Габбәс I
| Габбәс I | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | фар. شاه عباس بزرگ |
| Туган | 27 гыйнвар 1571 Һәрат |
| Үлгән | 19 гыйнвар 1629[1][2] (57 яшь) Бехшехр[d], Мазандаран, Иран |
| Күмү урыны | мавзолей имамзаде Хабиб ибн Муса[d] |
| Ватандашлыгы | Сефевидское государство[d] |
| Һөнәре | сәясәтче, монарх, губернатор, гаскәрбашы, дәүләт башлыгы, шах |
| Җефет | Q100257858?, Yakhan Begum[d] һәм Princess Marta of Kakheti[d] |
| Өйдәш | Tamar Amilakhori[d] |
| Балалар | Мухаммад Бакер Мирза[d], Soltan Mohammad Mirza[d], Zubaidah Begum[d] һәм Imam Qoli Mirza[d] |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Хамза-Мирза[d], Abu Talib Mirza[d] һәм Q126947373? |
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Турецко-персидская война[d], Португало-персидская война[d], Походы шаха Аббаса в Картли и Кахетию[d], Турецко-персидская война[d], Могольско-сефевидская война (1622-1623)[d], Захват Месопотамии сефевидами[d] һәм Турецко-персидская война[d] |
Габбәс I (фар. شاه عَباس بُزُرگ; азәрб. I Abbas Səfəvi, (27 гыйнвар 1571, Һәрат — 19 гыйнвар 1629, Казвин) — Иран шаһы (1587-1629), гаскәрбашы. Сәфәвиләр династиясеннән. Габбәс I үз хакимлекнең беренче елларныда ук дәүләттәге эчке таркаулыкка чик куеп, үзәкләшкән дәүләт төзүгә керешкән; мөнтәзәм гаскәр төзеп, Әзербайҗан һәм Хөрәсән (1598), Бәхрәйн (1602), Кандаһар (1621), Хөрмүз утравын (1622) һәм Гыйракны (1623) үзенә буйсындырган. Габбәс I дәверендә Сәфәвиләр дәүләте башкаласы Казвиннан Исфаханга күчерелгән (1598), яңа шәһәрләр, юллар, күперләр, кәрвансарайлар, кирмәннәр төзелгән, күпләп каналлар салынган. Габбәс I Бохара ханлыгы, Рәсәй, Англия, Аустрия, Испания, Нидерланд һәм башка дәүләтләр белән сәүдә һәм сәяси мөнәсәбәтләр урнаштырган. Габбәс I дәверендә Иран көчле үзәкләшкән дәүләткә әйләнгән. Иранда аны «бөек» дип ихтирам итәләр.