Антон Веберн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антон Веберн latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Антон Веберн
Anton Webern in Stettin, October 1912.jpg
Әйтелеш
Туган 3 декабрь 1883(1883-12-03)
Вена, Австрия
Үлгән 15 сентябрь 1945(1945-09-15) (61 яшь)
Миттерзилль[d], Целль-ам-Зе[d], Зальцбург[d], Аустрия[1]
Милләт австрияле
Ватандашлыгы Австрия
Әлма-матер Вена университеты[d]
Һөнәре көйязар, дирижур, музыкачы
Mittersill Webern-Grab 1.png

Commons-logo.svg Антон Веберн Викиҗыентыкта

"Күзләр ялкыны", ор.26, А.Веберн тарафыннан хор өчен Хильдегард Йоне сүзләренә язылган әсәр.

Антон Веберн (алман. Anton Friedrich Wilhelm von Webern, 3 декабрь 1883 ел, Вена; 15 сентябрь 1945 ел, Миттерзилль, Зальцбург, Австрия; тулы исеме: Антон Фридрих Вилһелм фон Веберн) - Австрия көйязары, дирижер. Яңа Вена көйязарлар мәктәбенең таныклы әһеле, Арнольд Шөнбергның шәкерте.

Вебернга карата Аурупаның иң алдынгы көйязарлары тарафыннан кызыксыну XX гасырның икенче яртысында уяна. "Синең Вебернга карашың буенча, кем икәнлегеңне әйтермен" дигән сүзләр бу чорның күп таныклы шәхесләренә хас[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елның 3 декабрендә Вена шәһәрендә тау инженеры Карл фон Веберн гаиләсендә дөньяга килә. Атасы Авыл хуҗалыгы министрлыгын хезмәткәре булып эшли, анасы Амалия Гер итче гаиләсендә туган була[3]. Веберн ике яшеннән үк музыкага тартыла, беренче укытучысы Эдвин Комауэр аны фортепиано һәм виолончельда уйнарга өйрәтә.

Клагенфурт гимназиясен тәмамлап, Антон Веберн 1902 елда музыка белгече буларак Вена университетына укырга керә. Университетта Гвидо Адлер классында укый.

Бу шәкерт елларында Арнольд Шөнберг белән таныша һәм аннан 1904-1908 елларда композиция дәресләрен ала. 1906 елда Антон Веберн университетны тәмамлый, XV-XVI гасыр композиторы Һенрих Изаакның "Констанц хораллары" (лат. Choralis Constantinus) җыентыгына багышланган диссертация яклый[4]. Ренессанс дәвереның мәдәнияте белән кызынсыну көйязарның стиленә зур йогынты ясыячак.

1908-1918 елларда Антон Веберн кечкенә оркестрлар дирижеры буларак чыгышлар ясый[3]. 1918-1921 елларда Шәхси музыкаль чыгышлар җәмгыятен оештыруда зур өлеш кертә. Бу җәмгыять тарафыннан чорның иң мөкәммәл әсәрләре башкарыла, шул исәптә Клод Дебюсси, Бэла Барток, Альбан Берг(рус.), Густав Малер, Морис Равель(рус.), Эрик Сати, Рихард Штраус, Игорь Стравинский, Антон Веберн үзе һәм башка композиторлар әсәрләре. 1921 елда җәмгыять ябыла, һәм Веберн 1922-1932 елларда Вена эшчеләр оркестры һәм хоры җитәкчесе урынын ала. 1928-1938 елларда Австрия радиосы оркестрының дирижеры булып хезмәт итә. 1920-елларда композитор әсәрләре дөньякүләм таныклыкка ирешә, Австрия, Алмания, Бөекбритания, АКШның күп концентрларында башкарыла.

Нацизм идеологиясе урнашу белән, композитор эшеннән куыла, аның һәм башка Яңа Вена мәктәбе композиторларының әсәрләре "культур большивизм", "дегенератив сәнгать" дип исемләнә һәм башкарылудан мәхрүм ителә. Атаклы композитор, гаиләсен тәэмин итү өчен, элегрәк аның әсәрнең даими бастырып барган матбагага, бик түбән хезмәт хакына ризалашып, ноталар мөхәррире эшенә керә[3]. Бу авыр елларны кичерүдә аңа сынлы сәнгать остасы Йозеф Хумплик һәм аның хатыны шагыйрә, кыл каләм остасы Хильдегард Йоне белән аралашу зур ярдәм күрсәтә[5].

