Владимир Шамов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Шамов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Владимир Шамов
В.Н.Шамов.jpg
Туган телдә исем Владимир Николай улы Шамов
Туган 3 июнь 1882(1882-06-03)
Уфа губернасы, Минзәлә
Үлгән 30 март 1962(1962-03-30) (79 яшь)
Ленинград
Күмү урыны Богослов зираты[d]
Милләт урыс
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре табиб
Эш бирүче Институт нейрохирургии имени академика Н. Н. Бурденко[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыКызыл Йолдыз ордены
Ленин премиясе
Хәрби дәрәҗә янарал-литинан
Гыйльми дәрәҗә: тыйб фәннәре дуктыры[d]

Владимир Шамов, Владимир Николай улы Шамов, рус. Шамов Владимир Николаевич (1882 елның 3 июне, Уфа губернасы, Минзәлә1962 елның 30 марты, Ленинград) — табиб-хирург, медицина хезмәте генерал-лейтенанты (1943), профессор, академик (1945), РСФСР һәм Украина ССР атказанган фән эшлеклесе, Ленин премиясе лауреаты (1962). Илдә беренчеләрдән булып, донорның һәм реципиентның кан төркеменә карап, кан күчерү алымын кертә, трансфузиология[1] һәм трансплантология буенча гыйльми-гамәли ачышлары бар.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1882 елның 22 маенда (3 июнендә) Уфа губернасы Минзәлә өяз шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Әтисеннән бик иртә ятим кала. Өязнең земство хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән әнисе улы төпле белем алсын өчен барлык көчен куя. Минзәлә гимназиясен (1902), Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясен (1908) бик яхшы билгеләренә тәмамлый. 1912 елда атаклы галим Сергей Федоров җитәкчелегендә онкология темасына докторлык диссертациясе яклый. 1913-1914 елларда АКШта һәм Бөекбританиядә фәнни командировкада була: бертуган В. һәм Ч. Мейо, Дж. Крайль, проф. Х. Кушинг клиникаларында, проф. А. Каррель, Ф. Рочс лабораторияләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара.

1914 елда Петербургка кайта, Хәрби-медицина академиясенең хирургия клиникасында эшли башлый. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кыр госпитальләрендә эшли.

Октябрь инкыйлабын тарихи чынбарлык буларак кабул итә, чит илгә китми, яңа хакимият белән хезмәттәшлек итә башлый. Ватандашлар сугышы чорында Кызыл гаскәр сугышчыларын дәвалый.

1919 елның 20 ноябрендә, илдә беренчеләрдән булып, донорның һәм реципиентның кан төркеменә карап, авыруга кан күчерүне башкара[2].

1923 елдан Харкау медицина институты профессоры. Украина ССРда беренче кан күчерү һәм гематология институтын оештыручы (соңыннан директоры).

1939 елдан янәдән Ленинградта эшли.

Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл гаскәрнең баш хирургы Н.И. Бурденконың урынбасары. 1945 елда Ерак Көнчыгыш фронтлары баш хирургы.

Сугыштан соң үзенең хезмәт юлы башланган хәрби-медицина академиясендә кафедра мөдире. 1947-1956 елларда А.Л. Поленов исемендәге Лениград нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры.

Нейрохирургия, урология, үпкә хирургиясе һ.б. буенча 140 фәнни хезмәт авторы. 1945 елда ССРБ медицина фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

1962 елда кан күчерү һәм әзерләү буенча фәнни-гамәли хезмәтләре өчен Ленин премиясе бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014.(рус.)
  2. И.А. Лурин һ.б. Владимир Николаевич Шамов – выдающийся врач и ученый нашего времени. «Наука i практика», 2014 ел, №1 (2).(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Трансфузиология — медицинаның кан һәм аны алыштыручыларны күчерү мәсьәләләрен өйрәнүче бүлеге
  2. РФ сәламәтлек саклау оешмалары порталы
  3. Открытие памятника В.Н. Шамову