Илес Татаев
Илес Татаев | |
---|---|
Туган | 1 май 1938 Старые Атаги[d], Предгорненский район[d], Чечен-Ингуш АССР[d], РСФСР, СССР |
Үлгән | 7 гыйнвар 2022[1] (83 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Чечен дәүләт университеты |
Һөнәре | сынчы, кинорежиссёр, сценаричы |
Илес Вахидович Татаев (1938 елның 1 мае, Иске Атаги авылы, Чечен-Ингуш АССР, РСФСР, ССРБ) — совет һәм Россия кинорежиссёры һәм сценаристы, милли кинематографиягә нигез салучы, скульптор, ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чечен-Ингуш АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), Россия Федерациясенең халык рәссамы (2008).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илес Татаев 1938 елның 1 маенда Чечен-Ингуш АССРның Иске Атаги авылында туа. 1944 елда Казакъстанга сөрген ителә. 1958 елда мәктәпне тәмамлый һәм Чечен-Ингуш университетының филология факультетына укырга керә.
Университетны тәмамлаганнан соң, 1964 елда Грозный телевидениесендә режиссёр ярдәмчесе булып эшли башлый. 1968 елда Мәскәүдә кинорежиссёрлар югары курсларын тәмамлый. 30 дан артык музыкаль-фольклор, сәнгать һәм документаль кинофильмнар авторы. 1982 елның 30 октябрендә аңа «РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә[2].
1990 елда Чечен-Ингушетиянең Югары Советы депутаты итеп сайлана[3].
1995 елда Чечен-Ингуш киностудиясен төзүдә катнаша һәм аның директоры һәм режиссёры була. 1996 елда Чечнядагы хәлләр уңаеннан Мәскәүгә күчеп килә.
Кинода эшләү белән беррәттән каптан скульптуралар ясау белән шөгыльләнә. Татаевның шәхси күргәзмәләре Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уза. Аның эшләре АКШ, Европа, Якын Көнчыгыш дәүләт һәм шәхси коллекцияләрендә бар. 2005 елда Дәүләт Третьяков галереясендә аның шәхси күргәзмәсе уза. 2008 елда Татаевка «Россия Федерациясенең халык рәссамы» исеме бирелә.
Грозныйда һәм Мәскәүдә Илес Татаев галереяләре эшли.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нәфис фильмнар
- «Тау новелласы» (1979 ел);
- «Кайтаваз бавап биргәч» (1988 ел);
Музыкаль фильмнар
- «Даймохк» (Әтиләр җире);
- «Илли»;
- «Тауларда кайтаваз»;
- «Вайнах»;
- «Таулар тавышы».
Документаль фильмнар
- «Бию — минем тормышым»;
- «Борынгы сугышчылар истәлеге»;
- «Өлкәннәр»;
- «Манаралар илендә».
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.grozny-inform.ru/news/society/134701/
- ↑ Илес Татаев. Биография.
- ↑ Список народных депутатов Чечено-Ингушской АССР девятого созыва, народных депутатов СССР и РСФСР двенадцатого созыва от Чечено-Ингушской АССР. — Грозный.: Книга, 1990. — С. 68. — 192 с.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Муса Гешаев. Знаменитые чеченцы. — Гр.: Седа, 1999. — Т. 1. — С. 596-617. — 644 с. — 2000 экз.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Илес Татаев КиноПоиск сайтында
- Илес Татаев chechnyafree.ru сайтында
- YouTube сайтында Илес Татаев: Назад в будущее
- Чеченский гений Илес Татаев
- 1 май көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- ССРБда туганнар
- 7 гыйнвар көнне вафатлар
- 2022 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- ХХ гасыр скульпторлары
- ССРБ скульпторлары
- Россия скульпторлары
- Россия кинорежиссерлары
- ССРБ кинорежиссерлары
- Әлифба буенча кинорежиссёрлар
- Чечен университетын тәмамлаучылар