Гайнан Вәисев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайнан Вәисев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гайнан Вәисев
Гайнан Вәисев.gif
Туган телдә исем Гайнан Баһаветдин улы Вәисев
Туган 1878(1878)
Мулла Иле авылы, Казан губернасы
Үлгән 1918(1918)
Казан шәһәре, Казан губернасы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе
Һөнәре Дин һәм җәмәгать эшлеклесе
Балалар Мидхәт
Ата-ана

Гайнан (Сардар) Вәисев — дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Вәисиләр хәрәкәте җитәкчесе. Баһаветдин Вәисевнең улы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайнан Вәисев 1878 нче елда Вәисевчеләр хәрәкәтенең яңадан күтәрелеп, үсеп китүе Гайнан Вәисевкә бәйле. Ул 1904 елда Төрекмәнстан якларыннан Казанга кайта һәм атасының эшен дәвам иттерә башлый. 1905-1906 елларда 60-70 вәисевче булса, 1909 елда Русиядә барлыгы биш йөзләп крестьян хуҗалыгы вәисевче гаиләләр дип саналган. Шулардан 296 хуҗалык Тумда (элек сөрелгәннәр), 120 хуҗалык Казан губернасында яшәгән. Гайнан шулай ук үзенең мәхкәмәсен (канцеляриясен) булдыра. Авылларда агитация алып бара, китаплар яза һәм аларны бастыру артыннан йөри, патшага һәм дәүләт учреждениеләренә хатлар, гаризалар яудыра. Л.Н. Толстой аның хәрәкәте белән кызыксынгач, Ясная Полянага барып, Л.Н. Толстойда берничә көн торып кайта.[1] 1909 елга кадәр вәисевчеләр патшага, аның хатыны Мария Федоровнага, тәхет варисларына, дәүләт учреждениеләренә барлыгы 33 меңгә якын гариза, үтенеч һәм хатлар җибәргәннәр. Патша хөкүмәтенә аларга җавап эзләргә, бу хәрәкәтне туктату өчен чаралар күрергә, сөргенгә куылучылар белән мәшәкатьләнергә, Диния нәзарәтен вәисевчеләрдән якларга туры килә.

1909 елда Гайнан Вәисов, өендә корал сакланганы өчен, кулга алына һәм этап белән Сахалинга сөргенгә куыла. Мондый каты җәза, әлбәттә, корал саклау өчен генә булмаган. Шул ук җирле власьларга буйсынмау, налоглар түләмәү, аерым болгар җәмгыяте оештыру, муллаларны, мөфтиләрне тәнкыйть итү, кире кагу кебек хәрәкәт патша хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнгән һәм аңа чик куярга тырышканнар.

1917 елдагы Февраль буржуаз-демократик революциясе җиңгәч, вәисевчеләр үзләренең изге хыялларын тормышка ашыру (элекке Бөек Болгар җирендә үз дәүләтләрен төзү) мөмкинлеге туды дип уйлыйлар. Ләкин бу вакытта хезмәт халкының мәнфәгатьләрен кайгырткан социал-демократик хәрәкәт киң колач җәя башлый.

Февраль революциясеннән соң Г. Вәисев РСДРП(б)ның Казан комитетына килеп, большевиклар яклы булуын һәм үзен " ленинчы" дип атап, большевикларга ярдәмен тәкъдим итә. Әлбәттә, вәисевчеләр җитәкчесенең бу белдерүенә большевиклар берникадәр шикләнеп карыйлар һәм ышанмаучылык белдерәләр. Шулай да большевиклар партиясенең, дошманга каршы булган көчләрнең барысын бергә тупларга мөмкин, дигән тактик карашы нигезендә, Казан большевиклары вәисевчеләрне вакытлыча булса да союзник итеп алырга мөмкин дип табалар. Апрель аенда Казанда " Вәисевче алла гаскәрләренең" съезды була.

Гайнан Вәисев чыгышларында эшчеләрне күп мәртәбәләр телгә алса да, ул сыйныфлар көрәшен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелеп җиткән шәхес түгел. Аның өчен ярлысы да, бае да "бертуганнар " булган. Ә социализмны ул фәкать алла белән бәйләп кенә күз алдына китергән."Знамя революции" газетасында басылган бер мәкаләсендә Г. Вәисев "Әгәр дә сез, туганнар, социализмга каршы барсагыз,моның белән сез аллага да каршы барасыз",-дип яза.

