Иске Кади

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Кади latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Кади
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Чирмешән районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 423117
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Кадеево

Иске КадиТатарстан Республикасының Чирмешән районындагы торак авыл. Иске Кади авылы район үзәге Чирмешәннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл Олы Сөлчә суына уң яктан килеп кушыла торган Сөлчә елгасы буена утырган.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 423117.

Иске Кади һәм Яңа Кади авыллары тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамалары тарихи белешмәләрдә еш очрый.

А. Артемьев хезмәтендә Иске Кади һәм Яңа Кади авыллары телгә алына. Иске Кади авылындагы (Кыязлы инеше янына урнашкан) 213 хуҗалыкта ислам дине тотучы 583 ир-ат һәм 614 хатын-кыз көн иткән, авылда бер мәчет эшләгән. Яңа Кади авылының 119 хуҗалыгында 413 ир-ат һәм 371 хатын-кыз исәпләнгән, мәчет булган. 1898 елгы китапта Иске Кади һәм Яңа Кади авылларында татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К. П. Берстель җыентыгында Иске Кади авылында — 1980, Яңа Кадида 1488 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелә.

Авыл оешу турында аксакаллар түбәндәгеләрне сөйлиләр. Иске Кади авылы оешуга 400 елдан да ким түгел икән. Авылга беренче булып Кади исемле кеше нигез салган. Аны Спас районындагы Әҗмәр белән янәшәдә урнашкан элекке Гөлбагар авылыннан килгән дип әйтәләр. Кади бабайның алты малае булганлыгын сөйлиләр. Авылның аксакалы Сәлим абый Дәүләтшинның чыгышы Кади бабай нәселенә килеп тоташа.

Икенче нәсел Сембер өлкәсенең Үрәнбаш авылыннан килгән Сафиулла бабайдан башлана. Ул 105 яшендә үлгән. Аның тугыз малае үскән.

Өченче нәсел Пугачев күтәрелешендә катнашкан, Салават Юлаев җитәкчелегендәге гаскәрдә командир булган Булатовка нисбәтле. Булатовлар Башкортстаннан килгәннәр. Бу нәселгә Гозәер, Хәбибулла Булатовлар керә.

Авылда мөселманнар яшәгән. Читтән керәшеннәр дә килеп утырган. Аларны Кече аралар дип атаганнар. Аларның зираты да аерым булган. Соңрак ислам диненә күчкәннәр. Олы аралар дип мөселманнарны атаганнар.

Кади бәете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елда Татарстанның Беренче Май районы (хәзер Чирмешән районы) Кади авылында Борһанетдин Билаловтан (1866 елда туган) фольклор галиме X. Ярми «Кади бәете»н язып алган.

Борһанетдин ага бу бәетнең электә бик озын булуын һәм XIX йөзнең соңгы яртысында шушы Кади авылында булган бер вакыйгага карата чыгарылганын әйтә. Авыл халкының ярлылыгы чиктән ашкач, халык патша хөкүмәтеннән көтәргә акча (ссуда) ала. Алынган акчаны түләү вакыты килеп җитә, ләкин ярлы крестьяннарның берсе дә бурычларын кайтарып бирә алмый. Шуннан соң патша хөкүмәте бу авылга зур отряд җибәрә, солдатлар халыкны талыйлар...

«Кади бәетемнең эчтәлеге моннан гыйбарәт:


« Сәнә сиксән бишендә хут (февраль) аенда

Бәлаләр чикте ил, языйм шуны да.

Галимнәрне галим дип белмәделәр,
Ятимнәргә тәрәххем[1] кылмадылар.

Ничәнең алды сандык, комганнарын,
Ничәнең алды түшәк, юрганнарын,

Хатын-кыздан алынды күп беләзек,
Күренсә калмады бармакта йөзек.

Халыклардан алтын-көмеш алынды,
Бик күп кешеләр зинданга салынды.

»

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кади авылы олы юлдан 3 чакрым эчкәрәк кереп, чокыр эченә утырган. Хуҗалыгы 600 гә якын. Авылда ике зират бар: берсе авылның бер башында, икенчесе икенче ягында.

Авылның өлкән яшьтәге кешеләре зиратларны карап һәм тәрбияләп торалар.

Авылның тирә-ягында тәбәнәк калкулыклар сузылып киткән, басуында Түгәрәк күл, Зәңгәр күл дип аталган күлләр бар. Ат елгасы һәм аның чишмәсе дә әлегә исән. Булат буасы ярыннан матур урманнар башлана (Урман борыны, Зур алан, Кечкенә алан, Янган таш, Таш елга урманы, Мунчала буасы урманы, Абидулла урманы һ. б.).

1992 елда ачылган мәчеткә халык гыйбадәт кылырга йөри.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кадидә туган 1958 елгы Шәһит Заһретдинов – мәшһүр совет спортчысы, велосипедчы, шоссе велоузышлары буенча СССР чемпионы.

  • Исмәгыйль Әхмәдуллин (1927), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.7 °C -5.6 °C 5.1 °C 14.1 °C 19.2 °C 20.9 °C 18.4 °C 12.8 °C 4.8 °C -4.3 °C -10 °C 4.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.5 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.