Гафият Нигъмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гафият Нигъмәтуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гафият Нигъмәтуллин
Gafiat Nigmatullin.jpg
Туган 15 март 1915(1915-03-15)
Мамадыш райуны, Татарстан АССР
Үлгән 1945
Алмания
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1940)

Ленин ордены (Ленин ордены)

Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллин (1915 елның 15 марты, Кече Кирмән, Татарстан АССР1945 елның 8 мае, Алмания) — Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең өлкән сәяси җитәкчесе, Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы (1940).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафият Нигъмәтуллин 1915 елның 15 мартында Кече Кирмән авылында (хәзер — Татарстанның Мамадыш районы) туа. Милләте буенча татар[1]. Фабрика-завод мәктәбен тәмамлаганнан соң Чиләбедә трактор заводында, Алапай һәм Свердловск заводларында слесарь булып эшли. Соңрак туган ягына кайта, «Пятилетка» совхозында комсомол һәм яшьләр арасында эшләү буенча сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе булып эшли. 1939 елда Нигъмәтуллин Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хезмәткә алына. Ленинград хәрби-сәяси училищесында укый.

Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 нче армиясенең 86 нчы мотоукчылар дивизиясе ротасының сәяси җитәкче урынбасары буларак совет-фин сугышында катнаша. 1940 елның гыйнварында Нигъмәтуллин разведка төркеме белән бергә Выборг янында окружениега эләгә. Әйләнмә оборона оештырып, Нигъмәтуллин иптәшләре белән бергә дошманга зур югалтулар китерә һәм окружениедан чыга ала[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы белән «фин ак гвардеецларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәү өчен һәм батырлык күрсәткән өчен» кече сәяси җитәкче Гафият Нигъмәтуллинга Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә. Гафият Нигъмәтуллин — Татарстанлылар арасында Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек булган беренче Герой[1].

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елда Нигъмәтуллин Хәрби-сәяси академияне тәмамлый. 1945 елның 8 маенда Алмания территориясендә сугышта һәлак була.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гафият Нигъмәтуллин хөрмәтенә Мамадышта һәйкәл, аның туган җирендә обелиск куелган[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Гафият Нигъмәтуллин «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]