Калып:Баш бит/Вакыйгалар/2 октябрь
Күренеш
Татарстанда Түбәтәй көне,
Гвинеядә — бәйсезлек,
БМОда — Халыкара җәбер-золымсыз дөнья көне

- 1187 — Сәләх әд-Дингә Иерусалим ачкычы тапшырыла.
- 1869 ― Һиндстан азатлыгы өчен көрәшкән фәлсәфәче, юрист Махатма Ганди туа.
- 1870 — Рим берләшкән Италиянең башкаласы итеп игълан ителә.
- 1896 ― татар язучысы Идрис Туктар дөньяга килә.
- 1919 — АКШ президенты Вудро Вильсон, инсульт кичереп, фактик рәвештә президентлыгын туктата.
- 1931 — татар галиме, әдәби тәнкыйтьче Суфиян Сафуанов туа.
- 1941 — вермахт Мәскәүгә туры һөҗүмгә күчә.
- 1944 — Варшава инкыйлабы бастырыла.
- 1966 ― күренекле татар артисты, режиссер Рамил Төхфәтуллин дөньяга килә.
- 1982 — ТАССР өлкә комитетының беренче сәркатибе Рәшит Мусин вафат була.
- 2010 — язучы, әдәбият галиме, популяр дәреслекләр авторы Альберт Яхин вафат.