Елена Боннэр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Боннэр latin yazuında])
Елена Боннэр
Туган телдә исем Елена Георгиевна Боннэр
Туган 15 февраль 1923(1923-02-15)
Мерв, Төрекмәнстан
Үлгән 18 июнь 2011(2011-06-18) (88 яшь)
Бостон, АКШ
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ, АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер 239нчы санлы физика-математика лицее[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Андрей Сахаров
Балалар Татьяна Янкелевич[d]
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

 Елена Боннэр Викиҗыентыкта

Елена Георгий кызы Боннэр (рус. Еле́на Гео́ргиевна Бо́ннэр) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе һәм Россия җәмәгать эшлеклесе, диссидент, хокук яклаучы һәм публицист. Андрей Сахаровның җәмәгате.

Ул 1923 елның 15 февралендә Төрекмәнстанда, бәлшәвикләр гаиләсендә туа. 1937 елда аның әтисе дә, әнисе дә Сталин режимы тарафыннан репрессияләнә, төрмәдән исән килеш әнисе генә кайта. 1941 елда Елена үз теләге белән сугышка китә, анда шәфкать туташы булып хезмәт итә, каты яралана.

Файл:EGBonner1945.jpg
Елена Боннэр 1945 елда.

Сугыштан соң Боннэр Ленинградтагы медицина институтына керә. Сталин хакимиятенә карата тәнкыйди сүзләр әйткәне өчен ул бу уку йортыннан куып чыгарала, Сталин вафат булганнан соң гына яңадан анда кайтарыла. 1965 елда коммунистлар фиркасенә кушыла, әмма 1972 елда аннан чыга һәм кеше хокукларын үтәүне даулаган совет диссидентлары сафына кушыла. Соңрак үзенең компартиягә керү адымын Боннэр үз тормышындагы иң зур хата дип атый.

1972 елда ул күренекле диссидент, академик Андрей Сахаровка кияүгә чыга. 1975 елда Ослода (Норвегия) Тынычлык өчен Нобель премиясен алу тантанасында вәкиллек итә.

1976 ел маенда Боннэр белән Сахаров Мәскәү Һельсинки төркемен оештыру мөрәҗәгатен имзалый, 1980 елда академик Сахаров белән бергә Горький шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Аннан алар Горбачев карары белән 1986 елның декабрендә генә кайтарыла.

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалып, Россия җитәкчелегенә либераллар килгәннән соң, Елена Боннэр Россия президенты каршындагы Кеше хокуклары комиссиясендә әгъза булып тора, әмма 1994 елның 28 декабрендә аннан чыга — шушы адымын ул, чечен сугышын башлаган режим белән хезмәттәшлек итә алмавы белән аңлата.

Соңгы елларында ул Америка Кушма Штатларында яши, ләкин Россиядәге иҗтимагый-сәяси хәлләрне һәрдаим күзәтеп бара. Мәсәлән, 2010 ел мартында ул «Путин китәргә тиеш!» дигән мөрәҗәгатькә беренче булып имзасын куйды.

Елена Боннэр 2011 елның 18 июнендә Бостон шәһәрендә вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]