Вики-әбиләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вики-әбиләр latin yazuında])
Вики-әбиләр
Нигезләнү датасы 2016
Логотип
Сурәт
Нигезләүче Зәйтүнә Нигаматьянова
Дәүләт  Россия
Урын Башкорт Википедиясе
Чыгыш иле  Россия
Кулланылган тел рус теле
Рәсми веб-сайт meta.wikimedia.org/wiki/Wikigrannies_User_Group
 Вики-әбиләр Викиҗыентыкта

Вики-әбиләр — Башкорт Википедиясендә олы яшьтәге хатын-кыз волонтерлары төркеме.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елда, Ижевскида узган Вики-Урал төбәк семинарына юлланганда туган идея. Удмуртиянең Республикасының Евровидениеда чыгыш ясагач, дөньяны шаулаткан «Буран авылы әбиләре» өлгесендә өлкән яшьтәгеләрнең Интернет киңлегендә дә үзен таба алуын раслауны максат итеп куя. Төп составын «Бәйләнештә» социаль челтәренең «Башкорт хатын-кызы» төркеменә кергән гүзәл затлар тәшкил итә[1].

2016 елда Санкт-Петербургта үткән халыкара конференциядә башка тел бүлекләре ирекмәннәре соравы буенча вики-әбиләр турында мәгълүмат киң аудиториягә чыгарыла[2].

2016 елда Украин Википедиясенең халыкара конференциясендә вики-әбиләр белән Мухамадеева таныштыра.

2017 елда Берлинда үткән конференциядә Башкорт Википедиясе ирекмәне З. ӘЙЛЕ һәм украин википедисты, Башкорт юзер-төркемен оештыруда зур ярдәм күрсәтүче visem «вики-әбиләр» турында презентация белән чыгыш ясагач, аларны дөнья вики-ирекмәннәренә таныта[3].

2017 елда Мәскәүдә үткән халыкара конференциядә Башкортстаннан зур делегация, шул исәптән 6 вики-әби катнашып, махсус секциядә үзләренең эшчәнлеге белән таныштыра[4].

2018 елда Кейптаунда узган Викимания чарасында катнашучыларны Россия телләре бүлекләре ирекмәннәре, шул исәптән вики-әбиләр исеменнән Банат Вәлиева-Яубасарова сәламли[5].

2019 елның 11-13 октябрендә Сербиянең башкаласы Белградта үткән Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа википедияләренең халыкара конференциясендә катнашып, Гүзәл Ситдикова вики-әбиләр группасы эшчәнлеге, ирекмәннәрне википедияга социаль челтәрләр аша җәлеп итү ысулы белән таныштыра[6].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәскәүдә Милләтләр эше буенча федераль агентлык белән «Комсомольская правда» гәзите оештырган һәм өченче тапкыр үтә торган «Ключевое слово» Бөтенрусия конкурсында 713 дәгъвачы арасыннан Башкорт Википедиясенең «Вики-әбиләр» проекты (авторы — З. ӘЙЛЕ) җиде номинация буенча билгеләнгән 9 җиңүче арасында «Иң яхшы социаль инициатива» номинациясендә җиңү яулый (25 октябрь, 2019)[7].
  • Филантропиянең үстерү хәйрия фонды (БФ «КАФ») «#ЩедрыйВторник-2019 в России» проекты чикләрендә үткәргән «Щедрая история» конкурсында Вики-әбиләр тарихы җиңүче булып, «Изгелек» Мәрхәмәтлелек фондына 100 мең сум акча күчерә[8][9].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]