Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие latin yazuında])
Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие
Халык саны 532 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 54°36'54.99"тн, 55°38'38.22"кнч
Почта индексы 450571 Edit this on Wikidata
Карта

Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие(баш. БАССР-ҙың 15 йыллығы исемендәге "Йоматау" шифаханаһы[1]) — Башкортстанның Уфа районында урнашкан авыл. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 587 кешенең яшәве мәгълүм.[2]

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санаторий Башкортстанның башкаласы Өфедән 25 км ераклыкта урнашкан. Авылдан 5 км ераклыкта тимер юл үтә, станциясе "Йоматау" дип атала. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы янында Дим елгасы ярында урнашкан[3].

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйнвар уртача-континенталь һәм кыш салкын (уртача - 19оС), җәй җылы (24оС).

Явым-төшем елына 450 мм [4].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[5]
532

Йоматау санаторие[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йоматау санаторие 1934 елда ачылган, ул республикадагы тәүге санаторийләрнең берсе.БАССРның 15 еллыгы исемен йөртә.

Санаторийнең ачылуына төбәкнең табигате дә, данлыклы кымызы да булышлык иткән, чөнки тап бу якларга атаклы рус язучылары Лев Толстой белән Антон Чехов дәваланырга, сәламәтлеген ныгытырга килеп йөргән. Санаторийдә кымыз белән дәвалау төп урынны тота.

Санаторийнең абруе зур: аның кимәлен төрле конкурсларда катнашып яулаган алтын медальләр дә күрсәтә [6] .

1993 елда биредә су да ачылган. Бу суда бераз минераллар бар, сульфатлы магний-кальцийлы, Казан сулары тибына керә. Суда кальций белән магний күп, аннары «Йоматау» суы микроэлементларга, тимер, бром, ортобор кислотасына һәм башка органик матдәләргә бай.

Санаторий кан әйләнеше, ашкайнату, сулыш (туберкулез этиологиясе), нерв органнары авыруларын дәвалау өчен исәпләнгән [7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юматово// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Баимбетов Л.Г. Санаторий Юматово. Уфа, 1982.