Габделхәмит Казаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхәмит Казаков latin yazuında])
Габделхәмит Казаков
Туган 11 сентябрь 1877(1877-09-11)
Казан, Россия империясе
Үлгән 10 февраль 1937(1937-02-10) (59 яшь)
Мәскәү, СССР
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Яшәгән урын Җомга урамы[d], Мәскәү[1]
Ата-ана

Габделхәмит Казаков (Габделхәмит Мөхәммәтшакир улы Казаков, 11 сентябрь 1877(1877-09-11), Казан, Россия империясе10 февраль 1937(1937-02-10) (59 яшь), Мәскәү, СССР) — 1 нче гилдия Казан сәүдәгәре. Казан мөселман хәйрия җәмгыяте рәисе (1907-1908). Абыйсы Мөхәммәтрәхим белән «Бертуган Казаковлар һәм иптәшләр» иптәшлеген оештыра.

1908 елда татар укытучылар семинариясен оештырырга омтылу өчен Г. Баруди, С. Галиев һәм Г. Апанаев белән Вологда губернасына сөрелә, ләкин шул ук елда Алманиягә чыгып китә, анда тире һәм мех белән сәүдә итү фирмасын оештыра.

1910 елда Казанга кайта. Октябрь инкыйлабыннан соң Мәскәүгә күченә, төрле оешмаларда вак хезмәткәр булып эшли. Соңгы эш урыны − үтил җибәрү буенча агент («Импрокомбинат», Сталино ш.).[2]

1935 елда «ватанга хыянәттә» гаепләнеп кулга алына һәм 1937 елның гыйнварныда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. 1956 елда аклана.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]