Википедия бәхәсе:Бәйгеләр/Татар 4.0/2021

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Татар 4.0/2021 latin yazuında])

Үзләрен Казан татарлары дип атамаганнар турында язу ярый[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Frhdkazan, бер сорау кызыксындыра иде: әлеге бәйге кысаларында башкортлар һәм кырым татарлары турында мәкаләләр язарга ярыймы? --Timlesj (бәхәс) 6 апр 2021, 00:41 (UTC)[җавап бирергә]

Соравыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле Timlesj. Бәйге татарлар этник төркеменә бәйле бар мәдәни феноменнарына багышлана. Шәхсән, татар дөньясының үсешенә һәм ныгуына тәэсир иткән бар вәзьгыятләрне санау башка мәдәни дөньяларын киметми дип саныйм. Шуның аркасында түбәндәгеләр турында мәкаләләрне кабул итүне дөрес таптым:
Охшаш темалар сезне кызыксындырса, язылачак мәкаләләрне бәйге чикләрендә шатлык белән кабул итәбез. Инде язган мәкаләләрегез өчен дә рәхмәт яусын. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 6 апр 2021, 08:36 (UTC)[җавап бирергә]
Җавабыгыз өчен рәхмәт --Timlesj (бәхәс) 6 апр 2021, 23:05 (UTC)[җавап бирергә]

Дисквалификация[вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгать,

Бәйге чикләрендә эшкәртелгән мәкаләләрне бәяләү дәвамында хөрмәтле Рафхат Зарипов ясаган кертемен Призлар фондының өләшү җәдвәленә кертү дөрес булмаганын санадым.

Сәбәбе: Кертемнең төгәл билгеләнмәгән, әмма зур булуы ихтимал өлеше Википедия тышында элек бастырылган материаллар, гамәлдәге авторлык хокуклары тәртипләребезгә туры килми, бәйге шартлары буенча кабул ителә алмаган материал категориясенә керә, Викимедиа Фонды проектларын кулланылыш шартларын хөрмәт итмәве аркасында ашыгыч килеш чистартыла, тиешлечә юридик документлар белән дәлилләнә яки бетерелергә тиеш. Моны автор үзе ашыгыч башкармаса, калган волонтёр җәмгыятебезгә хәл итүгә керешергә мәҗбүр була (киресенчә Татарча Википедиягә канун бозучы проект дип бетерелү куркынычы яный башлый ала, элекке очрагы 2017 елда булды). Үзе эшкәртсә дә, башкалар кушылса да — моның вакыты чикләнмәгән һәм нәтиҗәдә бүгенге көндә максималь ала алырлык суммадан күпкә азрак приз туры киләчәк (акчаның вакытка карата кыйммәте/Стоимость денег с учётом фактора времени төшенчәсен кара). Нәтиҗәдә сузмыйча, резервта 0 сумны калдырып, калган катнашучыларның кертемен бәяләү дөрес.

Гамәлләр:

  1. Охшаш тәртип бозу очрагын беренче тапкыр 7 апрель күреп, үзенә кабул ителмәслек икәнен һәм бар шундый очракларның ашыгыч төзәтелергә тиешлеген белдердем.
  2. Таләп ителгән хокуки бюрократия белән үзенең шөгыйльләнергә әзер булмавын белдерде хөрмәтле кулланучыбыз — бәяләү вакытына хәл үзгәрмәгәне аркасында моны дисквалификациядем.
  3. Башка жюри һәм татВП җәмгыятендә актив кайнаган катнашучыларга сәбәпләрен күрсәттем (1, 2 һәм түбәнрәк), россиялы Викимедиа волонтёрлары җәмгыятенә хәбәр иттем.
  4. Киләчәктә бар кертемен АХБга тикшерү һәм Википедия таләпләренә туры килмәүче мәкаләләрне тиешле процедура буенча эшкәртү кирәк булачак, моның өчен иң беренчедән үзе һәм проект идарәчеләре, әмма шулай ук бар җәмгыятебез җаваплы - һәрбер үзгәртүне саклауда без кулланылыш шартларын хөрмәт итәм дип сүз бирәбез.

Реакция: Бәйге барышында 66 мәкалә язган Рафхат әфәнде моны авыр кабул итте кебек. Беренче параграфны укыдым, июнь башларында калганын укырга хыялланам, иншалла. Керткән материал Википедиядән инде югалмый, әлбәттә, әмма күренешен гамәлдәге кагыйдәләргә һәм халыкара кануннарга яраклаштырып үзгәртергә туры киләчәк, тышкы ресурсларда урын алган тулы текстлар безгә карамый һәм аларга гипер-сылтамаларны урнаштыру рөхсәт ителә. --frhdkazan (бәхәс) 18 май 2021, 06:27 (UTC)[җавап бирергә]

Викимедиа РУ катнашуы[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Әмир әфәнде бу һәм элекке Минем Татарстан бәйгеләрен үткәрүдә ни сәбәпле Викимедиа РУ катнашканы турында сорады.

Викимедиа РУ табышсыз партнёрлыгы (халыкара дәрәҗәдә Викимедиа Россия дип билгеле) — Россиядә әлегә бердән-бер рәсми теркәлгән Викимедиа волонтёрлары оешмасы, халыкара дәрәҗәдә илкүләм Викимедиа оешмасы статусына ия. 2017 елның көзеннән бирле мин бу оешманың әгъзасы булып торам һәм аның мөмкинлекләрен татар телле Википедиясенең үсешенә актив кулланам. Бу бәйгеләр очрагында, акчаны кабул итү, җиңүчеләргә тарату өчен бар кирәк булган мәгълүматны туплау, тиешле салымнарны түләү һәм хисапларны әзерләү, рәсми катнашучы сертификатларны (Татар 4.0 өчен дипломнарны да булдырасы) ВМРУ исеменнән оештырам. Башкортстан республикасы башлыгы бүлгән грант акчаларын күршеләребез шулай ук ВМРУ аркылы кабул итәргә булды. Сез китергән өзекнең авторы белән танышмын, Русча Викихәбәрләрнең баш мөхәррире буларак, татар телендә чыккан яңалыкларны бастыруда ярдәм күрсәтә, еш аралашабыз - соңгысы бу рус телле хәбәрнең әзерләнүендә вики-корреспондентларына Викимедиа РУ исеменнән күрсәткән ярдәмем тирәсендә булды. Аның Викимедиа РУ волонтёрларына карата шәхси теләк, карашлары һәм булган конфликтлары мәсьәләсенә керешмәскә теләр идем. --frhdkazan (бәхәс) 18 май 2021, 14:57 (UTC)[җавап бирергә]