1945 елның 15 сентябрендә мәшһүр композитор америка пешекчесе тарафыннан атылып үтерелә. Исерек хәлендәге америка пешекчесе тәмәке чыгарып барган композиторны салкын корал чыгара дип белә һәм тизрәк саклану максаты белән үз кораллыннан композиторга пуля җибәрә[5].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор Яңа Вена мәктәбе әһелләренең берсе. Бу төркем композиторларның төп юнәлеше - серияле музыка иҗат итү. Бу юнәлештә иң камил иҗат иткән композитор Веберн булып тора[5]. А.Берг белән А.Шөнберг үтеп барган романтизм йогынтысыннан котыла алмаган, шуңа күрә аларның музыкасында кара төсләр өстенлек ала, музыкаль экспрессионизм юнәлеше барлыкка килә[6]. Веберн музыкасына яктылык, әсәрләрнең инструментламә һәм шәкелләренә үтә камиллек хас[7]. Вебернның соңгы әсәрләре XX гасырның икенче яртысында киң таралыш тапкан сериализм юнәлешенә якынлашалар.

« Ул без һәм музыкаль объект арасында яңа чикләр булдыра һәм бу җәһәттән яңа музыкаль киңлек ача.
Игорь Стравинский
»

Густав Малерның "Җир җыры" әсәренең Мүнхен шәһәрендә башкарылуын белгәч, Антон Веберн үзенең якын дусты Альбан Бергка(рус.) 1911 елда хат яза:

« Дустым, бу гомердә иркәләмәде мине бәхет! Кая юлым ята соң? Тауларга тартылам, анда тынычлык, анда минем ялгыз калбем таләп иткән газиз тынычлык!
Антон Веберн
»

Тауларга соклану композитор өчен бик тә хас, аның хатларында, әсәрләрендә таулар темасы зур алып тора[8].

Композитор иҗаты белгечләр тарафыннан 3 периодка бүленә[5]:

  1. ор.1-2
  2. ор.3-16; ор.17-ор.20
  3. ор.21-31

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Christian Mason Anton Webern and the influence of Heinrich Isaac. — 2005.
  • А.Минакова, С.Минаков Всеобщая история музыки. — Мәскәү: Эксмо, 2009. — бит 288-289.
  • Ю.Н.Холопов, В.Н.Холопова Антон Веберн. — Мәскәү: Совет композиторы, 1984.
  • Р. Х. Лаул Антон Веберн // История зарубежной музыки. Начало XX века — середина XX века / В. В. Смирнова Т. 6. — P. 298-299.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Веберн Антон // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Щедрин Р.К. Кереш сүз // Антон Веберн / Холопов Ю.Н., Холопова В.Н.. — Мәскәү: Совет композиторы, 1984., - Б.3.
  3. 3,0 3,1 3,2 А.Минакова, С.Минаков Всеобщая история музыки. — Мәскәү: Эксмо, 2009. — бит 288-289.
  4. Christian Mason Anton Webern and the influence of Heinrich Isaac. — 2005.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Р. Х. Лаул Антон Веберн // История зарубежной музыки. Начало XX века — середина XX века / В. В. Смирнова Т. 6. — P. 298-299.
  6. Щедрин Р.К. Кереш сүз // Антон Веберн / Холопов Ю.Н., Холопова В.Н.. — Мәскәү: Совет композиторы, 1984. — 8 б.
  7. Щедрин Р.К. Кереш сүз // Антон Веберн / Холопов Ю.Н., Холопова В.Н.. — Мәскәү: Совет композиторы, 1984. — 11 б.
  8. Ю.Н.Холопов, В.Н.Холопова Антон Веберн. — Мәскәү: Совет композиторы, 1984. — бит 78, 79, 81, 92.

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]