Алмания капитуляциясе турында килешү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алмания кораллы көчләре берсүзсез капитуляциясе турында акт
Вермахт Югары сәргаскәрлеге башлыгы Вилһелм Кейтел Карлсһорстта капитуляцияне имзалый
Георгий Жуков капитуляция текстын Карлсһорстта укый
Генерал-полковник Альфред Йодль Реймста капитуляцияне имзалый
Юрий Левитан Алмания кораллы көчләре берсүзсез капитуляциясе турында акт хакында белдерә

Алмания капитуляциясе турында килешү яки Алмания кораллы көчләре берсүзсез капитуляциясе турында акт (русча Акт о безоговорочной капитуляции германских вооружённых сил, инглизчә German Instrument of Surrender, фр. Actes de capitulation de l’Allemagne nazie, алм. Bedingungslose Kapitulation der Wehrmacht) — 1945 елның 7 маенда имзаланган, үзәк Аурупада 8 маенда, ССРБда 9 маенда үз көченә кергән юридик килешү, аның буенча Икенче Бөтендөнья сугышында Алманиянең җиңелүе раслана, алман кораллы көчләре сугыштан чыга, Икенче Бөтендөнья сугышының барлык фронтларында алман гаскәрләре каршылык күрсәтүне туктата, әсирлеккә бирелә, кораллары җиңгән якка тапшырыла.

Әлеге килешү 1945 елның 7 мае төнге 02:41 сәгатендә (үзәк Аурупа вакыты) Франциянең Реймс шәһәрендә имзаланган.

1945 елның 8 мае үзәк Аурупа вакыты буенча кичке 23:01 сәгатендә, Мәскәү вакыты буенча 9 мае төнге 01:01 сәгатендә Наци Алмания капитуляциясе турында килешү үз көченә кергән.

Сталин таләбе буенча Берлин шәһәре Карлсһорст бистәсендә 8-9 май төнендә капитуляция акты икенче тапкыр имзаланган.

Капитуляцияне имзалау турында ил башлыклары рәсми рәвештә игълан иткән көн - Аурупада 8 май, ССРБда 9 май - әлеге илләрдә Җиңү Көне буларак билгеләп үткәрелә.

Беренче капитуляция актын Реймста Алмания ягыннан генерал-полковник Альфред Йодль, ССРБ ягыннан Иван Суслопаров, АКШ ягыннан Уолтер Беделл Смит имзалаган. Сталин әлеге имзаланудан ачуы килгән һәм аны танырга баш тарткан, Берлинда яңа чын капитуляция актын имзаларга таләп иткән.

Икенче капитуляция актын Берлиннның бистәсендә Алмания ягыннан Вермахт Югары сәргаскәрлеге башлыгы Вилһелм Кейтел, Лүфваффе вәкиле генерал-полковник Штумпф һәм кригсмарине вәкиле адмирал фон Фридебург имзалаган, Бөекбритания ягыннан Артур Теддер, ССРБ ягыннан маршал Жуков Алмания капитуляциясен кабул иткән.

Капитуляцияне кабул итеп, ССРБ Алмания белән солых килешүен имзаламаган, формаль рәвештә сугыш халәтендә калган, тик 1955 елның 25 гыйнварында ССРБ Югары Шурасы Алмания белән сугыш халәтен туктау турында әмер кабул иткән, ләкин 1945 ел 9 маенда Бөек Ватан сугышы тәмамланган дип санала.

Алдан килешүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми капитуляция алдыннан Өченче рейхның кайбер гаскәрләре өлешчә капитуляцияләр имзалаган.

  • 1945 ел 29 апреле - Италиядә "С" гаскәрләр төркеме капитуляциясе турында Казертада генерал-полковник Фитинһоф-Шеел имзалаган
  • 1945 ел 2 мае - Берлин гарнизоны капитуляциясе турында Һелмут Вейдлинг Кызыл Гаскәр белән имзалаган
  • 1945 ел 4 мае - Һолландия, Даниядә алман гаскәрләре капитуляциясе турында алман адмиралы Һанс Фридебург Бернард Монтгомери белән имзалаган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видео