Иске Әнҗерә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Әнҗерә latin yazuında])
Иске Әнҗерә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әлки районы
Координатлар 54°46'тн, 50°10'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 238 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422882
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Ямкино

Иске ӘнҗерәТатарстан Республикасының Әлки районындагы авыл. Иске Әнҗерә авылы Әлки районында, район үзәге Базарлы Матак авылыннан — 24, җирле үзидарә үзәге Борискино авылыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Татарстанның административ-территориаль бүленешен күрсәткән китапта авыл Иске Ямкино дип бирелгән. Тарихи чыганакларда да авыл Ямкино дип күрсәтелгән. Җирле халык авылны Иске Әнҗерә дип йөртә.

Почта индексы — 422882.

Иске Әнҗерә һәм Яңа Әнҗерә авыллары тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ямкино атамасы халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм тарихи чыганакларда еш искә алына. XVIII гасыр мәгълүматларын туплаган, тарихчы Д. А. Корсаков бастырып чыгарган тарихи-статистик чыганакта Әнҗерә суы ярына утырган Ямкино авылында 100 ясаклы татар яшәгәнлеге әйтелгән. 1859 елдагы мәгълүматларны бергә туплап чыгарган А. Артемьев китабында Әнҗерә елгасы (китапта ул Абзерка) ярына урнашкан Ямкино авылының 123 хуҗалыгында 344 ир-ат һәм 415 хатын-кыз яшәве, мәчет эшләве теркәлгән. 1898 елда басылып чыккан тарихи чыганакта Ямкино авылында татарлар көн итүе әйтелгән. К. П. Берстель тарафыннан чыгарылган тарихи чыганакта күрсәтелгәнчә, Ямкино авылында 1197 татар яшәгән.

Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Ямкино (Иске Әнҗерә) авылына нигез 1718 елда салынган. Хәзерге Спас районы Пичкас исемле авыл янында Ямкино авылы булган. Чукындыру сәясәте килеп чыккач, татарлар чукындырудан качып, ерак урыннарга, урман араларына күчеп утырган. Ямкино авылы халкы да күчеп китүчеләр ташкынына кушыла һәм Кече Чирмешән елгасына агучы инеш (халык аны Әнҗерә суы дип йөртә) ярына килеп, авыл нигезли. Элекке авыл исемен югалтырга теләмичә, халык аңа Ямкино дип исем куя.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда язучы, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Җәвад Әфтәхетдин улы Тәрҗеманов (1920—1995) туган. Шагыйрь Илгизәр Солтан(Гыйбадуллин)(1961-2005)да шул авылда туган

Табигать һәм тирә-як[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл урнашкан урын чокыр-чакырлы, кычытканлы һәм урманлы була. Халык тырышып чәчү җирләрен, йорт салу өчен урыннарны урманнан чистарта. Авыл халкы элек-электән урманчылык, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Авыл түбәнлеккә урнашкан, табигате бик матур. Аны дүрт ягыннан да урман әйләндереп алган.

Авылга кергәндә Гомәр күпере аша чыгарга кирәк. Элек бу урында сазлык булган. Халык аны Саз башы дип йөртә. Аның сулы урыны да бар. Шул җиргә Гомәр исемле кеше күпер салдырган. Ул күпер хәзер дә бар. Күпернең тагын берсен Кара күпер дип йөртәләр. Заманында бу күперне карага буяганнар, шуңа нисбәтән халык аңа Кара күпер исеме кушкан.

Авыл янында Мунчала буасы бар. Элек крестьяннар, урманнан юкә кисеп, мунчала ясау өчен буага юкә кабыгы батырганнар. Буага исем дә шуңа нисбәтән куелган.

Авылның уртасына таба, көньяк-көнчыгышыннан Парник елгасы ага. Аның ярында элек чана табаннары һәм дугалар бөккәннәр. Хәзер бу елга буенда Сабан туе уза. Елганы мәктәп янында буып куйганнар һәм Сабир буасы дип атаганнар. Чөнки буаны Сабир атлы кеше будырган. Авылның бер очында Рабига чишмәсе челтерәп аккан. Бу чишмәне 19411945 елгы сугыш елларында Рабига исемле апа казып чыгарган, һәм үзе ул чишмәне чистартып, тәрбияләп тә торган. Кызганыч, хәзер аның караучысы юк. Авылдан ерак түгел Урман арты чишмәсе бар. Чишмә белән авыл арасында элек урман шаулап үскән. Хәзер инде ул урман киселеп беткән.

Авылның күлләре артык күп түгел. Элек Иске Әнҗерә авылы янындагы җирләр Иске Камка авылыныкы булып исәпләнгән. Басуда кечкенә генә камышлы күл булган. Халык аны Камка күле дип атаган. Көньяк юнәлештәге урман эчендә кечкенә генә күл җәелеп ята. Янында «гаскәр кеби» тезелеп агачлар үсә. Бу тирәдә элек бүреләр күп үрчегән. Күлне шуңа Бүреле күл дип йөрткәннәр. Яшьләр хәзер Бүреле күл буена ял итәргә бара. Җәй көне бу урында җиләк бик уңа, халык анда җиләк җыярга йөри. Иске Әнҗерәдән Яңа Әнҗерәгә барганда, юлда бер калкулык кала. Ул калкулык өстенә менеп карасаң, бик матур, камышлы күл күрәсең. Камышлар арасында кыр үрдәкләре йөзә. Шушы күл янындарак ап-ак төскә төренгән каеннар шаулап үсә. Халык бу урынны Каенлык дип йөртә, җәен шунда көтү көтә.

Авыл башында саф һәм чиста сулы Шәрифулла коесы бар. Аны Шәрифулла исемле кеше казыткан. Бу коедан халык әле дә файдалана, суы тәмле. Өсте һәрвакытта ябык. Халык су кадерен белә...

Авыл янында Киләк чокыры дип йөртелгән урын бар. Ул кыр уртасында урнашкан, авыл халкы анда печән чаба. «Киләк» сүзе «урманда умарталык өчен бүлеп алынган урын» дигән мәгънәне аңлата. Элек бу урында тәмле сулы чишмә булган, аның тирәсендә агачлар күп үскән.

Авыл халкы зиратны карап, чистартып тора. Каберләр, чардуганнар, кабер ташлары тәртиптә, зират тирә-юне тотып алынган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.3 °C -10.4 °C -5.4 °C 5.5 °C 14.3 °C 19 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.8 °C 5 °C -3.9 °C -9.5 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.