Эчтәлеккә күчү

Иосиф Бродский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иосиф Бродский latin yazuında])
Иосиф Бродский
Туган телдә исем Иосиф Александр улы Бродский
Туган 24 май 1940(1940-05-24)
Ленинград
Үлгән 28 гыйнвар 1996(1996-01-28) (55 яшь)
Нью-Йорк, АКШ
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Сан-Микел зираты[d]
Яшәгән урын Саут-Гадли (Массачусетс)
Санкт-Петербург
Ватандашлыгы ССРБ
Әлма-матер Клэр Холл[d] һәм Училище Святой Анны[d]
Һөнәре шагыйрь, әдип, тәрҗемәче
Эш бирүче Маунт-Һолиок көллияте[d][1] һәм Мичиган үнивирситите[1]
Җефет Maria Sozzani[d]
Өйдәш Марианна Павловна Басманова[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе лауреаты (1987)

 Иосиф Бродский Викиҗыентыкта

Иосиф Александр улы Бродский (1940, Ленинград, — 1996, Нью-Йорк) — ССРБ, Россия, АКШ шагыйре, эссе язучы, драматург, әдип, тәрҗемәче, әдәбият буенча Нобель премиясе иясе (1987), АКШ шагыйрь-лауреаты (1991-1992).

Шигырьләр күбесенчә русча язган, хикәяләр инглиз телендә. Россия иң күренекле шагыйрьләренең берсе.

Иосиф Бродский, 1972 елда

1940 елда Ленинградта яһүди гаиләдә дөньяга килә. Әтисе — хәрби фотокорреспондент, әнисе бухгалтер.

1942 елда Ленинград камалышының иң авыр кышын түзгәч, әнисе белән эвакуациягә китә, 1944 елда Ленинградка кайта.

1955 елда эшче (фрезеровщик) булып заводта эшли башлый.

1960 елда "шагыйрьләр бәйгесендә" беренче чыгыш ясый.

1961 елда шәгыйрә Анна Ахматова белән, соңрак Мандельштам белән таныша.

1963 елда шагыйрьгә каршы "Кичке Ленинград" гәҗитендә "Окололитературный трутень" дигән мәкалә бастырыла һәм эзәрлекләү чаралары башланалар.

1964 елда Бродский 5 елга "мәҗбүри хезмәт"кә хөкем ителә, Архангельск өлкәсенә сөргенгә җибәрелә.

1972 елда КГБ Бродскийне чит илгә куарга карар итә һәм шагыйрь АКШка китәргә мәҗбүр була. 1977 елда АКШ ватандашлыгын кабул итә.

1996 елда инфаркттан Нью-Йоркта үлә. Венециядә күмелгән.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1,0 1,1 https://www.macfound.org/fellows/74/