Елизавета Брадис
Елизавета Брадис | |
---|---|
Туган | 31 июль (13 август) 1900 яки 13 август 1900 Псков, Россия империясе |
Үлгән | 5 май 1975 (74 яшь) Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Биологический факультет МГУ[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | биолог |
Эш бирүче | Институт ботаники имени Н. Г. Холодного НАН Украины[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре докторы[d] |
Брадис Елизавета Модестовна (13 август 1900 ел — 5 май 1975 ел) — СССР галиме, геоботаник. Биология фәннәре докторы (1952). «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры. «Четырехзначные математические таблицы» төзегән күренекле математик В. М. Брадисның бертуган сеңлесе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елизавета Модестовна Брадис Псковта 1900 елның 13 августында башлангыч мәктәп укытучысы Модест Васильевич Брадис белән Елизавета Васильевна Брадис гаиләсендә туган. Агасы Владимир Модестович — «Четырехзначные математические таблицы» китабын төзүче (мәктәптә кулланылган Брадис таблицасы)[1].
1909 елда Модест белән Владимир Брадисны революцион эшчәнлек өчен Себергә сөрәләр[2]. Сөргенгә җибәрелгәннәргә казнадан акча бирелә (аена 5 сумнар артык), моннан тыш алар эшли дә алган. Владимир Брадис өйдә балаларны математикадан укыта, шул арада гимназия курсы өчен имтиханнарга әзерләнеп өлгерә. Модест Васильевич белән Владимир Модестович Елизавета Васильевнаның тормышын җиңеләйтү өчен Ксения белән Елизаветаны үзләре янына җибәрүне үтенә. Елизавета Модестовна сеңлесе Ксения белән берничә ел Туринск шәһәрендә аталары һәм агалары янында яши[3].
Елизавета Брадис революциядән соң "геоботаника» фәне буенча Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, ул сазлыкларны өйрәнә һәм геоботаник районлаштыру белән шөгыльләнә.
1934 елда ул «Растительный покров как показатель почвенных условий» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала һәм 1941 елга кадәр Академии наук Украина ССРы Фәннәр академиясенең Биология институтында эшли .
Бөек Ватан сугышы башлангач, Елизавета Модестовна Украина ССРы Фәннәр академиясе Биология институты хезмәткәрләре белән Уфага эвакуацияләнә. 1941—1947еллардан Елизавета Брадис Башкортстан районнарының флорасын тикшерә, сазлыкларны өйрәнә, аларны экология һәм филогенетик сыйфатлары буенча классификацияли. Геоботаник Е. М. Брадисның эшләре практик әһәмияткә ия була, чөнки республикада күп кенә предприятиеләр арзан ягулык- торфта эшли.
Елизавета Брадис һәм аның Киевтан килгән коллегаларының фәнни эшчәнлеге Башкортстанда ботаника, коллег из Киева, Уфада биология фәне, Уфадагы Ботаника бакчасы үсешенә сизелерлек йогынты ясый,[4].
Елизавета Модестовна Уфада Ботаника бакчасында республика гербарие сакланган бинада эшли (хәзер Южно-Уральский ботанический сад-институт УНЦ РАН). Галим республика флорасы системалаштыра, яңа төр үсемлекләр ача, гербарий фондын баета. Елизавета Брадис актив монументаль хезмәт — «Определитель высших растений Башкирской АССР» китабын төзүгә үз өлешен кертә[5].
Бу хезмәт 1959 елга әзер була һәм 1966 елда профессор Евгений Васильевич Кучеров җитәкчелегендә дөнья күрә.
1941-1947 елларда Башкорт АССРда җыйган бай материал Е. М. Брадисның булачак докторлык диссертациясенең нигезен тәшкил итә, «Торфяные болота Башкирии» темасына диссертацияне Елизавета Модестовна 1951 елда яклый. 1952 елда ул биология фәннәре докторы дәрәҗәсен ала[6].
Елизавета Брадисның Башкортостандагы эшчәнлеге Уфада 1951 елда нче елда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Агробиология институтын (хәзерге Институт биологии Уфимского научного центра РАН) ачуга ярдәм итә.
1947 елда Елизавета Брадис Киевка кайта, укыту һәм фәнни эш белән шөгыльләнә, профессор дәрәҗәсен ала .
Елизавета Модестовна Украинадагы торф һәм сазлыклар районнарын, торф запасын билгеләү белән шөгыльләнә. Ул ул сазлык үсемлекләрен классификацияләгәндә экология һәм фитоценотик принциптан чыгып классификацияләү яклы була. Ул Украина сазлыклары флорасын беренче булып классификацияләгән галим.
Елизавета Модестовна «Белем» җәмгыятенең Украина җөмһүрият бүлекчәсе эшчәлегендә дә актив катнаша, лекцияләр укый.
Елизавета Брадис - 70тән артык фәнни хезмәт авторы.
Ботаника үсемлекләр физиологиясе өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул Хөрмәт Билгесе орденына лаек була.
Елизавета Модестовна Брадис күп кенә Украина ботаникларының фәнни җитәкчесе була, мәсәлән, Лев Сергеевич Балашов, Анатолий Иванович Кузьмичёв һәм башкалар.
Елизавета Брадис 1975 елның 15 маенда Киевта вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Хөрмәт Билгесе» ордены,
- «1941-1945 еллар. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале.
- М. Г. Холодный исемендәге Украина фәннәр академиясе премиясе (Ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе өлкәсендәге хезмәтләре өчен).
Төп фәнни хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Растительный покров как показатель почвенных условий» (1934),
- «Торфяные болота Башкирии» (1951)
- «Растительность Закарпатской области» (1954)
- «Торфяной фонд Украинской ССР» (1959, в соавторстве),
- «Геоботаническое районирование Украинской ССР» (1977, в соавторстве).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Андриенко Т. Л. Модестовна. Рассказ об учителе / Под ред. В. В. Протопоповой. — К.: Альтерпрес, 2013. — 72 с.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БЭ Брадис Елизавета Модестовна(үле сылтама)(недоступная ссылка)
- Болота Республики Башкортостан как объект первостепенной охраны
- [ http://bryophytes-bashkortostan.ru/Main/History 2020 елның 23 октябрь көнендә архивланган. История изучения биофлоры Республики Башкортостан ]
- [ Вековому юбилею Русского ботанического общества стр 13-17 ]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ [ http://www.bashinform.ru/news/755148-ona-vnesla-bolshoy-vklad-v-razvitie-bashkirskoy-biologii-k-115-letiyu-so-dnya-rozhdeniya-vidnogo-bio/ Она внесла большой вклад в развитие биологии ]
- ↑ Псковская ЦБС Брадис В. М.
- ↑ [ https://www.elibrary.ru/item.asp?id=28101325(үле сылтама) Владимир Модестович Брадис в Тобольске ]
- ↑ Болота Республики Башкортостан как объект первостепенной охраны
- ↑ [ http://www.bio.vsu.ru/bim/knigi/vo%20rbo/%D0%A0%D0%91%D0%9E_2015_%D0%A2_2.pdf Вековому юбилею Русского ботанического общества стр 13-17]
- ↑ Торфяные болота Башкирии. Брадис Е. М.