Анатолий Воронов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Воронов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 17 сентябрь 1911(1911-09-17)
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлем датасы 1 май 1995(1995-05-01) (83 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Ире яки хатыны Мария Александровна Генкель[d]
Балалар Георгий Анатольевич Воронов[d]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре эколог, географ, гиябатаник
Эшчәнлек өлкәсе геоботаника[d], Экология һәм медицинская география[d]
Эш урыны Пермь дәүләт университеты, Пирем дәүләт мәгарифбелем үнивирситите, МДУның география факультеты[d] һәм Естественнонаучный институт Пермского университета[d]
Әлма-матер Россия ФА Зоология институты[d] һәм Биологический факультет МГУ[d]
Академик дәрәҗә биология фәннәре докторы[d]
Шәкертләр Второв, Пётр Петрович[d] һәм Николай Дроздов
Активлык урыны Пермь дәүләт университеты
Бүләкләр
ССҖБ дәүләт премиясе РСФСР атказанган фән эшлеклесе

Анатолий Георгиевич Воронов (17 сентябрь 1911, Санкт-Петербург — 1 май 1995, Мәскәү) —рус геоботанигы, эколог, биогеография, медицина географы. Пермь педагогия институтының география факультеты деканы (1937—1944), «Җаек алды» тыюлыгы директоры (1946—1951), Мәскәү дәүләт университеты география факультетының биогеография кафедрасы мөдире (1953-1988). Биология фәннәре докторы, профессор.

Авторлар коллективы составында Куба Милли атласын төзүдә катнашканы өчен ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1973)[1]. РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре (1982)[1]. Эколог Г. А. Вороновның әтисе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда Мәскәү дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый.

1934— 1937 елларда — Мәскәү университетының ботаника фәнни-тикшеренү институты аспиранты.

1937—1944 елларда — өлкән укытучы, доцент, Пермь педагогия институтының география факультеты деканы.

1944—1947 елларда — СССР ФА Зоология институтының (Ленинград) докторанты.

1946 елдан алып 1951 елга кадәр — Пермь дәүләт университеты каршындагы Пермь университеты Табигый фәннәр институтының өлкәнг гыйльми хезмәткәре, «Җаек алды» тыюлыгы директоры.

1951 елдан —Мәскәү дәүләт университетының география факультеты профессоры, 1953 елдан — биогеография кафедрасы мөдире. В.В. Алехин һәм А. Н. Формозовның укучысы. 1988—1994 елларда — М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биогеография кафедрасы профессоры.

А. Г. Воронов — методология һәм биогеография укыту өлкәсендә белгеч, биогеографиядә географик юнәлеш яклы. Үсемлекләр һәм хайваннар донъясы бәйләнешен, бу мөнәсәбәтләрнең зона үзенчәлекләрен өйрәнә[2].

Мәскәү университетында аның тарафыннан «Биогеография», «Геоботаника», «Медицинская география» кебек фундаменталь курслар оештырыла һәм укыла. Тәбигатне сынаучылар Мәскәү җәмгыйәтенең вице-президенты, Бөтен Союз география оешмасының Мәскәү филиалы рәисе урынбасары, ССРБ ФА хайваннар донъясын реконструкциялау, саклау һәм өйрәнү буенча Совет президиумы әгъзасы булып тора. ССРБ география җәмгыятенең Мәскәү филиалы медицина географиясе комиссиясендә тора.

1958—1959 елларда Кузьмин университетында укыта (Юньнань провинциясе, КХР).

1972 һәм 1967 елларда Кубада эшли.

1971, 1976-1977 һәм 1980 елларда Пацифика Көньяк-Көнчыгыш утрауларын тикшерә («Калисто» рейслары).

Биогеография буенча дәреслекләр (1963, 1985), биш йөзгә якын фәнни эшләр авторы[1].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Воронов А. Г. Биогеография (с элементами биологии). — М.: Изд-во МГУ, 1963
  • Воронов А. Г. Изучение биоценотических связей — одна из задач современной биогеографии. // Вопросы географии. 1966. — Сб. 69. — С. 3—10.
  • Воронов А. Г. Некоторые направления развития современной биогеографии // Современные проблемы зоогеографии / Под ред. А. Г. Воронова, Н. Н. Дроздова. — М.: Наука, 1980. — С. 6—20.
  • Воронов А. Г. Медицинская география. Т. 1. Общие вопросы. М.: МГУ, 1981.
  • Воронов А. Г. Место биогеографии в системе наук и её будущее // Теоретические и прикладные аспекты биогеографии / Под ред. Н. Н. Дроздова и др. — М.: Наука, 1982. —С. 4—10.
  • Воронов А. Г. Корни и ветви биогеографии // Современные проблемы биогеографии / Под ред. Н. Н. Дроздова, Е. Г. Мяло. — М.: Изд-во МГУ, 1982. — С. 19—40.
  • Воронов А. Г., Дроздов Н. Н., Мяло Е. Г. Биогеография мира. — М.: Высшая школа, 1985.
  • Воронов А. Г. Геоботаника: Учеб. пособие для ун-тов и пед. ин-тов — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Высшая школа, 1973. — 384 б. — 18000 экз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Малхазова С. М. (2008). Воронов А. Г.. О факультете. МГУ имени М.В.Ломоносова, Географический факультет. 2011-09-13 тикшерелгән.
  2. Воронов. Библиотека по географии. GeoMan.ru. 2011-09-13 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Современные проблемы биогеографии: Сборник статей к 70-летию со дня рождения А. Г. Воронова / Под ред. Н. Н. Дроздова, Е. Г. Мяло. — М.: Изд-во МГУ, 1982.
  • Воронов Г. А. Воронов Анатолий Георгиевич // Профессора Пермского государственного университета (1916—2001) — Пермь: Изд-во Перм. ун-та, 2001. — Б. 31. — 280 б. — 3000 экз. — ISBN 5-8241-0252-X.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]