Габит Бәширов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габит Бәширов latin yazuında])
Габит Бәширов
Якутск
шәһәр башкарма комитеты
рәисе
Вазыйфада
1935 ел – 1937 ел
Аңа кадәр Николай Бубякин
Дәвамчысы Сергей Васильев-Борогонский
Шәхси мәгълүмат
Туган 10 март 1902(1902-03-10)
РИ, Якутск өлкәсе, Якутск
Үлгән 1 февраль 1963(1963-02-01) (60 яшь)
СССР, РСФСР, Якут АССР, Якутск
Сәяси фирка КПСС
Белем Бөтенберлек сәнәгать академиясе[d]
Сугышлар/бәрелешләр Алман-совет сугышы

Габит Бәширов, Габит (Габид, Габидулла) Әскар (Оскар, Аскар) улы Бәширов (рус. Габид Оскарович Баширов, 1902 елның 10 марты, РИ, Якутск өлкәсе, Якутск1963 елның 1 феврале, шунда ук) ― Саха-Якутиядә Советлар хакимиятен урнаштыруда һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы, партия хезмәткәре. Якутск шәһәр башкарма комитеты рәисе (1935―1937)[1]. XV Бөтенроссия (1931) һәм VI Бөтенсоюз (1931) Советлар съезды делегаты, Якут АССР I чакырылыш Югары Советы (1938―1947) депутаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

1902 елның 10 мартында Якутск өлкәсе Якутск шәһәрендә сөргендәге сигез балалы татар гаиләсендә өлкән бала булып туган[2]. Әтисе ― Әскар Ислам улы, әнисе ― Мәликә Булат кызы[3]. Хезмәт эшчәнлеген шәһәр типографиясендә хәреф җыючы булып башлаган. 1916 елдан ― инкыйлабчы Емельян Ярославскийның[d] (1878―1942) легаль булмаган түгәрәге әгъзасы. 15 яшьлек Габит Бәширов большевиклар сафларына керә[3]. 1918 елның язында большевикларның яшерен типографиясен оештыручыларның берсе, анда «Эшче депутатларның Якутск Советы бюллетене» (рус. «Бюллетень Якутского Совета рабочих депутатов») басыла. Якутскида Советлар хакимиятен урнаштыруда катнашу өчен оештырылган аерым хәрби яшьләр дружинасы әгъзасы була. Якутиядә Советлар хакимияттән вакытлыча читләштерелгәннән соң, Иркутск губернасының Киренск өязенә сөрелә, анда партизан отрядына кушыла. 1920 елның апреленнән июленә кадәр Якутиядә Иркутск ГубЧК вәкаләтлесе бүлеге инструкторы була[4].

Мәскәүдә Я. М. Свердлов исемендәге Коммунистик университет каршындагы курсларны тәмамлагач, Бәширов Якут АССР ГубЧК коллегиясе секретаре, Олекминск округы[d] буенча ГПУ вәкиле була. 1925 елда Свердловскида Урал-Себер коммунистик университетын (2010 ела кадәр Урал дәүләт хезмәте академиясе[d], хәзерге Урал идарә итү институты) тәмамлаганнан соң, партиянең Якутск шәһәр комитеты секретаре, ВКП(б) Якут округ комитеты секретаре урынбасары булып эшли.

1932―1933 елларда Мәскәүдә И. В. Сталин исемендәге Промакадемиядә[d] укый[4]. Укудан соң, 1933 елда Якутск районы Пригородный МТСының сәяси бүлеге башлыгы итеп билгеләнә, 1935 елда — ВКП(б) Якутск шәһәр комитетының икенче секретаре, 1935―1937 елларда — Якутск шәһәр Советы рәисе, 1937―1939 елларда ― Якут АССР Совнаркомы рәисе урынбасары. 1939―1940 елларда нефть базалары директорлары курсларында укый, шуннан соң 1942 елга кадәр Якутск нефть базасы директоры булып эшли[2]. 1936 елда Платон Ойунский һәм башкалар белән бергә, Якут АССР Конституциясе проектын төзү буенча комиссиягә кергән[3].

1942 елда Габит Бәширов Якутск хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла, II Белоруссия фронтының 8-нче Александрия корпусының 66-нчы механизацияләнгән бригадасы составында (өлкән сержант, разведрота парторгы)[5] Бөек Ватан сугышында катнаша, Берлинга кадәр барып җитә[2][6][7].

Сугыштан соң, 1945 елдан 1955 елга кадәр — Якут АССРның Статистика идарәсе башлыгы, 1955―1956 елларда — 100нче Якутск комплекслы экспедициясенең сәяси бүлек башлыгы урынбасары, 1956―1963 елларда ― СССР Фәннәр академиясе Себер бүлекчәсенең[d] Якутск филиалы икътисад бүлегенең өлкән лаборанты[4].

1963 елның 1 февралендә вафат булган[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Шәмсекамәр Әхмәт кызы. Балалары: Заһит, Гөлфара, Нариман, Розалия (Кривцова)[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Энциклопедия Якутии = Саха сирин энциклопедията / гл. ред.: Ф. Г. Сафронов, д.и.н., проф., Засл. деятель науки РСФСР и Якут. АССР, А. Ф. Сафронов, чл.-кор. РАН ; Якут. науч. центр Сиб. отд-ния Рос. Акад. наук, Акад. наук Респ. Саха (Якутия), ООО "Якут. энцикл.". — Якутск, 2000. — Т. 1. — С. 299. — 539 с. — 3000 экз. — ISBN 5-901220-01-3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]