Википедия:Яши биргән шәхесләр биографияләре
Күренеш
(Википедия:Yäşi birgän şäxeslär biografiäläre битеннән юнәлтелде)
Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче,
Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә
Википедия:Биографии современников кагыйдәсен кара.
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә.
Бу битнең кыскача аңлатмасы: Википедияның бар битләренә өстәлгән яши биргән шәхесләр турындагы материал тикшерүчәнлеккә, тарафсызлыкка, һәм оригиналь эзләнүләрне кулланмау кагыйдәләренә аеруча зур игътибар белән язылырга тиеш.

Википедиядәге биографик материалның дөреслеге яки урынлылыгы сездә борчылу тудырса, проблемаларны мәкаләләрнең яхшыртылуын таләп итү битендә яңа тема ачып хәбәр итегез. Үзегез турында мәкаләләр өчен, зинһар түбәндәге "Үзегез турындагы мәкаләләргә карата мөгамәлә" секциясенә карагыз.
Яши биргән шәхесләр турында мәгълүматны to Википедияның теләсә нинди битенә өстәгәндә, мөхәррирләр аеруча игътибарлы булырга тиеш. Шундый материаллар югары дәрәҗә җаваплылык таләп итә, һәм барлык АКШ кануннарына, бу кагыйдәгә һәм Википедияның төп өч эчтәлек кагыйдәләренә катгый рәвештә туры килергә тиеш:
- Нейтраль караш (NPOV)
- Тикшерүчәнлек (V)
- Оригиналь эзләнүләргә юк (NOR)