Биҗады
Биҗады | |
---|---|
Характеристика | |
Озынлык | 25 км |
Бассейн | 159 км² |
Су агымы | |
Тамак | Сөн елгасы |
· Координатлар | |
Урнашу | |
Су системасы | Чулман → Идел → Каспий диңгезе |
Ил | ![]() |
Төбәк | Татарстан |
Биҗады́ елгасы — Көнчыгыш Кама аръягында. Сөннең сул кушылдыгы. Озынлыгы — 25 км, бассейнының мәйданы — 159 км². Актаныш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Богады авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Аеш авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге — 140 м, тамагыныкы — 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 12%. Биҗады елгасының 4 һәм 6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,51-1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 70 мм, ташу агымы катламы — 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга октябрь ахыры — ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,05м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын — 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Биҗады бассейнында гомуми күләме 1,2 млн. м³ булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Русия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.[1]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010201612111100026794
- Һидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 111102679
- Бассейн коды — 10.01.02.016
- ҺӨ буенча саны — 11
- ҺӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. РФ су реестры мәгълүматлары: Безяда.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.