Гайморит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Blausen 0800 Sinusitis.png

Гайморит —өске казналык куышлыгының лайлалы катлавы ялкынсынуы. Үзенчәлекләренә күрә каты, уртача каты һәм даими төрләрен аералар. Салкын тию, грипп, томау һ.б. инфекцион авырулар, шулай ук борын куышлыгы һәм черегән тештән ялкынсыну җәрәннәрнең Гаймор куышлыгына таралуы, кайвакыт өске теш казнасы сөягенең имәгнүе сәбәп була. Каты гайморитны вакытында дәваламау яки дәвалап җиткермәү, кайвакыт аллергия нәтиҗәсендә даими гайморитның килеп чыгуы мөмкин. Гайморит белән авыручы хәлсезләнә, яңак сөякләре шешенә, температурасы күтәрелә, өске теш казнасы һәм башы авырта, башын борганда авырлык була, борыны томалана; күбесенчә борынның бер яктан эрен яки лайла ага, борыннан сулыш алу кыенлаша. Ярымкаты һәм даими гайморитта авыру галәмәтләре шулхәтле көчле түгел. Даими гайморитның кайвакыт яшерен формада үткәнлектән, сепсис, менингит, баш мие абсцессы кебек җитди өзлегүләрнең килеп чыгуы мөмкин.

Гайморитны кисәтү өчен организмны чыныктыру, спорт билан шөгыльләнү, саф һава һәм су мөгаләҗәләрдән (процедуралардан) файдалану, шулай ук томау, теш черүе һ.б. авыруларны үз вакытында дәваларга кирәк.

Каты гайморитта төрле дарулар языла, даим гайморитны дәвалау өчен нигездә (хирургик ысул кулланыла.

Хайваннарда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайморит вакытында ялкынсыну процессы сөяк өстенә һәм сөяккә тарала. Гайморит атларда һәм этләрдә, сирәгрәк башка хайваннарда күзәтелә.

Этиология.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кискен һәм хроник, катараль (сероз) һәм үлекле гайморит була. Үлекле гайморитның сәбәпләре: үлекле ринит, фронтит, йогышлы авырулар (сака, сап), тешләр кариесы, үлекле альвеоляр периодентит. Яшь хайваннарда гайморит рахит нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Өске казналык сөякләре сыну, үтәли чыккан яралар, утлы корал белән яралану травмалы гайморит китереп чыгаруы ихтимал. Еш кына гайморит барлыкка килүгә азык кисәкчекләре һәм паразитларның куышлык эченә керүе, шулай ук шешләр таркалу (карцинома, саркома), актиномикоз, ботриомикоз сәбәп була.

Дәвалау.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кискен катараль гайморитның башлангыч стадиясендә ментол парлары ингаляциясе билгелиләр, эчкә сульфаниламидлар бирәләр, мускулга бензилпенициллин, стрептомицин кертәләр, маңгай куышлыгын һәм борын өлкәсен соллюкс һәм Минин лампалары белән нурландыралар, УВЧ яки диатермия кулланалар. Озакка сузылган кискен һәм хроник гайморит вакытында трепанация (сөяк тукымасына тишем ясау) яхшы нәтиҗәләр бирә. Куышлыкны трепанацион тишем аша бор кислотасының җылы эремәсе (2 — 3% лы), калий перманганаты (1:1000), этакридин лактаты (1:1000) белән юдыралар, шуннан соң куышлыкка бензилпенициллин, стрептомицин, синтомицин салалар. Коры шешләрне, бөртек- лесыман тукыманы, полипларны пычак, очлы элмәк (кюретка) белән өзеп алалар, соңыннан сөртеп яндыралар. Одонтоген гайморит булганда, кариеслы тешне алып ташларга, авыз куышлыгын йогышсызландыру эремәләре белән чайкарга киңәш итәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.