Галимҗан Акчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимҗан Акчурин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галимҗан Акчурин
Туган 1895
Усть-Рахмановка, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Русия империясе
Үлгән 1933
Мәскәү, ССҖБ
Әлма-матер Кышкар мәдрәсәсе

Галимҗан Акчурин (Галимҗан (Азимҗан) Кәлимулла улы Акчурин, 1895, Усть-Рахмановка, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Русия империясе1933, Мәскәү, ССҖБ) — фирка эшлеклесе һәм шагыйрь.

Октябрь иныйлабына кадәр лирик шигырьләре «Сөембикә», «Шура» журналларында, «Йолдыз» гәҗитендә басыла; шуннан тыш, Акчуринның Пушкин, Лермонтов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткәнлеге билгеле.

1914 елдан Урта Азиядә: ТөркАССР ҮБК әгъзасы (1918-1919), Харәзем комунистлар фиркасенең ҮК беренче сәркәтибе (1920), ТаҗАССР финанс халык комиссары (192?). 1926-1928 елларда ТАССР финанс халык комиссары урынбасары. 1930 елдан Ташкәнт ВКП(б) тарихы фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]