ― рәссам-график. Картиналар язганда тушь һәм каләм куллана. Әсәрләрендә милли эпос темалары, танылган тарихи шәхесләр (Алтын Урда хакимнәре һәм билгеле хәрби җитәкчеләр) образлары өстенлек итә.

Тышкы рәсемнәр
Картиналары

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елның 23 маенда Дагстан АССР Нугай районы административ үзәге Терекли-Мектеп авылында туган. Әтисен иртә югалта, әнисе Синдик Кусеповнага ике улын: Алибәк һәм аның энесе Әдилбәкне берүзе тәрбияләргә туры килә. Алибәк берьюлы ике мәктәптә укый: гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәбендә (хәзер Сраждин Батыров исемендәге мәктәп). [1] 9 сыйныфны тәмамлагач, Махачкаладагы М. А. Джемал исемендәге сәнгать училищесына укырга керә, чөнки аны һәрвакыт сынлы сәнгать һәм нәкъ менә шушы өлкәдә белем алу, үз сәләтен гамәлдә куллану, шулай ук аны башкалар белән уртаклашу омтылышы кызыксындыра. Училищеда 4 ел укып, 1997 елда агач буенча мастер дипломын ала. «Скрипач» скульптура композициясе өчен Дагстан рәссамнары конкурсында (2002 елда) беренче дәрәҗә диплом ала.

2002-2009 елларда «рәссам–график» һәм «дизайнер-график» белгечлекләре буенча Краснодар дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы Сәнгать-сәнәгать академиясендә укый. Диплом эше – «Нугай далалары» картинасы. Рәссам үз техникасын булдыра. Картиналарны кәгазьдә акрил тушь һәм рапидограф (махсус каләм, ул тушьлы баллоннан һәм торбачыкан тора; торбачык аша нәзек энә үтә, аның аша тушь кәгазьгә төшә) кулланып ясый. [2]

2009 елда укуын тәмамлагач, туган авылына кайта, анда үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, балаларга мастер-класслар бирә, шулай ук кызыклы күргәзмәләр оештыра.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатында тарихи графика, сюрреализм әсәрләре күпчелекне тәшкил итә, шул ук вакытта интерьер бизәү, сувенирлар ясау белән дә мавыга. Рәссам нугайларның эпик хикәятләренә, шулай ук «Идегәй» дастанына мөрәҗәгать итә, картиналарында Алтын Урда чорындагы нугайларның көнкүреше күренешләрен яңарта. Иҗатының нигезендә билгеле Алтын Урда хакимнәре һәм хәрби җитәкчеләре портретлары, мәсәлән, әмир Идегәй (1352–1419); Аттила – 434 елдан 453 елга кадәр гунннар башлыгы, үз хакимлеге астында Рейннан Төньяк Кара диңгез буена кадәр варвар кабиләләрен берләштергән; Иван Грозный, Александр Невский портретлары, сугыш күренешләре, апофеистик картиналар, башка сюжетлар. [3]

Рәссам сынлы сәнгать буенча бөтенроссия, шулай ук республика форумнарында һәм чараларында катнаша. Шәхси күргәзмәләре Терекли-Мектепта (2010), Мәскәүдә (2010), Махачкалада (2010–2012), Санкт-Петербургта (2011), Ставропольдә (2012–2013), Пятигорскида (2010–2013), Грозныйда (2014, «Ногай Эл»), Махачкалада (2013, «Вакыт Каһарманнары»), Истанбулда (2016), Астанада (2013, «Сәнгать кичә, бүген һәм иртәгә»; 2015, «Вакыт Каһарманнары»; 2015, «Гасырлар төпкеленнән» [4]), Атырауда (2020, «Алтын Урда») һ. б. урыннарда уздырылган.

Кайбер картиналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Койлакаев. «Казан патшабикәсе Сөембикә улы белән». 2012
  • Александр Невский
  • Куликово сугышы. Кочубей һәм Пересвет
  • Ногай хәрбие
  • Пәһлеваннар көрәше
  • Варвар
  • Казан патшабикәсе Сөембикә улы белән
  • Иван Грозный
  • Идегәй
  • Атилла
  • Чыңгыз хан
  • Александр Македонский
  • Рамзан Кадыйров портреты
  • Виктор Цой
  • Койлакай пәһлеван
  • Һ.б.
« Уникаль эшләр. Бу минем фикерем генә түгел, күпләр яшь нугай рәссамының эшләренә сокланалар. Аның эшләреннән көчле энергетика килә. Чыңгыз хан чоры сугышчыларына багышланган эшләрендә көч, рух, курку белмәү, дала җайдакларының көче һәм җитезлеге күренә[5]
Висанпаша Ахматов, Ә. Кадыйров исемендәге Мемориаль дан комплексы (Грозный, Чечня) генераль директоры урынбасары
»

Яр Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналының 2023 елның март ае санында рәссамның тарихи графика үрнәге урнаштырылган (72нче биттә).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны, балалары. Гаиләсе белән Кабарда-Балкар Республикасының Майский шәһәрендә яшәгән, 2013 елдан чакыру буенча Казакъстан башкаласы Астанада яши һәм TOO Empire ltd сувенир компаниясендә дизайнер рәссам булып эшли. [2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]