Иоанн-Зосим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иоанн-Зосим latin yazuında])

Иоанн-Зо́сим (гөр. იოანე-ზოსიმე; якынча 990 елда вафат булды)—гөрҗи христианнары монахы, дин әһеле, каллиграф һәм гимнограф. Аның тормышы турында мәгълүматлар аз, нигездә, аның Фәлистыйнада изгеләнгән Савва лаврасында һәм Синайдагы Изге Екатерина монастыренда булуы турында мәгълүм. Иоанн-Зосимның танылган хезмәтләренә әдәби характердагы кулъязмалар, «Васыять» шигыре, шулай ук мистик характердагы «Гөрҗи телен мактау һәм олылау» гимны керә.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн-Зосим турында биографик мәгълүматлар бик аз. Аның эшчәнлеге 949-956 елларда ясалган Фәлистыйн лаврасы һәм 956 елдан Синайдагы Изге Екатерина монастыре белән бәйле. Иоанн-Зосим бу монастырьларның гөрҗи җәмгыятьтенең тәрбия итучесе һәм рухи остазы була. Аның юнан телен яхшы белүе шулай ук билгеле. Иоанн-Зосимның сәламәтлеге начар булган дип санала, чөнки кулъязмаларның берсендә ул еш кына начар күрүенә һәм йомшаклыгына зарлана. Шулай ук аның тулысынча үзен дини эшчәнлеккә багышлавы билгеле.

Кулъязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Гөрҗи(үле сылтама) телен мактау һәм олылау». X гасыр.

Иоанн-Зосим язган иң иртә кулъязма 949 елда датлаштырылган, иң соңгысы — 987 ел. Ул язган кулъязмаларның күбесе әдәби характерда була. Православие энциклопедиясе Иоанн-Зосим кулъязмалары Гөрҗистанның рухи мәдәниятенә зур өлеш кертүен билгеләп үтә.

Иоанн-Зосим Иерусалим гыйбадәт кылу чинына ия була. Иоанн-Зосим җыентыкларында яңа гореф-гадәтләрне Иерусалим әдәби практикасына туры китерү омтылышы чагыла.

Шундый җыентыкларның берсе — «Барлык бәйрәмнәр, яңа һәм иске җырлар, сәгатьләр — барысы да унике, гөрҗи һәм изге Савва халкы һәм тулы короникон» дип аталган. Анда Фәләстыйн һәм гөрҗи гимнографиясе турында кыйммәтле белешмәләр бар. Борынгы әсәрләрнең күбесе җыентык составына керү нәтиҗәсендә генә сакланып калган.

Бу җыентык Иоанн-Зосимга язылган «Васыять» шигыре белән тәмамлана. «Васыять» шаиры 16 катлаулы шигырь күләмендә язылган. Шулай ук ул акростих булып торуы билгеле: һәр строфаның беренче һәм соңгы хәрефләрен укыганда, Изге Георгий исеме килеп чыга. Шаири күләме соңыннан Руставели Шота иҗатында үсеш ала.

«Гөрҗи телен мактау һәм олылау»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мистик гимн берничә исем белән билгеле: «Гөрҗи телен мактау һәм олылау» («Гөрҗи теленә мактау һәм дан»), «Гөрҗи телен мактау» («Грөҗи теленә мактау») һәм «Гөрҗи теле». Гимн нумерологик символларга һәм библей аллюзияләренә бай. Гимн Синайда киң тарала һәм гөрҗи телен бәйрәм итүнең дини традициясенә нигез булып тора. Күпчелек галимнәр гимнның авторы Иоанн-Зосим дип саный.