Вельямин Степанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вельямин Степанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вельямин Степанов
Туган XVI гасыр
Милләт татар
Ватандашлыгы РусияFlag of Russia.svg Русия патшалыгы
Һөнәре тылмач, илче

Вельямин Степанов — тылмач, Русия дәүләте илчесе, чыгышы белән баяр нәселеннән, чукындырылган татар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ермак» фильмыннан кадр
(иллюстрация өчен)

Вельямин Степанов бертуганы Степан Степанов белән Мәскәү патшасы каршында тылмач булып хезмәт иткән баяр уллары була.
Бөек Мәскәү кенәзлегенең Урта Азиягә җибәргән өченче илчесе, гомумән, Бөек Мәскәү кенәзлеге белән Казакъ ханлыгы арасында дипломатия мөнәсәбәтләрен башлап җибәрүче булып санала.
1595 елда казакъ ханы Тәвәккәл хан (Җанибәк хан оныгы, Шыгай хан улы) янына Мәскәү (Русия) дәүләтенең җавап илчелеге җитәкчесе буларак килә. Әүвәл, 1595 ел башында, казакъ ханы Тәвәккәл хан Мәскәүгә Котлымөхәммәт җитәкчелегендә илчелек җибәргән була[1]. Әлеге илчелекнең Мәскәүгә бару максаты: моңарчы казакъ ханнары вассал булып торган Бохара ханы Абдуллага каршы (Сырдәрьядагы казакъ шәһәрләрен кире кайтару өчен) Русия белән хәрби-сәяси берлек төзү, аннан утлы корал алу, шулай ук 1588 елда Себер ханы Күчүм әсирлегеннән урыс воеводасы тарафыннан азат ителеп, Мәскәүдә «әманәт» итеп тотылган Ураз-Мөхәммәт солтанны (Шыгай хан оныгы) һәм аның гаиләсен азат итү була.
В. Степанов — урыс патшасы Фёдор Иоанновичның Урта Азиядәге сәясәтен: казакъ ханнарын Себер ханы Күчүмгә каршы куллану, шулай ук Казакъ ханлыгы белән Иранның көчләрен Бохара ханына каршы кую сәясәтен эзлекле үткәрүче[2].

Нәтиҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү патшасының казакъ ханы ягыннан үтәлмәстәй таләпләр (Тәвәккәл ханның һ. б. казакъ-калмык ханнарының Мәскәү кул астына керүләре, Күчүм ханны, Бохара ханын тотып, Мәскәүгә җибәрү таләпләре һ. б.) куюы нәтиҗәсендә, В. Степанов тапшырылган вазифаны тулысынча башкарып чыга алмый. Тәвәккәл хан, Мәскәүгә әманәт итеп үзенең улы Морат солтанны җибәрсә дә[1], Котлымөхәммәт солтан һәм аның гаиләсе тоткынлыктан азат ителми.

Кулъязмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү патшасы Фёдор Иоанновичның илче В. Степановка күрсәтмәләре һәм Вельямин Степановның урыс патшасы исеменә Урта Азиягә, казакъ ханы Тәвәккәл хан янына баруы турында хисабы (юлъязмалары) — «Доклад переводчика Вельямина Степанова царю Федору Иоанновичу о поездке его к хану Тевеккелю» (1595 ел, октябрьдән дә соң түгел) сакланган[3]. Ул кулъязмаларда юлларның кырыс табигать аркасында кыенлыгын, Мәскәү дәүләтенә дошман булган кабиләләр җире аркылы узганда хәвефле булуын җентекләп язып барган.

« 1595 елның март-апрелендә илчелек Мәскәүдән Казан аркылы Ыргызга килде, җиде атна дигәндә казакъ ханының тирмәләрдән торган ставкасына килеп җитте. Федор патша җибәргән грамотаны һәм бүләкләрне (панцирьлар, постау тукымалар) Тәвәккәл ханга тапшырды. Тәвәккәл хан илчегә зур хөрмәт күрсәтте. Тәвәккәл ханның улы Морат-солтанны әманәтлеккә алып, илчелек 1595 елның июлендә кайтырга рөхсәт алды[4]. »

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казакъ ССР тарихы. I том. Алматы, 1957, 224- бит.
  2. Русия борынгы актлар дәүләт архивы (РГАДА) Ф. 122. Оп.1. Д. 2
  3. ССРБ тарихы. Казакъстанның патша Русиясе тарафыннан яулап алынуы тарихыннан (1730-1732). «Борьба классов», 1936, № 10, 60-65 битләр.
  4. Абусеитова М. Х. Казахское ханство во второй половине XVI века. — Алма-Ата: Наука, 1985. — 104 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]