Бәхәс:Lyndon B. Johnson ğälämi üzäge

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Lyndon B. Johnson ğälämi üzäge latin yazuında])

Джонсонны Җонсон дип язу сезнең шәхси иҗатыгызмы, Kitap? -- Marat Vildanov (бәхәс) 7 дек 2014, 19:19 (UTC)[җавап бирергә]

Латин әлифбасында нәкъ шулай кулланыла, мисал өчен Азәрбайҗан, Төркия Викисен карый аласыз. Кирилча Джонсон итеп яза аласыз, ләкин J инглиз авазы Дж дифтонгына тигез түгел - тик урыс калькасы. Гомумән, кирил имләсе татар телен урысчалаштыра.--Kitap (бәхәс) 7 дек 2014, 19:42 (UTC)[җавап бирергә]

Соң, рәхим итегез, төрекчәдә: Lyndon_B._Johnson. Бер урында да Conson язылышын очратып булмый. Гомумән, сезнең белән бер тамчы да риза түгел. Төрек һәм азәри телләрендә С хәрефе татарчадагы Җ хәрефенә туры килми, ә Дҗ хәреф тезмәсенә туры килә. Инглизләрнең дә бу исемне Җонсон дип түгел, ә нәкъ Джонсон дип әйтүләрендә шигем юк: translate.google.ru. Шуңа күрә яңа ят әйберләр уйлап чыгармагыз, бер дә булмаса Стивенсонның татарча Хәзинәләр утравы китабын укып чыгыгыз, зарары тимәс. Гомумән, кирил имләсе татар телен урысчалаштыра. - латин имләсе татарчалаштыра димәс идем, риза түгел. Алыштырыгыз гомум кабул ителгән Dj формасына (кириллицада Дж), юкса үзем алыштырам. -- Marat Vildanov (бәхәс) 8 дек 2014, 05:32 (UTC)[җавап бирергә]
Урыс әлифбасында аерым хәреф булмаганга күрә "Дж" дип языла, шулай да Муса Джалиль бит урысча языла, бәлки сез татарча да шулай язарга чакырасызмы? Сүз уңаеннан, яхшы мисал: Муса Җәлил -> Муса Джалил күчерелсә, димәк рус дифтонгы Дж татар Җ хәрефенә туры килә. 2) Азәри Викидә һәм телендә урыс теленнән (җ хәрефе булмаганга күрә) "Дж" дифтонгы тик латинча С хәрефе белән языла: https://az.wikipedia.org/wiki/Ben_Conson, https://az.wikipedia.org/wiki/Maykl_Cekson һ.б., чыннан да Төркия Викисендә чыгыш исем язуын калдыралар: https://tr.wikipedia.org/wiki/Michael_Jackson, ләкин без шушы ысулны кулланмаска килештек. 3) "Җ" хәрефенә туры килүче аваз татар телендә генә түгел, һәм башка телләрдә бар, мәсәлән урысча язылган Синьцзянь татарча Шенҗан була (бу кабул ителгән дөрес язу), тагы бер мисал: "Җ" авазы урысча "цз" итеп языла, ә кытай авазы нәкъ татар "Җ" авазына туры килә, ләкин урыс имләсендә аерым Җ хәрефе булмаганга күрә, "дж", "цз", "з", "тз" дип языла (Галимзянов - Галимҗанов һ.б), шулай ук "Һ" хәрефе булмаганга күрә, "г", "х" итеп языла Гамбург - Һамбург, Һерберт - Герберт һ.б.). Татар әлифбасында Җ, Һ, ң авазлары, хәрефләре бар бит, урысчалаштырмыйча кулланыгыз.--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 10:25 (UTC)[җавап бирергә]
Ник Dconson түгел, ә Сonson, аңлатыгыз зинһар. Авазга аваз туры китерәбез дисез. Чынлыкта инглизчә әйтелештә Д авазы бар дит. Татарча җ авазы йомшак, әзәри һәм төрекләрдәге сыман дҗ түгел. Аннары татар теленең кабул ителгән нормасы булуы турында искә төшереп китүне кирәк дип саныйм. Рус теле йогынтысында барлыкка килгәнме ул, нинди тел икәне әһәмиятле түгел. Хәзер сез төрекләр ягыннан искән җилгә ияреп тел нормасын үзгәртү нияте белән яңалык кертәсез. Ни өчен hektar дип язасыз, мәсәлән, гектар (gektar) түгел? Безнең әдәби тел бар, сез шушы әдәби тел нормаларын я белмисез, я белүгә карамастан таптап узарга телисез. -- Marat Vildanov (бәхәс) 8 дек 2014, 11:11 (UTC)[җавап бирергә]
Чыннан да Казан татар телендә җ - йомшак (төрек, әзәри, кырымтатар телендә дҗ кебек), ләкин көнбатыш татар әйтемнәрендә (мишәр һ.б) җ, ч төрекчәныкына охшаш.

Марат, Фарһат, башка латинча Викидә оригинал исемнәре калдырыла: Michael Jackson, Johnson, бәлки, безгә шушы ысулны кулланырга (татарча якын әйтелеш мәкалә эчендә сүз транскрициясен китерербез)? Интервикигә карагыз, бу гомум кабул ителгән ысул. Бу мөһим сорау, бәлки Тавыш бирүне оештырырга кирәк, һәм бу принципны ТатВики кагыйдәләренә өстәргә кирәк: латинча язылган мәкаләләр исемнәрендә оригинал язылган исемнәр кулланырга, ә исем транскрипциясе мәкалә эчендә бирергә кирәк.--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 11:27 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле User:Kitap һәм User:Marat-avgust, кирилл имләсендә гомуми кабул ителгән "Джонсон" фонетик яктан "Johnson"'га туры килмәсә дә, гадәти норма булу аркасында сакланырга тиеш.
Латин имләсе исә халыкара стандарт буларак - фонетик тугрылыгын өстен күрә (ягъни Cül Vern, Hoñkoñ, Hessen, Henri Ford һәм Dconson дөресрәк). - frhdkazan (бәхәс) 8 дек 2014, 06:02 (UTC)[җавап бирергә]
Бу аерым сорау. Чыннан да башка латинча Викидә оригинал исемнәре калдырыла: Michael Jackson, Jonson, бәлки безгә шушы ысулны кулланыргамы (әйтелеш транскрициясе белән мәкаләдә)? --Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 10:46 (UTC)[җавап бирергә]

Кирилча "Ч" (латинча Ç) хәрефе ике төрле авазны билгели: татар авазы Ч (щ гә якын) һәм урыс авазы "Ч" (тщ), без бит Тчернигов, Тчаплин, Тчехов дип язмыйбыз, шулай да "Ç" хәрефенә пар хәрефе С ике авазын билгеләргә тиеш: йомшак татар җ авазы Җәлил - Cälil, һәм инглиз авазы "J" Johnson - Conson, Jack - Cek, аналогия буенча Чернигов - Çernigov, Чиләк - Çiläk kebek. --Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 15:42 (UTC)[җавап бирергә]

мин уйлыйм, Djonson дип язылырга тиеш, чөнки бу сүз безгә урыс теленнән кергән, без аны урыслар әйткәнчә әйтәбез. ә чехов мәсьәләсе болай: без аны "Тчехов" дип сөйләшмибез, ул урыс теленнән керсә дә, урыслар "тчехов" дип сөйләшсә дә, татарлар "чехов" дип сөйләшә, һәм башка "ч" хәрефләре дә. бу билгеле факт. татарларның бу үзенчәлеген күрсәтү өчен безнең әйтүне урысча болай күрсәтәләр "щай". --QDinar (бәхәс) 1 фев 2016, 21:04 (UTC)[җавап бирергә]

язылышны оригиналь телдәгечә саклау идеясен яратмыйм, чөнки ул фонетик уку кагыйдәләрен юкка чыгара. урыс телендәге шикелле, үзебезчә язылышны беренче урынга куерга кирәк, ә оригиналь язылышны җәя эченә. һәм кагыйдә буенча да шулайдыр ул. --QDinar (бәхәс) 1 фев 2016, 21:07 (UTC)[җавап бирергә]

Терминология[вики-текстны үзгәртү]

Терминологиягә килгәндә:

tt:Галәм=ru:Вселенная=en:Universe,
Космик очышлар исә космик киңлектә (ru:Космическое пространство=en:Outer space) ясала.
Бу оешма исә космик очышларга әзерләнү һәм алар белән идарә итү үзәге. Мәкалә исемен кыскарту өчен "isemendäge" сүзен алып-ату мөмкинме? -- frhdkazan (бәхәс) 8 дек 2014, 08:10 (UTC)[җавап бирергә]

Космик очышлар һәм галәми очышлар синонимнар булып торалар, шуңа күрә юнәлтүне ясап була. "Исемендәге" дигән сүз бу тема турында башка телләрдә да языла.--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 10:33 (UTC)[җавап бирергә]

"isemendäge" мәсьәләсе буенча үрнәк таптым: Тукай премиясе = Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе. -- frhdkazan (бәхәс) 8 дек 2014, 11:23 (UTC)[җавап бирергә]
"Космик киңлек" - дөрес түгел төшенчә, чөнки киңлек - ул ширина, ә заманча татарча дәреслектә нәкъ фәза (пространство) сүзе кулланыла, шуңа күрә "Галәми фәза" яки "Космик фәза" (синонимнар, беренчесе гарәп теленнән, икенчесе грек теленнән килгән сүз) дөресрәк төшенчәләр.--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 11:10 (UTC)[җавап бирергә]
Галәми яки космик фәза термины Татар интернетында очрамый, космик киңлек исә бар. -- frhdkazan (бәхәс) 8 дек 2014, 11:27 (UTC)[җавап бирергә]
      • Киңлек - ширина. Фәза өч үлчәнештән тора: киңлек, биеклек, озынлык. Төшенчәләрне бутамас өчен, фәза физикада дөресрәк кулланырга. Югыйсә "ширина в космическом пространстве" тәрҗемә итегезче.--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 11:41 (UTC)[җавап бирергә]
  • Күчерү өчен тәкъдим ителгән "Lyndon B. Johnson Ğälämi üzäge" исеменең галәми үзәге өлеше борчый:
а) "галәми үзәге" ялгызлык исеме түгел, кечкенә хәрефтән язылырга тиеш.
б) галәми - вселенский, рус. вселенский центр белән ассоциация туа.
в) очкычның Җир атмосферасындагы очышы да галәми очыш булып тора, космик очышлар исә берәр планетаның атмосферасыннан тыш (космик киңлегендә) ясала торганнарны гына билгели. -- frhdkazan (бәхәс) 8 дек 2014, 11:31 (UTC)[җавап бирергә]
  1. tt:Галәм=ru:Вселенная=en:Universe буларак тора, чөнки бу мәгънә кабул ителгән.
  2. tt:Космик очыш=ru:Космический полёт=en:Spaceflight буларак тора, чөнки бу мәгънә кабул ителгән.
  3. tt:?=ru:Космос=ru:Космическое пространство=en:Outer space? (Галәм бездә рус.Вселенная'га тиң кала биргәндә, галәми була алмый). -- frhdkazan (бәхәс) 8 дек 2014, 12:06 (UTC)[җавап бирергә]
  1. Галәм - Вселенная, Космос http://dic.academic.ru/searchall.php?SWord=%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D3%99%D0%BC&from=ru&to=xx&did=tatar_russian&stype=0
  1. Галәм - гарәп сүзе, Космос - грек сүзе
  2. Космик очыш = Галәми очыш - синонимнар
  3. Космическое пространство: физикада иң дөрес төшенчә фәза, шуңа күрә Космик фәза һәм Галәми фәза - синонимнар

галәм — 1. Материянең бер бөтен тәшкил иткән барлык формалары: планеталар, йолдыз һәм йолдызлыклар; космос Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. http://dic.academic.ru/searchall.php?SWord=%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D3%99%D0%BC&from=ru&to=xx&did=tatar_russian&stype=0

--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 12:50 (UTC)[җавап бирергә]

    • Бәлки, кулланышка «Асман» сүзен кертеп җибәрергәдер ? Проф. Р. Әхмәтьяновның «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге»ндә (21 бит) ISBN 5-298-01004-0 укыйбыз:

Асман «небо» - төрки телләргә фарсы теленнән кергән һинд-аурупа сүзе (фарсы-таҗик. асман, осман - «күк»). Күршеләр бик актив куллана әлеге сүзне.--Әмир (бәхәс) 8 дек 2014, 12:39 (UTC)[җавап бирергә]

Фәнни китапларда нәкъ фәза сүзе кулланыла:

--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 13:04 (UTC)[җавап бирергә]

Вселенная vs. Космическое пространство[вики-текстны үзгәртү]

d:q1 (Вселенная) һәм d:Q4169 (Космическое пространство) төшенчәләре Татар Википедиясендә аерылып торса, һәм Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш тәртибе сакланса, мин Риза. Lyndon B. Johnson ğälämi oçışlar üzäge кабул ителерлекме? -- frhdkazan (бәхәс) 8 дек 2014, 13:44 (UTC)[җавап бирергә]

Мин каршы. The Lyndon B. Johnson Space Center - Lyndon B. Johnson ğälämi üzäge - дөрес тәрҗемә, җитмәсә алар очышлар белән генә шөгыльләнмиләр.

  • Вселенная - Галәм
  • Космическое пространство - Галәми фәза - аерым мәкалә була.

--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 13:52 (UTC)[җавап бирергә]


  • Галәми - космическое, фәза - пространство, космик киңлек төшенчәсен журналистлар еш кына кулланганга карамастан, бу төшенчә дөрес түгел, күп журналистлар физика фәнен начар беләләр. Википедия - ул Энциклопедия, ул гәзит-журнал түгел, без фәнни чыганаклага таянарга тиешбез, өстә физика чыганаклары китерелгән. Космик киңлек кулланылса, "ширина в космическом пространстве" - "космик киңлектә киңлек" - "масло масляное маслянистое" булып чыга. Киңлек - ул галәми фәзаның бер үлчәнеше генә.--Kitap (бәхәс) 8 дек 2014, 15:20 (UTC)[җавап бирергә]