Эчтәлеккә күчү

Готһолд Вайль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Готһолд Вайль latin yazuında])
Готһолд Вайль
Туган телдә исем Готһолд Эльяким Вайль
алман. Gotthold Eljakim Weil
Туган 13 май 1883(1883-05-13)
Алмания, Берлин
Үлгән 25 апрель 1960(1960-04-25) (76 яшь)
Израиль, Иерусалим
Күмү урыны «Синедрия» зираты[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Алмания байрагы Алмания
Исраил байрагы Израиль
Һөнәре шәркыятьче, китапханәче, профессор
Эш бирүче Франкфурт университеты[d] һәм Яһүдилек югары мәктәбе[d]

 Готһолд Вайль Викиҗыентыкта

Готһолд Вайль, шулай ук Готтхольд Вайль[1] (яһүд. אליקים גוטהולד וייל, алман. Gotthold Eljakim Weil, 1883 елның 13 мае, Алмания, Берлин1960 елның 25 апреле, Израиль, Иерусалим) – алман-израиль шәрык белгече, филолог һәм китапханәче, Франкфурт университетының филология профессоры, Иерусалимда яһүд университетының Көнчыгыш бүлегенә нигез салучы. 1916 елның февраленнән гарәп имласында татарча язылган хатларның цензоры. «Татар текстлары» җыентыгы (Берлин, 1930) авторы [2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елның 13 маенда Берлинда туган. Алмания башкаласындагы Ирекле университетны тәмамлаган.

1914 елдан Берлинның Ирекле университетында китапханәче, тюркология буенча семинарлар алып баручы. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән татарларның гарәп имласында татарча язылган хатларының цензоры (ярдәмчесе Берлин университеты стоматология бүлеге студенты Бәдри Кәмалетдин улы Сәйфелмөлеков).

1918 елдан Пруссия Милли китапханәсенең Шәрык бүлеген җитәкли. 1931-1934 елларда – Франкфурт шәһәрендәге Гёте университетында шәрык фәннәре профессоры, Берлинның Яһүди институтында укыта.

1933 елда хакимияткә килгән национал-социалистлар Готһолд Вайльне, яһүд булган өчен, мәҗбүриләп, эшеннән азат итәләр.

Фәләстыйнда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елда Фәләстыйнга күчә һәм 1948 елга кадәр Иерусалим шәһәрендәге Яһүди университетында Милли китапханәнең җитәкчесе булып тора. 1960 елның 25 апрелендә Иерусалимда вафат.

Татар текстлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Готһолд Вайль Аурупа галимнәре арасыннан беренчеләрдән булып татар теленә, фольклорына, музыкасына игътибар иткән[3].

1923 елда Берлинда нәшер ителгән «Чит халыклар арасында» дигән җыентыкның «Татарлар» мәкаләсен Готһолд Вайль язган.

« Татарларга гаҗәеп тырышлык һәм максатчан энергия хас. Иң рәхимсез эзәрлекләүләр дә аларның рухын һәм ихтыярын бастырмады, киресенчә, ныгытты гына. Аларның мәкальләре шуны раслый – безнең алдыбызда кыргый Шәрекъ халкы түгкл, максатка омтылышлы Аурупа вәкилләре. Аларның тырышлыгы файда китерсен өчен, туган илләренә яңы ысуллар алып кайтырга ниятләп, хәрби әсирләрнең кечкенә, ләкин сизелерлек төркеме Алманиядә калды, без аларның университетларда, мәктәпләрдә, фабрикалар һәм остаханәләрдә тырышканнарын күрәбез, һәм алар тугрылыклары белән Татарстандагы милләттәшләрен куандыралар[3]
Готһолд Вайль
»

Беренче бөтендөнья сугышында Алманиядәге ике лагерьда (Вюнсдорф, Ван) айлар буе әсирләр белән аралашып, аларны сөйләткән һәм җырлаткан, ишеткәннәрен язып барган, аларны пластинкага яздырып, Пруссия Милли китапханәсе фондларына тапшыра. 1930 елда Берлинда җыр, фольклор текстлары, мәкальләр, табышмаклар, төрле сүз үрнәкләрен эченә алган «Tatarische Texte» (Татар текстлары) дигән җыентык бастырып чыгара (2009 елда Казанда яңадан басылган)[3].

Җыентык өч бүлектән тора: җырлар, чәчмә язмалар һәм грамматик язмалар. Автор татар текстларын тулысынча транскрипцияли, аларны оригинал телнең аваз үзенчәлекләрен мөмкин кадәр якын чагылдырырлык итеп, латин имласында, татарча (гарәп имласында) һәм алманчага тәрҗемәдә урнаштыра. Галим һәр текстны тәфсилле искәрмәләр белән ныгыта, катлаулы фонетик әйләнмәләргә, географик атамаларга, этнографик күренешләргә аңлатма бирә[1].

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Die Behandlung des Hamza-Alif im Arabischen: besonders nach der Lehre von az-Zamaḫšarî und Ibn al-Anbârî (Strassburg, 1904)
  • Die ersten Drucke der Türken /‎ von Gotthold Weil ;herausgegeben von Paul Schwenke (Leipzig, [1907?])
  • Abu'l-Barakat ibn Al-Anbari (Leiden, 1913)
  • Die grammatischen Schulen von Kufa und Basra, zugleich Einleitung zu der Ausgabe des Kitab al-Insaf Vonibn al-Anbari (Leiden, 1913)
  • Grammatik der Osmanisch-Tuerkischen Sprache‎ (Berlin, 1917) [4]
  • Aus einem Briefe John Lockes (Berlin, [1925-1926?])
  • Arabische Verse über das Ausleihen von Büchern [1927?]
  • Die Königslose: J. G. Wetzsteins freie Nachdichtung eines arabischen Losbuches [Kur’at al-mulük] / überarbeitet und eingeleitet von Gotthold Weil (Berlin, 1929)
  • Arabischer Text (Berlin, 1929)
  • Tatarische Texte (Berlin, 1930)
  • Über die Lebensdauer: ein unediertes Responsum / Maimonides; hrsg., übersetzt und herausgegeben, übersetzt und erklärt von Gotthold Weil (Basel, 1953)
  • Grundriss und System der altarabischen Metren (Wiesbaden, 1958)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Татар текстлары. «Безнең мирас», 26.08.2016
  2. Weil, Gotthold. Encyclopedia.com(ингл.)
  3. 3,0 3,1 3,2 Искәндәр Гыйләҗев. Мөселман хәрби әсирләренең хатлары. Казан утлары, 2014, № 6, 154-169нчы бит.
  4. Gramatik der osmanisch-turkischen Sprache, Gotthold Weil

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]