Игорь Астапович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Астапович latin yazuında])
Игорь Астапович
Туган 29 декабрь 1907 (11 гыйнвар 1908)[1]
Вовчанск[d]
Үлгән 2 гыйнвар 1976(1976-01-02) (68 яшь)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Россия республикасы[d]
 РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре йолдызбелгеч
Эш бирүче Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d], Государственный астрономический институт им. П. К. Штернберга[d] һәм Одесса университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Игорь Станиславович Астапович (1907 елның 29 декабре (1908 елның 11 гыйнвары), Волчанск, Харьков губернасы1976 елның 2 гыйнвары, Киев, ССРБ) — совет астрономы, метеорлар һәм метеоритлар тикшеренүчесе, фәнне оештыручы, Җирнең газ койрыгын ача.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның 29 декабрендә (1908 елның 11 гыйнварында) Россия империясенең Харьков губернасы Волчанск шәһәрендә Станислав Викторович Астапович һәм Елизавета Павловна гаиләсендә туа. Әтисе Волчанск шәһәрендә физика һәм математика укытучысы булып эшләгән. Әнисе өй укытучысы дипломына ия булган. 1926 елда Николаевка шәһәрендә һөнәри техник мәктәпне тәмамлый[2].

Мәскәү университетының астрономия белгечлеге буенча физика-математика факультетына укырга керә.

1928 елда гаилә Ленинградка күчеп килә. Ленинград университетында укуын дәвам итә, 1930 елда аны тәмамлый. 1931—1932 елларда Көнчыгыш Себер территориясендә Гамәли геофизика институтының магнитометрик экспедициясен җитәкли.

1932—1934 елларда Таҗик астрономия обсерваториясе директоры, 1934—1941 елларда П. К. Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтының фәнни хезмәткәре була. Бөек Ватан сугышында катнашучы.

1942 елдан 1959 елга кадәр ССРБ ФА Төркмән филиалының физика-техник институтында эшли. Аның инициативасы белән 1946 елда Ашхабадта физика-техник институтының «Астрофизик лаборатория» дип аталган астрономия обсерваториясе һәм аның шәһәр читендәге станциясе, нигездә, Ванновское бистәсе янында метеорлар күзәтүе өчен оештырыла. 1948 елга кадәр Ашхабадта педагогика институтында укыта. 1959—1960 елларда Одесса университетының астрономия обсерваториясе бүлеге мөдире була.

1960 елдан 1973 елга кадәр Киев университетының астрономия кафедрасында эшли, 1966 елдан — профессор.

1935 елда Халыкара Астрономия Берлеге Метеорлар буенча комиссия әгъзасы була, шул ук елны С. В. Орлов белән бергә ул ССРБда Метеорлар, кометалар һәм астероидлар буенча комиссия оештыра һәм озак вакытлар аның гыйльми секретаре була.

Игорь Астаповичның төп хезмәтләре метеор һәм метеор агымнарын тикшерү өлкәсенә карый. 17 ел дәвамында (1942—1959) метеорларның системалы күзәтүләрен алып бара, 40 меңнән артык метеор күзәтүен үз эченә алган уникаль шәхси архив формалаштыра. Беренчеләрдән булып спектраль һәм радиолокацион күзәтүләр методларын куллана башлый. Үз күзәтүләреннән һәм тикшерүләрдән тыш, метеор агымнарын массакүләм күзәтүне дә оештыра. 1956 елда үзенең «XIX гасыр метеор радиантларының төп каталогы»н бастыра, бу каталог 887 аныкланган радиантны үз эченә ала.

Тунгус мәсьәләсенә зур игътибар бирә. 1933 елда беренче булып, Тунгус метеориты төшкәндә бүленеп чыккан энергияне бәяли, ә соңрак атмосфера траекториясен билгели һәм 1947 елның 12 февралендә Сихотэ-Алин метеоритының энергиясен бәяли. «Җир атмосферасында метеор күренешләр» (1958) классик монографиясен һәм йөзләгән мәкаләләр бастыра. Астаповичның 1930 еллар ахырында язылган һәм популяр метеор астрономиясенә багышланган «Метеоритлар турында кызыклы очерклар« хезмәте 2005 елда гына бастырыла.

Игорь Астапович исеме белән (2408) Астапович астероиды[3] һәм Омск өлкәсендәге Астапович күле аталган.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Астапович И.С. Метеорные явления в атмосфере Земли. — Москва: Физматгиз, 1958.
  • Астапович И.С. Занимательные очерки о метеоритах. — Одесса: Астропринт, 2005.
  • Казимирчак-Полонская Е. И., Беляев Н. А., Астапович И. С., Терентьева А. К. Исследование возмущённого движения метеорного роя Леонид // Астрономический журнал. М., 1967. Т. 44. № 3. С. 616—629.
  • Kazimirchak-Polonskaja E.I., Beljaev N.A., Astapovich I.S., Terenteva А. К. Investigation of perturbed motion of the Leonid meteor stream // Physics and dynamics of meteors / Eds. L. Kresak and P.M. Millman. — Proceedings of the Symposium of the International Astronomical Union Symposium / International Astronomical Union (№ 33). Dordrecht-Holland: Reidel, 1968. P. 449—475.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://forum.vgd.ru/825/62777/
  2. Терентьева А. К., Чурюмов К. И. Жизнь и научная деятельность профессора астрономии Игоря Станиславовича Астаповича (1908—1974) // Вiсник Астрономiчної школи, 2011, том 7, № 2. C. 294—303.
  3. Lutz D. Schmadel, International Astronomical Union. Dictionary of Minor Planet Names. — 5-th Edition. — Berlin Heidelberg New-York : Springer-Verlag, 2003. — 992 pp.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]