Калып:Баш бит/Вакыйгалар/4 ноябрь
Күренеш
Италия,
Россия Федерациясе һәм
Тонгада — милли бердәмлек,
Панамада — байрак,
Мари Илендә — Мари дәүләтчелеге көннәре

- 1737 — Неапольдә дөньяның иң борынгы опера театры ачыла.
- 1892 — татар язучысы, галим Гали Рәхим дөньяга килә.
- 1920 — ВЦИК һәм СНК декреты буенча Мари автономияле өлкәсе төзелә.
- 1922 — Мисырда фиргавен Тутанхамон җәсәде табыла.
- 1937 — татар язучысы Мәхмүт Галәү гомере өзелә.
- 1939 — «щепкинчы», Татар академия театры артисты Дамир Хәйруллин туа.
- 1941 — татар язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, мөгаллим Галимҗан Нигъмәти һәлак була.
- 1946 — Парижда ЮНЕСКО оешмасы төзелә.
- 1979 — Тәһранда студентлар АКШ илчелегенә бәреп кереп, 53 америкалыны әсир итәләр.
- 1986 — татар шагыйре, тәрҗемәче Галимҗан Латыйп вафат була.
- 2008 — АКШ президенты сайлауларында Барак Обама җиңү яулый.