Эчтәлеккә күчү

Аһ син, заман (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аһ син, заман (җыр) latin yazuında])
«Аһ син, заман»
Җыр
Язылган 1910
Көй авторы халык көе
Сүзләр авторы Зариф Бәшири

«Аһ син, заман», «Заманга хитаб» ― соңгы елларда интернет челтәрендә таралган җыр. «Беренче бөтендөнья сугышы әсирләре җыры», «1916 елда Германиядә немецлар тарафыннан татар әсирләреннән язып алынган язмалар нигезендә барлыкка килгән халык җыры», «татар халык җыры» дип тәкъдим ителә. Чынбарлыкта, татар шагыйре Зариф Бәширинең 1910 елда «Өмет» матбагасында дөнья күргән «Милләт кайгысы яки вәгазәнә бер хитап» исемле шигырьләр җыентыгында «Заманга хитаб» исеме белән урын алган әсәр[1].

Җырның язылу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче бөтендөнья сугышы чорында тоткынлыкка төшкән татарлардан немец этнографлары җырлар яздырып алган (барлыгы 43 пластинка, алар Пруссия король (милли) китапханәсендә сакланган). Шәрык белгече профессор Готһолд Вайль (Gotthold Weil, 1882―1960), җырларны тәрҗемә итеп, 1930 елда Берлинда җыр, фольклор текстлары, мәкальләр, табышмаклар, төрле сүз үрнәкләрен эченә алган «Tatarische Texte» (Татар текстлары) дигән җыентык бастырып чыгара[1].

Әлеге җыентыкта (һәм пластинкада) 1916 елда яздырып алынган «Аһ син, заман» җыры бар. Җырны әсирлеккә эләккән Тубыл мөгаллим-мөәзине Нурмөхәммәт Хисаметдинов башкара (1885 елгы, Кызылбай татар мәктәбен тәмамлаган, рус һәм татар телләрен белгән)[1].

Германиядә яшәгән журналист һәм режиссер Нәсүр Юрушбаев әлеге китапны һәм аудиооязмаларны Казанга алып кайтып, киң җәмәгатьчелеккә таныта. 2009 елда «Татар текстлары» китабы Казанда басылган (җаваплы мөхәррире Фәнзилә Җәүһәрова)[2].

«Аһ син, заман» («Заман») җыры Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, М. Кәшипов эшкәртүендә), Адилә Әхмәтова (Adabeli төркеме солисты), Айгөл Галиуллина (Төркия) репертуарында урын алган. Көйне Камал театры оркестры солисты Динә Закирова төрек милли уен коралы каманчада[d] башкара[1].

Җырчылар әлеге ядкәрне «Беренче бөтендөнья сугышы әсирләре җыры» яки «татар халык җыры» дип тәкъдим итә. Әлеге җырның авторы (яисә китаби текстны яки фольклор үрнәген теркәп калдыручы кеше) ― Зариф Бәшири (1888―1962) булган. Җыр аның 1910 елда «Өмет» матбагасында (хуҗасы В. Әхмәтов) дөнья күргән «Милләт кайгысы яки вәгазәнә бер хитап» исемле шигырьләр җыентыгында «Заманга хитаб» исеме белән урын алган. Җырның «Ай бәгърем Нәгыймә» көенә башкарылырга тиешлеге искәртелгән[1].

Зариф Бәшири җыентыгында «Заманга хитаб» әсәре 20 дән артык дүртьюллыктан тора. 1916 елда әсирлектә Нурмөхәммәт мөәзин Хисаметдинов әлеге җырның 5 дүртьюллыгын башкарган. Хәзерге заман җырчылары аның 4 кенә дүртьюллыгын башкара[1], шулай ук әсирлектән кайткан язмага ияреп, «Сахра, галәм мәйдан алып, хакыйкать аста калган», дип ялгыш җырлыйлар. Зариф Бәшири язып калдырган юллар исә мәгънәви яктан дөрес яңгырый: «Җәбер-золым мәйдан алып, хакыйкать аста калган»[1].

Җыр тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафил улган татарларны
Ник уйгатмыйсың, заман ?
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник уйгатмыйсың һаман ?

Аңлат гыйлем кирәклеген
Тормасын алар надан!
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник аңлатмыйсың һаман ?

Юк аларда алга бару,
Ялкау яталар һаман.
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник кузгатмыйсың һаман?

Җәбер-золым мәйдан алып,
Хакыйкать аста кал(г)ан.
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник уйгатмыйсың һаман ?

Болыт китте, кәрван күчте,
Татарлар йоклап кал(г)ан.
Аһ син, заман, заман, заман,
Ник кузгатмыйсың һаман? [3]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Ленар Гобәйдуллин. «Заманга хитаб» җыры. «Безнең мирас», 2024 ел, апрель, 104-107нче бит.
  2. Искәндәр Гыйләҗев. Мөселман хәрби әсирләренең хатлары. Казан утлары, 2014, № 6, 154-169нчы бит.
  3. «Татарларны үзгәрешкә чакыру». «Безнең мирас»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]