Заит җәмигъ мәчете (Октябрьск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заит җәмигъ мәчете (Октябрьск) latin yazuında])


Мәчет
Заит җәмигъ мәчете
баш. Зәйет йәмиғ мәсете
Ил Россия
Шәһәр 452613,
Башкортстан,
Октябрьск, Заит бистәсе, Нарат ур., 1
Координатлары 54°29'0"N, 53°29'0"E
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН Октябрьск мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 2007 ел2008 ел
Төп даталар:
2008 ел – мәчет ачылган
Халәте гамәлдә

Заит җәмигъ мәчете [1] (баш. Зәйет йәмиғ мәсете) ― Башкортстанның Октябрьск шәһәре Заит (Югары Зәет) бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләштерелгән дини оешма ― Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Октябрьск мөхтәсибәт идарәсе «Заит бистәсе җирле мөселман дини оешмасы» карамагында[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заит мәчете

2008 елда шәһәрнең аерым предприятиеләре һәм шәхси затларның хәйрия кертемнәре хисабына төзелгән Заит җәмигъ мәчете рәсми рәвештә ачыла.

Мәчет комплексында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Октябрьск мөхтәсибәт идарәсе урнашкан.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет һәм бистә күренеше

Җәмигъ мәчете Октябрьскиның (1946 елдан шәһәр) халык күп яши торган микрорайонында, шәһәр читендә, шәһәрдән «М-5» федераль юлына чыгучы урамда, калкулыкта урнашкан һәм ерактан яхшы күренә. Бина 3 катлы, әмма мәйданы буенча зур түгел, архитектурасы шактый матур һәм үзенчәлекле (новодел). Мәчет бинасы сигезкырлы корылманы хәтерләтә, бинаның һәр ягыда чыгынкы очлы терәтмәсе (пристрой) бар, өстән караганда бина сигезкырлы йолдыз формасында кабул ителә. Мәчетнең ак диварлары ачык яшел төсмерләргә буялган түбәсе белән, шундый ук тәрәзә рамнары белән бик яхшы яраша. Гөмбәзе юк. Түбәгә урнаштырылган манарасы артык биек түгел, төнлә ерактан ук күренеп торучы яшел утлар белән яктыртыла. Мәчетнең тәрәзәләре бик зур, мәчетнең бөтен биеклегендә диярлек, алар аша бинага күп яктылык үтеп керә. Намаз залының түшәмендә Аллаһы (гарәп. الله‎) сүзе язылган. Михраб янәшәсендәге диварда төсле паннода Мәккәдәге Кәгъбә ташы сурәтен күрергә мөмкин [3] [4][5].

Басма орган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрьск мөхтәсибәт идарәсе һәм Заит җәмигъ мәчете айга бер тапкыр 1 басма табак күләмендә 999 тираж белән татар һәм рус телләрендә «Ислам хәбәрләре» (Исламские вести) газетасын чыгара. Газета бушлай таратыла. 2022 елның 24 июнендә, җомга көнне чыккан 6 (254) саны.pdf.

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрьск шәһәрендә Заит җәмигъ мәчетеннән башка, Төрекмән (Мәчет урамы, 4), Московка (Кооператив ур., 100/1), Мулла («Мөхсин» мәчете[8], Матросов ур., 136) бистәләрендә мәчетләр эшли[9].

Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы «Нур әл-Ислам» (Нуруль Ислам) мәдрәсәсе (Комсомол ур., 22) гамәлдә [10]. РМ ҮДН карамагындагы мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]