Астрид Шведская
Астрид Шведская (швед. Astrid av Sverige; 17 ноябрь 1905 ел, Стокгольм — 29 август 1935 ел, Кюснахт-ам-Риги) — Бельгия королевасы, король Леопольд III-нең беренче хатыны, тумышы белән принцесса Шведская.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Принцесса Астрид София Ловиза Тюра принц Карл Шведский, герцог Вестготландский (1861—1951) һәм принцесса Ингеборганың (1878—1958) гаиләсендә туа. Атасы буенча — Швеция короле Оскар II һәм София Нассауская оныгы, әнисе буенча — Дания короле Фредерик VIII и Луиза Шведская оныгы.
Принцесса Астрид ике өлкән апасы Маргарита (1899—1977), киләчәктә принцесса Датская, Марта (1901—1954), киләчәктә Норвегия кронпринцессасы, һәм энесе Карл Густав (1911—2003) белән үсә. Белемне өйдә ала.
Үтә торган балларның берсендә Астрид Бельгия варисы, принц Леопольд, герцог Брабантский белән таныша. Күпмедер вакыт үткәч, 1926 елның мартында Леопольд үзенең әнисе патшабикә Елизавета белән яшерен рәвештә Стокгольмга килә. Яшьләр бер-берсен белер өчен күп вакытларын бергә үткәрә. Озакламый Бельгия короле йорты ике яшнең ярәшүе турында игълан итә, аннары патшабикә Елизавета: «бу никах мөхәббәт нигезендә корыла. Бер дә махсус оештырылмады. Леопольд белән Астрид бернинди басымсыз яки дәүләт мәнфәгате хакына дигән уйсыз үз тормышларын берләштерергә карар итә», — дия.
Гражданнар тантанасы 1926 елның 4 ноябрендә Стокгольмда, ә дини тантана — 1926 елның 10 ноябрендә Брюсселдә үтә. Лютеран динен тоткан Астрид католик диненә күчә. Бельгияда принцессаны яраталар. Халык аны «Кар принцессасы» дип атый.
1934 елның 17 февралендә король Альберт I фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң, титул мирас буларак, аның иренә күчә, соңыннан ул король Леопольд III исемен кабул итә. Принцесса Астрид Белгия халкының королевасына әйләнә. Ул шәфкатьлелек белән шөгыльләнә. Бельгиядагы икътисади кризис вакытында ярлылар өчен кием һәм азык җыя. Патшабикә Астрид бик күп вакытын балалары белән үткәрергә тырыша, этикетны бозып булса да алар белән бульвар буйлап бер нинди саксыз йөри.
1935 елның августында король һәм патшабикә олы балалары белән Швейцариядә ял итә. Балалары Брюссельгә кайтып киткәч, 29 августа король белән патшабикә үзләренең соңгы экскурсиясенә юллана, руль артында Леопольд утырган була. Яңгыр суыннан юеш юлда Кюснахт-ам-Риги янында Фирвальдштет күле ярында автомобиль юлдан читкә чыга һәм агачка барып бәрелә.
Астрид шунда ук һәлак була, Леопольдның тәне генә сыдырыла. Кайбер мәгълүматлар буенча, егерме тугыз яшьлек патшабикә дүртенче балага йөкле була.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1934 елның гыйнварында Ларс Кристенсенның норвег экспедициясе «Торсхавн» судносында йөзеп барганда Көнчыгыш Антарктиданың көнчыгыш озынлыгының 81° һәм 87,5 ° арасында урнашкан яр буен Бельгиянең булачак короле һәм королевасы хөрмәтенә Леопольд белән Астрид яры, дип атый.
Балалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Жозефина Шарлотта (1927—2005) — 1953 елдан бөек герцог Жан Люксембургның хатыны,
- Бодуэн (1930—1993) — 1960 елда Фабиоле де Мора һәм Арагонга өйләнә,
- Альберт II (1934) — 1959 елда Паоле Руффо ди Калабриагә өйләнә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #123076595 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Lundy D. R. The Peerage
- ↑ 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе