Василий Верещагин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Верещагин latin yazuında])
Василий Верещагин
Туган телдә исем Василий Василий улы Верещагин
Туган 14 октябрь 1842(1842-10-14)
Череповец, Россия империясе
Үлгән 31 март 1904(1904-03-31) (61 яшь)
Порт-Артур, Россия империясе (диңгез бәрелешендә һәлак)
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Диңгез кадет корпусы[d] һәм Император сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам
Кардәшләр Александр Васильевич Верещагин[d], Николай Васильевич Верещагин[d] һәм Сергей Васильевич Верещагин[d]

 Василий Верещагин Викиҗыентыкта

Василий Василий улы Верещагин (14 октябрь 1842 - 31 март 1904) — Россия империясе рәссамы һәм әдәбиятчы, мәшһүр рәссам-баталист (сугышка багышланган рәсем ясаучы).

Мольберт алдында, 1902

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1842 елда Череповец шәһәрендә дворяннар башлыгы гаиләсендә дөньяга килә.

1851 елда диңгез кадет корпусына керә.

1860-1863 елда Санкт-Петербург рәсем сәнгате Академиясендә укый.

1864-1865 елда Парижда Жером мәктәбендә укый.

1867 елда Төркистан генерал-губернаторы Кауфман аны хәрби рәссам буларак чакыра.

1868 елда күптән түгел Россия гаскәре басып алган Сәмәркандка килә, шәһәр камалышында катнаша.

1969 елда Җидесу һәм Көнбатыш Кытай буенча сәфәр ясый, анда күп рәсем иҗат итә.

1871-1874 елда Мүнхен шәһәрендә Үзәк Азия буенча сәяхәт нигезендәге "Төркистан сериясе" дигән рәсемнәр җыентыгын чыгара һәм зур дан казана.

1874 елда Санкт-Петербургда Верещагин рәсемнәре күргәзмәсе узганнан соң, рәссамны "антипатриотизм, дошманга карата кызгану"га гаеплиләр.

Император Александр III рәссам рәсемнәреннән ризасызлык белдерә.

1876 елдан соң Һиндстанга, Тибетка китә, аннары Рус-Төркия сугышына бара.

1877 елда диңгез бәрелешендә каты яралана, гангрена килеп чыга.

1882 елдан соң Һиндстан, Сүрия, Фәләстин, Кырым, Филлипин утраулары, АКШ, Куба, Япониягә сәяхәт итә.

Рус-Япон сугыш башлагангач, Верещагин фронтка китә.

1904 елның 31 мартында Порт-Артур тышкы рейдында адмирал Макаров бергә "Петропавловск" бронялы эре сугыш корабы шартлавы нәтиҗәсендә һәлак була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Верещагин 12 китап һәм күп мәкаләләр яза, ләкин аның төп мирасы — мәшһүр баталь рәсемнәре.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мак-Гахан В. Верещагин в Америке // Новости и биржевая газета. Изд. 1. — № 324. — 23 ноября. — 1888.
  • Верещагин В. Детство и отрочество художника. — Т.1. — М., 1895
  • Верещагин В. В. Воспоминания сына художника. — Л.: Художник РСФСР, 1978
  • Володарский В. Василий Верещагин. — М.: Белый город, 2000
  • Дёмин Л. М. С мольбертом по земному шару. Мир глазами Верещагина. — М.: Мысль, 1991.
  • Дорошевич В. М. Верещагины: Биогр. очерк. — СПб.: тип. Манасевича, 1913. — 15 с., 1 л. портр.
  • Игнатова Е. Братья // Василиев остров. — Череповец, 1993
  • Лебедев А. К. В. В. Верещагин. Жизнь и творчество. — М., 1958.
  • Лебедев А. К. В. В. Верещагин. Жизнь и творчество. М., 1972.
  • Лебедев А. К., Солодовников А. В. Василий Васильевич Верещагин. — Л.: Художник РСФСР, 1987
  • Брюханова Е. В. В. В. Верещагин и Ростов // Сообщения Ростовского музея. Выпуск 5. — Ростов, 1993. — С. 140-152.
  • Ким Е. В. В. В. Верещагин в Ростове (факты, гипотезы, домыслы) // Сообщения Ростовского музея. Выпуск 16. — Ростов, 2006. — С. 414-463.
  • Булгаков Ф. И. В. В. Верещагин и его произведения: иллюстрированное издание. — СПб., 1905