Эчтәлеккә күчү

Гәрә (елга)

55°51′19″ т. к. 55°09′21″ кч. о.HGЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәрә (елга) latin yazuında])
Гәрә
Кушыла: Тере Танып
Кушылдыгы Вәрәш (Гәрә кушылдыгы), Гари, Исанбайка һәм Уман-Гора[d]
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Бассейн мәйданы 859 км²
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 78 метр
Озынлык 73 km
Карта

, һәм [1]

Гәрә (рус. Гарейка) — Тере Танып елгасының уң кушылдыгы[2].

Тәтешле районы Юрмиязбаш авылы көнчыгышка таба 2,5 км еракта башлана. Төньяк-көнбатыштан көньяк көнчыгышка таба ага, Гәрәбаш авылы янында юнәлешен көньяк көнбатышка үзгәртеп, алга таба Тәтешле, Яңавыл, Борай, Калтасы районнары буйлап ага һәм Тере Танып елгасы (тамагыннан 74 км ерак арада) коя. Озынлыгы 73 км, бассейн мәйданы 886 км². Башлыча кар сулары белән туена. Тамагында уртача еллык су чыгымы 1,5 м³/с. Бассейнының рельефы тигез. Ландшафтлары урман соры тупрагында, кәсле көлсу һәм кара тупракта үскән кара ылыслы-киң яфраклы, нарат урманнарыннан, сазлыклардан, болынлы далалардан һәм коры болыннардан тора. Елгада Тәтешле районы Кашкак авылы тирәсендә сусаклагыч төзелгән. Иң зур кушылдыклары: Урман Гәрә, Вәрәш, Исәнбай (барысы да — уң яктан).

Су реестры мәгълүматы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.[3]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[3]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010201612111100026121
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102612
  • Бассейн коды — 10.01.02.016
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1
  1. 1 2 GEOnet Names Server — 2018.
  2. «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
  3. 1 2 РФ су реестры мәгълүматлары: Гарейка.