Вәисевчеләр Казанда урыс һәм татар эшчеләре, солдатлары белән бергә Вакытлы хөкүмәт вәкилләрен бәреп төшерүдә һәм Совет власте урнаштыруда катнашалар. Октябрь инкыйлабына Г. Вәисев югары бәя бирә. "Бу инкыйлаб Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән үсә туганнар... сез социаль реформаларны тормышка ашырыгыз, совет хакимиятен төзегез. Әгәр дә сез социализмга каршы бара калсагыз, сез моның белән Аллаһ Тәгаләнең үзенә каршы барасыз", - ди. Әйе, Г.Вәисев тә, бик күпләр шикелле инкыйлабка ышаныч баглап, социализм өчен көрәш киләчәктә рәхәт тормышка китерәчәк һәм бәлаләрдән коткарачак, дип уйлый. 1918 нче елның 28 нче февраленә каршы төндә яңа туып килүче милли дәүләт – Болак арты республикасының актив җитәкчеләре кулга алына. Моңа җавап йөзеннән меңләгән мөселман –татарлар, мәхбүсләрне (кулга алынучларны) азат итәргә теләп, урам-мәйданнарга чыгалар. Ниндидер астыртын эш итә торган көчләр совет хакимиятенә каршы көрәшергә теләмәгән, битарафлык саклаган вәисиләргә каршы халыкны котырта башлыйлар. Бу вакытта Г.Вәисев Казанның Тукай урамындагы вәисиләр штабы урнашкан йортта була. Г.Вәисевне яңа төзелергә тиешле җөмһүриятнең нинди булырга тиешлеге мәсьәләсе борчый. Ул бу җөмһүриятне Татарстан дип түгел, ә Болгарстан дип игълан итәргә тели. "Дөреслек һәм гаделлек” фиркасе җитәкчесе өчен яңа татар дәүләтен төзергә теләүчеләрнең кулга алынуы күңелсез выкыйга була. Ул теге көннәрдәге шартларда нинди юлга басырга турыда уйлана. Г. Вәисев янына дуслары килеп, аның фиркасенә каршы фетнә күтәрелүен әйтәләр. Озак та үтми, урамда ату тавышлары, янаулар ишетелә башлый. Гайнан, ярсыган халыкны тынычландырырга теләп, урамдагы төркемгә мөрәҗәгать итә: “Милләттәшләр, кардәшләр! Кемнәрдер сезне хата юлга кертергә маташа. Тынычланыгыз. Мин хәзер үк Советка барам һәм кулга алынганнарны азат итү чарасын күрәчәкмен“.

Гайнан сүзләрен әйтеп бетерә алмый, берничә җирдән аңа төбәп атып җибәрәләр. Г.Вәисов, күкрәген тотып, диванга ава һәм берничә минуттан үлә. Аны үтергән кеше төгәл ачыкланмаган. Ләкин Г.Вәисов җитәкчелегендәге ислам байрагы астында мөселман дәүләте төзү  Совет дәүләте өчен куркыныч хәл булганлыгы аңлашыла. Дөрес, Г.Вәисевне, зурлап, Кремльдә күмәләр. “Знамя революции” гәзите матур-матур некрологлар яза. Ләкин социализмга тоткан сәясәткә ислам диненең, аның җитәкчеләренең кирәге юк. Ул чорда Совет хөкүмәтенең вәисиләрне яклавы бары тик милли дәүләт төзергә теләүчеләрнең берләшү куркынычын юкка чыгару өчен генә кирәк була. Г Вәисевтән соң җитәкчелек аның икетуган энесе Газизҗан кулына күчә. Ләкин тиздән (1921 нче ел) вәисиләр хәрәкәте тар-мар ителә.[2]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[3] белән Казанның Киров районындагы (Адмиралтейство бистәсе) Үтеп йөрү урамы (рус. улица Проходная) атамасы Сәрдар Вәисов урамы итеп үзгәртелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сәйфетдинов Р.Г. “Мулла иле моңнары”. Казан, 2010
  2. Вәлиев Р.К. “Өзелгән дога”, “Мирас”, 2003, 17-18 б-р.
  3. Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фаргат Нурутдинов. Жизнь Сардара Ваисова (рус.)
  • Фаргат Нурутдинов. Сардар Гинанутдин (Гайнан) Ваисов аль-Булгари (рус.)
  • Алишев С., Мөлеков М., Вәисиләр тарихыннан “Казан утлары” 164-170 б., 1989.
  • Вәисиләр һәм вәисичеләр хәрәкәте. Җыентык. Яшел Үзән, 2004.
  • Вәлиев Р.К. Болак арты республикасы “Мирас” 7,8 б.,1997ю
  • Вәлиев Р.К. “Өзелгән дога”, “Мирас” 8,9,11,12 б., 2002, 2003.
  • Вәлиев Р.К. Фаҗига – Казан, 1996.
  • Зеленодольский район: проблемы истории и культуры. Научное издание, Казань, 2003. (рус.)
  • Ижбулатов М.Р. “Мулла Илен һиндлылар да белә”, “Яшел Үзән”, № 75, 1996. 
  • Сагидуллин М.К. “Истории ваисовского движения”. Казань, Татполиграф, 29 б.,1930. (рус.)
  • Сәйфетдинов Р.Г. “Мулла иле моңнары”. Казан, 2010
  • Проблемы истории и культуры. Научное издание, Казань, 2003. (рус.)
  • Сәйфетдинов Р.Р. “Гаделлек корбаннары”, “Яшел Үзән”, 2002.
  • Сәйфетдинов Р.Г. “Яшел Үзәндә - Тукай эзләре”, “Яшел Үзән” газетасы, №7 – 8, 24.01.2006.
  • Татар әдәбияты тарихы, II том, Казан, 1985.
  • Усманова Д.М. Мусульманское “сектанство” в Российской империи – Казань, 2009. (рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]