Байгилде (Нуриман районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байгилде (Нуриман районы) latin yazuında])
Байгилде
География
Ил Россия
Координатлар 54°59'3.8"тн, 56°30'33.5"кнч
Почта индексы 452443 Edit this on Wikidata
Карта

БайгилдеБашкортстанның Нуриман районында урнашкан татар авылы.

Олы Күл буендагы Байгилде авылы архив чыганагында 1651 елда беренче тапкыр искә алына. Типтәрләр бу җирләргә соңрак, 1763 елда, Бүләкәй-Күдәй вулысы башкортлары белән килешеп, аларның вотчина җирләренә күчеп утыралар. Күчеп утырган 14 хуҗалык Чураш авылы башкортларыннан елына 2 сум хакына җир сатып ала. Алар арасында 4 бертуган Бикбов балалары да була: Бикбай, Абзан, Исмак, Муслум. Соңрак Абзанның улы Гаделшә 2 нче типтәр полкында сотник булып хезмәт итә һәм 1825 елда дворян исеменә лаек була. Күченүчеләр арасында Казанбай дигән кеше дә була. Әлеге көндә Байгилде авылы уртасындагы күл Казанбай дип атап йөртелә. Байгилде авылына 1860 елда элекке Ырынбур губернасы (1865 елдан – Уфа губернасы) Минзәлә өязе – хәзерге Татарстанның Актаныш районына кергән Измәй (Әҗми?) авылыннан күчеп киләләр.[1]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[3]
429 449 432

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 432 кешенең яшәве мәгълүм.[3]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1860 елда Байгилде авылына күчеп килүчеләр турында Х ревизия кенәгәсендәге мәгълүматлар, archived from the original on 2013-11-27, retrieved 2013-08-13 
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  3. 3,0 3,1 Башкортстан Республикасы торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-05-18 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]